автор: Ганиева Гулия Халилевна
МБДОУ «Сабинский детский сад №5 «Бэлэкэч»
Конспект занятия по развитию речи в старшей группе «Тылсымлы театр иленә сәяхәт»
Зурлар төркеме
Ганиева Г. Х., Саба районы 5 номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы
Тема: Тылсымлы театр иленә сәяхәт
Максат: театр сәнгате үзенчәлекләре аша балаларның сөйләм телен үстерү.
Үстерү бурычы: театральләшкән тамашалар аша балаларның сүзлек запасын баетырга, бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен, хис-тойгыларын дөрес тасфирлый белүләрен үстерергә.
Тәрбия бурычы: балаларда театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү, иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачу. Әкият аша балаларда әхлакый сыйфатлар (серне саклый белү, иптәшләреңне авыр хәлдә калдырмау сыйфатларын) тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: Әкият геройларының эчке кичерешләрен, үз-үзләрен тотышларын тасвирлап уйнау, башка персонажлар белән рольгә керә белү күнекмәләре бирү.
Төп белем бирү юнәлеше: сөйләм үсеше.
Җиhазлау: рәсемнәр, “Хис- тойгы театры”, курчаклар, “Күрсәт әле, Габдулла” хәрәкәтле уены, маска, кастюмнар, өй, агачлар макетлары, әкият геройларының чыгышлары өчен фонограмма, музыкалар.
Методик алымнар hәм чаралар: табышмак чишү, тизәйткеч әйтү, мәкальләр әйтү, хәрәкәтле уен, тетральләшкән уен, әңгәмә, сораулар, музыка тыңлау, сөйләү.
Сүзлек өстендә эш: театр иле, артист, афиша, моңсу, шат йөзле кешеләр.
Алдан алып барылган эш: биремнәр, шигырләр өйрәнү, табышмаклар чишү, санамышлар әйтү , театр турында әнгәмә, әкиятләр уку.
Эшчәнлек төзелеше:
- Психологик җайлашу.
- Оештыру өлеше
Театрга чакыру билеты алу.
III. Төп өлеш
- Театр турында әңгәмә.
- “Мәкальләрне дәвам ит” уены.
- “Хис- тойгы” театры (Хис-тойгыларны күрсәтү).
- Тизәйткеч әйтү
- Җырлы – биюле уен “Күрсәт әле, Габдулла”
- “Сер тотмас урдәк” әкиятен сәхнәләштерү
- Йомгаклау
Эшчәнлек барышы
Психологик жайлашу
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. Ничек сезнең хәлләрегез? (Балалар җавабы) Әйдәгез, бергәләп уен уйнап алыйк. (Балалар түгәрәк ясап басалар)
Түгәрәк, түгәрәк, без ясыйбыз түгәрәк
Кулны – кулга тотындык,
Бергә шундый күп булдык
Күп булдык, дус булдык.
Оештыру өлеше
Тәрбияче: Балалар, бүген безгә чакыру билеты калдырып киткәннәр. Безне кая чакыралар икән? Беләсегез киләме? Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз.
Ул— яктылыкка, нурга илтә,
Ул көлдерәдер, уйнатадыр,
Анда артистлар белән танышырсың,
Әкият иленә эләгерсең!
Нәрсә ул, балалар? (Театр)
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, бу – театр. Театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Ә, сез, театр яратасызмы? (Балалар җаваплары)
Тәрбияче: Мин сезгә “Тылсымлы театр иленә” сәяхәткә барырга тәкъдим итәм. Балалар, барасыгыз киләме? (Баларның җаваплары)
(«Күңелле сәяхәт» – Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева көе) (Балалар атлап баралар).
Төп өлеш.
(Экранда “Театры” рәсеме күрсәтелә. Салмак көй яңгырый.)
Тәрбияче: Балалар, тылсымлы театр иленә килеп тә җиткәнбез. Балалар, ә сез нинди театр төрләрен беләсез? (Балалар җавабы) (Өстәл театры, кашыклар театры, шәүлә театры, бармак театры, Би-ба-бо театры, курчак театры).
Тәрбияче: Балалар Казан шәһәрендә бөтен дөньяга танылган нинди профессиональ татар театрлары бар икән, беләсезме? (Балалар җавабы)(“Әкият” курчак театры, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры,М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры)
Тәрбияче: Балалар әйтегез әле, әгәр без “Әкият” курчак театрында булсак, нинди төрдәге спектакльләр карый алачакбыз?(Балалар җавабы )
Тәрбияче: Сез, беләсезме, театрда кемнәр эшлиләр? (Балалар җавабы ) Сәхнәдә төрле-төрле әкият геройлары рольләрен башкаручылар артистлар булалар. Сезнең дә артист буласыгыз киләме? (Балалар җавабы ).
Ә артист булу өчен нишләргә кирәк икән? Моны белү өчен тылсымлы сандыгыбыз ярдәм итәр. Аны ачар өчен мәкальләр әйтик. Мин мәкальне башлыйм, ә сез дәвам итегез.
“Мәкалне дәвам ит” уены
- Эш беткәч… (уйнарга ярый.)
- Кем эшләми ,…. (шул ашамый.)
- Әткәй шикәр,… (әнкәй бал.)
- Җәй эшләсәң -… (кыш ашарсың.)
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Тылсымлы сандыгыбыз ачылды. Нәрсә бу, балалар? ( таякчыкта рәсемнәр ) Тылсымлы сандыкта хис-тойгы театры. Артистлар үзләренең хис-тойгыларын күрсәтә белергә тиеш. Әйдәгез, мин, сезгә, хис –тойгы таякчыгын күрсәтәм, ә сез хисне узегезнең йөзләрегез курсәтеп бирегез. Бу – елмаю (моңсу, ачулы…) Күрсәтегез әле! ( балалар елмаялар, сөенәләр…)Усаллыкны ничек күрсәтер идегез? (Курыкканны (испуг), соклануны (восхищение), шаккатуны (удивление), яратуны (любовь), шатлануны (радость)? (Балалар төрле хисләрне (эмоция) күрсәтәләр).
Тәрбияче: Балалар, сез кайчан шатланасыз, сөенәсез?(Баларның җаваплары)
Ә кайчан, моңсуланасыз (елыйсыз, ачуланасыз)?(Баларның җаваплары )
Тәрбияче: Булдырдыгыз. Артист булу өчен, матур итеп сөйләргә дә кирәк. Әйдәгез, әле телләребезне күнектерү өчен тизәйткеч әйтик.
Алмалар да
Алланган.
Алланган да
Балланган.
Бал кортлары
Аларны
Чәчәкләр дип
Алданган.
Тәрбияче: Хәзер “Күрсәт әле, Габдулла!” татар халык уены уйнап алыйк. (Балалар кулга-кул тотынып түгәрәк ясыйлар. Уртага бер баланы кертәләр. Ул «Габдулла» була. Балалар, хор белән җырлап, аннан берәр хәрәкәт ясавын сорыйлар. «Габдулла» аны эшләп күрсәтә. Уен барышында соравын да, җавабын да балалар бергә җырлыйлар)
— Күрсәт әле, Габдулла, ничек китап укыйлар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай китап укыйлар.
— Күрсәт әле, Габдулла, ничек язу язалар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай язу язалар.
— Күрсәт әле, Габдулла, ничек печән чабалар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай печән чабалар.
— Күрсәт әле, Габдулла, ничек кошлар очалар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
Тәрбияче: Артистлар әкият геройларының хис-тойгыларын, хәрәкәтләрен күрсәтә белергә тиеш икән. Балалар, кешеләр театрда нинди әкият уйналуын каян беләләр икән? Бу – афиша. Кешеләр әкиятләрнең кайчан, кайда булуларын афишадан карыйлар. Бүген нинди әкият икән, афишаны карыйк (Афишаны карау)
Белдерү. “1 ноябрь көнне сәгать унда А. Алишның “Сер тотмас үрдәк” әкияте була”
Тәрбияче: Тамашачыларыбыз килгән, нишләптер артистларыбыз куренми? Нишләргә икән? Ничек уйлыйсыз? (Баларның җаваплары )Балалар, сезнен артист буласыгыз киләме? (Баларның җаваплары ) Артист булу өчен безгә тагын нәрсәләр кирәк? (Баларның җаваплары )
Тәрбияче: Кастюмнарны алабыз,
Артистларга әйләнәбез.
Театр күрсәтәбез бергә,
Әкият башлана бездә!
(Балалар кастюмнарны кияләр. 3 тапкыр кыңгырау шалтырый.)
А.Алиш “Сер тотмас урдәк” әкиятен сәхнәләштерү.
Музыка. Ишегалдында кош-кортлар, йорт хайваннары тавышлары ишетелә.
Сертотмас урдәк (Һәр кош янына килеп). Ишеттеңме бер яна хәбәр? Синагына сер итеп сөйлим!
Хужа. (керә, кош-кортларга карап).Мин урманга утын кисәргә китәм. Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдерәсе булмагыз!
Эт. Мин дә хуҗам синең белән! Ау-ау-ау! (Китәләр).
Сертотмас урдәк (кош-кортлар янына килеп). Нигә белдермәскә кушты икән? Бак-бак!
Хайваннар: Белмибез.
Тын гына музыка. Карангы төшә. Ай калка. Кош-кортлар йоклыйлар. Таң ата.
Әтәч (кычкыра).Кик-ри-кук!
Тавык. Нишләптер безнең хужабыз күренми әле.
Песи. Кайчан кайтыр икән ул? Мяу-у-у!
Чеби (елый). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!
Кәҗә. Кайтмый да кайтмый Хужабыз. Аны эзләп кайтырга кирәк.
Әтәч. Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!
Тавык. Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!
Сертотмас урдәк (күнеп). Ярар, сезнен хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде. (Китә)
(Каршысына Керпе чыга).
Керпе. Кая барасың болай?
Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Этебез дә аның белән китте. Хәзер йортыбызны саклаучы да юк. Аларны эзләргә мине җибәрделәр.
Керпе. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?
Үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!
Керпе. Мин андый усаллардан түгел, сереңне белсәм дә, сиңа зыян салмам. Шулай да син саграк бул! Очраган берәүгә дә серләреңне сөйләмә!
(Үрдәк бара, аңа Куян очрый).
Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, зур күл булганда нишләп урманда йөрисең?
Үрдәк. Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аның белән киткән иде. Хәзер өебезне саклаучы да юк.
Куян. Синең өең еракмы соң?
Үрдәк. Менә шушы сукмак туп-туры безнең өйгә алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!
Куян (икенче якка карап). Алай булгач Хуҗаның алмагачларын кимерергә бик җайлы вакыт икән! (Үрдәккә). Хуҗаңны күргәнем юк. (Китә).
(Үрдәк бара-бара аланлыкта йоклап яткан аю янына килеп чыга).
Үрдәк (аюны тарткалап). Әй, тор әле, тор! Кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?
Аю (ачуланып). Юк, күрмәдем. Урман эченәрәк керсәң табарсың! (Үрдәк китә). Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән. (Китә).
(Үрдәк каршына Бүре килеп чыга)
Бүре. Эй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызын гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисен?
Үрдәк. Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене курмәденме?
Бүре. Андый кешене кургәнем юк. (тешләрен шыгырдатып, уз-узенә).Боларнын сарыкларын барып ашап кайтырга бик жайлы чак икән! (китә).
Каршысына Толке килеп чыга.
Үрдәк. Багалмакай, матур апакай, минем Хужамны курмәденме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.
Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүхәрләрнең гәүхәре, курдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дэ, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә, алып барам!
Төлке Сертотмас үрдәкне уз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары уйнап йөриләр.
Төлке балалары. Әни, безгә азык алып кайттыңмы?
Төлке. Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите.
Төлке балалары. Ура! Ура! Ура!
Төлке. Хәзер бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә урдәк алып кайтам!
Төлке шулай дип китә, ә үрдәк бераз төлке балалары белән тарткалашканнан соң, оча да китә.
(Хуҗа кайтып, капкындагы җәнлекләрне чыгара. Урдәк тә авылга кайта)
Үрдәк. Гафу итегез мине! Мин бүтән бер вакытта да серне башкаларга сөйләп йөрмәсмен! Бак-бак!
Хуҗа.Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез!
“Дуслык җыры”
(Балалар кулга-кул тотынып баш ияләр.)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Кастюмнарны салып куябыз.
Йомгаклау.
Тәрбияче: Артист булу ошадымы сезгә? Бүген нинди әкият куйдыгыз? Нинди файдалы, кирәкле эш эшләдек? Бу турыда кемгә сөйләр идегез? (Балаларның җаваплары).
Безнең халкыбыз элек-электән матур сүзләр әйтеп калдырган. Сер тотмас – дус тапмас. Димәк, серне саклый белергә кирәк.