Тема: Туры сөйләм. Туры сөйләм белән җөмлә төзелеше.
Дәрес төре: яңа белемнәрне үзләштерү.
Дәреснең максатлары:
Белем бирү максаты:
- 5-7 сыйныфларда туры сөйләм турында алынган белемнәрне искә төшерү, өстәмә мәгълүматларны гомумиләштерү; «туры сөйләм» төшенчәсен карап үтү, «чит сөйләм» төшенчәсе белән таныштыру; туры сөйләмле җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую, туган тел (татар теле) буенча дәүләт имтиханына әзерлек.
Фикер сәләтен үстерү максаты:
- төркемнәрдә эшли белүне үстерү, сөйләү максаты буенча тәкъдимнәрнең үзенчәлеген исәпкә алып туры сөйләмне дөрес куллану; укучыларның сөйләмен үстерү, иҗади эшчәнлек үсешенә ярдәм итү, мәгълүмати-эзләү эшчәнлегенә тарту.
Тәрбияви максат:
- төркемдә эшләгәндә игътибар, күзәтүчәнлек, толерантлык, коллективизм хисләре тәрбияләү; укучыларның хезмәт аша шәхесен формалаштыру-дәрестә ярату, игътибар, сүзгә карата уйлы һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү;
- сөйләм культурасын тәрбияләү; туган телләргә, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү.
Метапредмет:
- дәреснең максатын, темасын мөстәкыйль формалаштыра белү; куелган максатка туры китереп үз гамәлләреңне планлаштыра белү; биремне үтәгәндә дөрес әйтә белү; аны тәмамлаганнан соң кирәкле төзәтмәләр кертү; эшләрне дөрес башкаруны бәяләү; үз уйларыңны телдән рәсмиләштерә белү; биремнәрне уку һәм кабул итү; башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; төркем буенча иптәшләр белән парда хезмәттәшлек итү; белем системасында ориентлаша белү.
Шәхси үсеш:
- уңышлы уку эшчәнлеге критерийларына нигезләнеп үз-үзеңне хөрмәт итә белү; коллективның уртак бурычларын хәл итүгә үз өлешен объектив бәяләп, башка кешегә карата мөнәсәбәтне чагылдыра торган әхлакый сыйфатлар формалаштыру.
Җиһазлар:
- укучылар өчен эш битләре, мультимедиа презентациясе, А.С. Пушкин, Г. Тукай портретлары, татар халык көе “ И, туган тел!”, мультимедиа проекторы.
Дәрес барышы.
«Туган тел» көе яңгырый
1 Оештыру өлеше:
Уңай психологик халәт тудыру (көй астында)
Исәнмесез!Хәерле көннәр Сезгә!Зиһен һәм тел ачкычлары. Телимен һәммәгезгә! Шундый изге теләкләр белән бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Бүген без үзебезгә девиз итеп түбәндәге сүзләрне алабыз.
Тактада. Укучыга-уңыш. Укытучыга –шатлык
— Дәрес вакытында укучыга уңыш кайчан елмая? Уйланып карасак, укучы теманы үзләштерсә, аңласа,укытучыга шатлык була. Бүгенге дәрестә дә менә нәкъ шулай булыр дип уйлыйм.
— Укучылар, дәрес барышында һәрбер җавап биргән укучы менә шундый түбәтәйләр җыя ала һәм дәрес азагында эш барышын бәяли ала.
II.Белемнәрне актуальләштерү һәм авырлыкны билгеләү
1 нче Слайдка күз салыйк әле.
Слайдта сүзләр һәм Галимҗан Гыйльманов портреты.
“Сөйләм — могҗиза ул! Ә сөйләм сүздән тора. Сүзгә ияреп, уй чыга, димәк, акыл, хәтер суырылып чыга…Сүз сихердән өстен, ырымнан алда йөри. Сөйләшкән кешене, сүз белгән кешене юлдан яздыру кыен!”- дип әйткән татар язучысы, шагыйре, драматургы һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов.
— Сөйләм нәрсә ул? (җаваплар).
Нәтиҗә: Сөйләм – күп мәгънәле төшенчә. Беренчел мәгънәсендә ул сөйләү сәләте дип билгеләнә, сөйләшү процессы. Башка мәгънәдә сөйләм-тел стиле; сөйләшү, әңгәмә алып бару; халык алдында чыгыш ясау.
Сөйләм — дәрес темасында төп сүз. 6-7 сыйныф темаларын искә төшергәндә, без беләбез, сөйләм ике төрле була: телдән сөйләү һәм язып бирү рәвешендә була. Төпләп китер өчен кирәкле билгеләмәләр генә җитми.
Сезнең каршыгызда ике портрет. Кемнәр алар? (А.С.Пушкин һәм Г.Тукай портретлары).Чын тормышта алар очраша алыр идеме?(җаваплар).Юк, әлбәттә, чөнки аларның тормыш һәм иҗат юллары туры килми. Әйдәгез, вакыт машинасына бер генә мизгелгә утырып, аларны очраштырып, бер берсе белән сөйләштереп алыйк әле.
(Ике укучы чакырыла- берсе А.С.Пушкин, икенчесе Г Тукай ролендә. Алар арасында диалог).
Диалог .
Нәтиҗә: Укучылар, Пушкин белән Тукай бер берсе белән ничек сөйләштеләр? (җаваплар). Аларның сөйләшүләрен кайсыгыз әйтеп китә ала? (җаваплар). Дөрес, алар бер берсе белән турыдан туры басып сөйләштеләр. Алар нәрсә турында сөйләштеләр? (җаваплар) Ә хәзер уйлап карагыз әле, кайсы очракта сөйләм үзгәртелмичә бирелде? Тукай белән Пушкин арасындамы? Әллә сез аларның сөйләшүен җиткергәндәме?(җаваплар).
Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сүз барачак? (җаваплар).Әйе, без бүген туры сөйләм турында сүз алып барачакбыз. Туры сөйләм нәрсә ул?
2 нче слайд. Үзгәртелмичә кулланган сөйләм туры сөйләм дип атала. Мисалларга күз салыйк. (слайдта)
1 нче җөмлә. “И, туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле!”- дип язган Габдулла Тукай.
2 нче җөмлә. А.С.Пушкин рус халкының бөек шагыйре.
Бу ике җөмлә нәрсә белән аерылып тора? (җаваплар).
Нәтиҗә: дөрес, бу ике җөмлә төзелеше белән аерылып тора.
III. Яңа белемнәрне үзләштерү.
Укучылар, димәк туры сөйләм нәрсә инде ул? (Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм туры сөйләм дип атала). Туры сөйләмне җиткерүче кешене кем дип атыйлар? (Туры сөйләм җиткерүче кеше автор дип атала)
Алда карап үткән җәмләләрне искә төшерсәк, туры сөйләмле җөмләләр нинди ике өлештән тора? (Туры сөйләмдә җөмләләр автор сүзләреннән һәм туры сөйләмнән тора.)
Без сезнең белән туры сөйләмнең нәрсә икәнен кабатладык, ул ике өлештән тора, һәм хәзер безгә туры сөйләмдә җөмләләрнең төзелешен ачыклап үтергә кирәк. Сезгә кызыл төсле информатор картасы ярдәм итәчәк. Алар сезнең алдыгызга. Игътибар белән танышып китик әле. Бу эшне парлап эшлибез.(Парлы эш, 1 минут вакыт бирелә)
Туры сөйләм. Туры сөйләм белән җөмлә төзелеше.
Бу очракта туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую очтаркларын өч төргә бүләргә була.
- Беренче очрак.
Автор сөйләме дә, туры сөйләм дә, бүленмичә, бөтен килеш килә. Автор сөйләме алда килсә, аннан соң – ике нокта, ә туры сөйләмнән соң, җөмләнең төренә карап, тиешле тыныш билгесе куела. Мәсәлән, алдагы җөмләләрне күз алдына китергәндә:
Тукай болай дигән: “ Минем иҗат итүемдә Пушкин һәм Лермонтов үрнәк булып торды”. Бу мисалның схемасы болай булыр иде.
А: “Т.
Автор сөйләме ахырында килсә, аннан алда- сызык, а туры сөйләмнән соң, җөмләнең төренә карап, нокта, буласы урында – өтер, ә сорау яки өндәү билгеләре үзләре куела.
“Эй, туган тел, эй матур тел, әткәм- әнкәмнең теле! “, — дип язган Габдулла Тукай
“Т!” – а
- Икенче очрак.
Г.Исхакый: “Тукай яши. Тукай яшәячәк.Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк, ” – дип язган. Икенче очракта, автлор сөйләме бүленеп килгән, ягъни, автор сөйләме арасында туры сөйләм килеп кергән.
А: “Т,”- а.
- Өченче очрак.
“Уку,- диде ул,- кешене кеше итә”.
Схемасы “Т,- а,- т.”
Димәк, өченче очракта, туры сөйләм бүленә, ягъни туры сөйләм арасында автор сүзләре килеп керә.
Бу җөмләләр нәрсә белән аерылып тора? Кем аларның аермасын күрде?(җаваплар)
Дөрес, бу җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелуы белән аерма бар. Укучылар, һәрбер эштә ял минуты бар. Бездә бераз ял итеп алыйк әле.
IV.Физкультминутка. «Кар бөртеге»
V. Яңа материалны ныгыту. Күнегүләр әшләү.
Әйдәгез, яңа көчләр белән эшебезне дәвам итик.
Конкрет мисаллар белән эш итик.
Тактада һәм өстәлләрдә җөмләләр һәм схемалар бирелә.
Бирем: Төркемнәрдә эшлибез. “Артык уены”. Сезнең каршыгызда биш җөмлә. Шулар арасыннан темага караган җөмләләрне схемаларга туры китереп урнаштырырга.
(1минут вакыт бирелә. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, бер укучы тактага җавапны беркетә.)
- “Пушкин һәм Лермонтовтан үрнәк алам, әкренләп шигъри биеклекләргә күтәреләм”, — дип яза татар шагыйре үзенең “Уйлануларым » дигән шигырендә.
“Т”,-а.
2.Тукай, татар халкы үз бәхетен туган җирендә, рус халкы белән бердәмлектә генә табачак, диде.
- Тукай сүзләренчә, үзенең кыска гомере аша ул рус әдәбияты шәхесләре Пушкин һәм Лермонтовка карата, тирән ихтирамлы мәхәббәтен алып барган.
- Гарәп язучысы Сәхиб Җамал: «Тукайны яратыгыз, аның күңел матурлыгын, аның шигъриятен яратыгыз, анда яз да, тирән кеше зирәклеге дә бар», — дип киңәш иткән.
А:”Т”,-а.
5.»Тукайны аңлаганнар һәм ул халык тарафыннан кабул ителгән… Тукай халык авызыннан сөйли, күңелен борчыган нәрсәләр турында җырлый», — дип сөйләде татар язучысы Фатыйх Әмирхан.
“Т”,-а.
3 Слайдта дөрес җаваплар. Эшләрне тикшерү.
- Белемнәрне гомумиләштерү.
Һәрбер эшләнгән эшнең ныгыту процессы бар. Бүген үзләштергән белемнәрне ныгытып китү өчен сезгә тагын бер бирем.
Алга таба. Сезгә катлаулырак бирем тәкъдим ителә. Өстәлләрдә сары төстә карточкалар. Мөстәкыйль рәвештә бирелгән схемалар буенча, җөмләләр төзегез. Сезгә шулай ук 1 минут вакыт бирелә.
- А:”Т”.
- “Т”,- а.
- “Т?-а.
- А:”Т!”-а.
Укучылар җавапларын укып чыгалар. (Аңлашылып бетмәсә- анализлау, дөрес төзеп күрсәтү)
VII. Өй эше.
Укучылар, ә сез беләсезме бүген бит Халык ара яшел төс көне. Бу турыда сез гыйнвар аенда чыккан “Сабантуй” журналында таныша аласыз. Шуңа күрә инде, өй эше биремнәре яшел төбәтәй эчендә яшерелгән. Алар өч төрле. Үзегезнең бүген үзләштергән белемнәрегезгә карата кайсы бирем туры килә, шул биремне үтәп килерсез. Түбәтәйләр сезнең парталарыгызда, алып куерга онытмагыз.
4 слайд
1) Сәнгать әсәрләреннән туры сөйләм кергән 3 җөмлә языгыз.
2) Бирелгән схемаларга җөмләләр языгыз.
А:”Т”.
“Т”,-а.
А:”Т?”-а.
3) “Пушкин- рус кояшы булса, Тукай- татарның җаны” дигән темага инша языгыз.
VIII. Нәтиҗә. Рефлексия.
Укучылар, сез бүген бик яхшы эшләдегез, күп нәрсәне искә төшердегез һәм, мөгаен, яңа нәрсәдә белгәнсездер дип өметләнәм.
Бүгенге дәресебездә Пушкин белән Тукайны искә алу юкка гына булмады.
Пушкин һәм Тукай! Ике сүнмәс йолдыз. Зур шәхесләр. Аларның һәрберсе үз чорының җәмәгатьчелегенә, аннан соңгы буыннарның акыл сәләтенә борчылырга мәҗбүр итуче. Пушкин кабатлана алмый. Моның өчен Пушкин булып туарга кирәк. Тукай кабатлана алмый. Моның өчен бөек Тукай булырга кирәк. Алар аз яшәсәләр дә, күп нәрсә эшләргә өлгергән язучылар , аларның һәркайсы кыска гына вакыт эчендә чын шигъриятне сөючеләрнең йөрәкләренә үтеп керә торган дистәләрчә, меңләп шигырь юлларын тупларга өлгергән.
IХ Бәяләү. Саубуллашу.
Сезнең өстәлләрдә скрепка белән беркетелгән өч төстәге түбәтәй. Алар ярдәмендә сез бүгенге дәрескә мөнәсәбәтегезне һәм миңа үз теләкләрегезне җиткерә аласыз. Сезгә уй- фикерәрегезне төгәлләр өчен бер минут бирелә.
Әйдәгез әле, менә бу җир шарын тагында матурлыйк, татар моңы, поэзиясе, мәдәнияты дөньяның барлык төбәкләренә барып җитсен.
(Тукай белән Пушкин портреты арасында җир шары эленә. Шул җир шарына укучылар чыгып киткәндә, уй- фикерләрен, киңәшләрен язган түбәтәйләрне беркетәләр).
Бүгенге дәресебез тәмам. Сезгә эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт. Саубулыгыз!

