Гузаирова Ляйсан Габдуллазяновна
учитель начальных классов
Республика Татарстан Арский район МБОУ «Хасаншаихская ООШ»
Свидетельство о публикации в электронном СМИ: СВ №228465
Наименование конкурса: Всероссийский профессионально-методический конкурс «Современный урок по ФГОС — 2026/2027: содержание, деятельность, результат»
Наименование конкурсной работы: Дәрестән соңгы эшчәнлек. Көннәрем гөрләп торсын!
Итоговая оценка: 2 место,  80 баллов(-а)
Диплом Всероссийского конкурса, бланк: ЕА №228465

Осенние конкурсы для детей и педагогов

Көннәрем гөрләп торсын

(4 нче сыйныф өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе)

Максат: көнне исәнләшү, хәерле иртә теләүдән башласаң, һәр эшең уңай буласына балаларны инандыру, әдәплелек турындагы әсәрләр белән таныштыру (Илүсә Нәбиуллина “Тәмле тел”, Вәсимә Хәйруллина “Хәерле көн”, Р. Миңнуллин “Иртән иртүк”), укучыларда кешеләр белән аралашу теләге булдыру, өйдә, мәктәптә, гомумән, барлык җирдә үзеңне әдәпле, ягымлы тотарга гадәтләндерү, күркәм, яхшы гадәтләр тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, карточкалар, филворд.

Дәрес барышы.

I. Класста уңай психологик халәт тудыру.

— Исәнмесез, укучылар !

— Исәнмесез, саумысыз!

— Хәерле иртә, балалар!

— Имин үтсен көнегез !

— Кәефләрегез ничек соң ?

— Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

— Балалар, бүген иртән торгач кайсыларыгыз әти-әниләрегезгә хәерле иртә теләде?

— Кемнәр мәктәпкә килгәндә үзенә очраган кешеләр белән исәнләште?

— Бүген ашханәдә ашаганнан соң пешекче апаларыгызга рәхмәт әйтүчеләрне күрик әле.

-Рәхмәт, балалар, сезнең игелекле эшләрегезне күреп, күңелем бик сөенде.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

-Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Алайса, тыңлыйк әле, ул “Тәмле тел” дип атала.

— Борын-борын заманда бер карт белән карчык яшәгән, ди. Бик озак яшәсәләр дә, болар бер тапкыр да ачуланышмаганнар, бик тату көн иткәннәр икән. Шулай беркөнне карт карчыгын янә бер кат сынап карамакчы булган.

-Карчык – дигән карт, — дөньядагы иң тәмле ризыкны пешер әле!

Карчыгы аңа сыер теле пешереп биргән.

-Дөрес, — дигән карт, — дөньяда телдән дә тәмле, телдән дә татлы нәрсә юк!

Бераз вакыт үткәч, карт карчыгын тагын сынап карамакчы булган.

-Син миңа дөньядагы иң тәмле ризыкны ашаттың, анысы өчен рәхмәт, дигән, хәзер инде иң тәмсез ризыкны пешер!

Карчык бу юлы да картына сыер теле пешергән.

-Укучылар, әкиятне аңладыгызмы? Аны тыңлагач, сездә нинди сорау туды? (Ни өчен бабай тәмле ризык сорагач та, тәмсез ризык сорагач та, әби тел пешергән?)

— Ә хәзер шушы сорауга үзегез үк җавап та биреп карагыз әле? (Тел тәмле дә, әче дә була ала.)

— Нинди кешене тәмле телле кеше, диләр? (Әдәпле сөйләшкән, тылсымлы сүзләр кулланган кешене тәмле телле, диләр.)

-Ә нинди кеше тәмсез, әче телле була? (Кешеләр белән тупас сөйләшкән кеше тәмсез телле була.)

-Кемнең тәмле телле буласы, үзен яраттырасы һәм кешеләрне сөендерәсе килә, басыгыз әле?

-Рәхмәт, балалар, теләк булганда, теләсә нинди максатка ирешеп була. Эшкә керешик.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Төркемнәрдә эш. “Тылсымлы сүзләр беләсезме” уены. -Сез тылсымлы сүзләр беләсезме? Бик яхшы. Сезнең каршыгызда ак битләр. Аның уртасы хәзергә буш калыр торсын. Ә аның янындагы буш урынга, ягъни һәр кешенең номерына караган урынга, берничә тылсымлы сүзне языгыз. Язып чыкканнан соң, 1 нче номерлы укучы төркемгә үзе язган сүзләрне укый. Сез фикерләшәсез, сүзләр чыннан да тылсымлы булса, берегез уртага сүзне яза бара. Аннан 2 нче номерлы укучы үзе язган сүзләрне укый. Кабатланган сүзләрне язмыйбыз.

— Беренче төркем нинди тылсымлы сүзләр белә?

— Икенче төркемне тыңлыйбыз.

— Булдырдыгыз, балалар, тылсымлы сүзләрне бик күп беләсез икән. Сезне чыннан да тәмле телле дип әйтеп була. (Экрандагы сүзләрне дә күзәтү)

— Әдәпле булу шушы сүзләрнең кайсыннан башлана дип уйлыйсыз? Көндәлек тормышта кешеләр белән очрашканда, без һәрвакыт бер сүзне еш кабатлыйбыз. Ул нинди сүз? (Исәнмесез.)

— Дөрес, балалар, әдәпле булу, иң беренче чиратта, исәнләшүдән башлана икән.

2. Дәреслек буенча эш.

— Хәзер дәреслек буенча эшләячәкбез. Һәр ике төркемгә дә карточка әзерләнгән. Сез шул сорауларны укып, дәреслектән җавап табасыз. 1 нче төркем исәнләшү гадәте безгә каян кергән һәм ул нәрсәне аңлата, фикерләшеп дәреслекнең 7 битеннән шул сорауга җавап таба, ә 2 нче төркем исәнләшүнең нинди юллары була, дәреслекнең 8 нче битеннән шуны табасыз. Кайсы төркем әзер? (Җавапларны тыңлау)

— Рәхмәт, балалар. Бу эштә дә сынатмадыгыз, без максатка ирешү юлында.

— Безнең максат нинди әле? (Тәмле телле булырга өйрәнү.)

3. Видеофрагмент карап, ситуацияне анализлау.

– Эшебезне дәвам итәбез. Исәнләшү нәрсә билгесе икән, безгә шуны ачыкларга кирәк. Мин сезгә видеофрагмент карарга тәкъдим итәм. Без анда үзебезнең мәктәп тормышыннан кайбер күренешне карап үтәрбез.

— Бу 2 баланы сез таныдыгыз. Алар турында нәрсә әйтә алырсыз? (Марат үзенең укытучысы белән генә исәнләшеп дөрес эшләмәде. Ул кешеләр белән аралашу кагыйдәләрен белми. Ә Зирәк — игътибарлы.)

4.ФАЙНД ЗЕ ФИБ.

— Исәнләшү — нәрсә ул, дигән сорау куйган идек. Экранга карагыз әле, анда 3 җөмлә язылган. Бу өч җөмләнең берсе ялган. Сез төркемдә уйлашыгыз да дөрес булмаган мәгълүмат язылган җөмләнең номерын күрсәтегез. Әгәр дөрес күрсәтсәгез, мин сезгә кул чабам, җавап дөрес булмаса, сез миңа кул чабасыз. Җөмләләрне уку.

1).Исәнләшү – кешеләргә карата игътибарлылык билгесе.

2) Исәнләшү – кешеләр белән аралаша белү, дигән сүз.

3)Әдәплелек һәм исәнләшү арасында бәйләнеш юк.

Исәнләшү – нәрсә ул? (Игътибарлылык билгесе һәм кешеләр белән аралаша белү һәм әдәплелек.)

— Матур итеп исәнләшкәч, күңелдә шатлык артуын истән чыгармасагыз иде. Исәнләшү – мин сине күрәм, хөрмәт итәм, сиңа тынычлык, бәхет-шатлык телим, дигән мәгънәне аңлата. Исәнләшергә теләмәү яки биргән сәламне алмау бик зур әдәпсезлек була.

5. Филворд чишү. Нинди сүзләр ярдәмендә исәнләшеп була?

И С П Р И В Е Т Т
С Ә Л А М У М С Ю
Ә Н М Е С А Ы А Л

— Кроссвордның бер төре булган филворд чишик. Аны дөрес чишү өчен вертикаль һәм горизонталь шакмаклар буенча гына хәрәкәт рөхсәт ителә. (өскә, аска, уңга, сулга). Исәнләшү сүзләрен табабыз. Әзерләнеп беттегезме?

– Сез тапкан сүзләрнең кайсылары ярдәмендә өлкәннәр белән исәнләшеп була?

— Кайсы сүзләрне яшьтәшләрегез белән исәнләшкәндә кулланырсыз?

— Тагын нинди исәнләшү сүзләре беләсез? (Дәреслекнең 7 нче битендәге сүзләргә игътибар итү.)

6. Дәреслек буенча эш.

Вәсимә Хәйруллина. “Хәерле көн”, Роберт Миңнуллинның “Иртән иртүк” шигырләрен уку.

— Авторлар безгә нинди фикер җиткерергә теләгән?

— Хәерле иртәне әти-әнигә, тагын нәрсәгә дә әйтергә онытмаска икән? (Туган якка, табигатькә, гомумән, барлык дөньяга)

  1. Рефлексия.

-Дәрес башында танышкан әкиятнең исеме ничек булды? (Тәмле тел.

-Тәмле телле булыгыз, сөйдергән дә, биздергән дә тел икәнен исегездән чыгармагыз.

Иң беренче, кеше белән

Исәнләш үзең.

Чытык булма, борын чөймә,

Балкысын йөзең.

— Хәерле көн теләүдән, сәламләшүдән, исәнләшүдән башланган көннәрегез хәерле булсын, Р. Миңнуллин шигырендәгечә, гөрләп торсын.

VI. Өй эше.

-Өйдә Р. Миңнуллинның “Иртән иртүк” шигырен сәнгатьле укырга өйрәнерсез һәм “Хәерле иртә” темасына иҗади эш әзерләп килерсез.

-Дәрестә катнашуыгыз, биргән җавапларыгыз өчен рәхмәт, балалар. Кыю булыгыз, белемгә омтылыгыз!

Филворд чишү. Нинди сүзләр ярдәмендә исәнләшеп була?

И С П Р И В Е Т Т
С Ә Л А М У М С Ю
Ә Н М Е С А Ы А Л

— Кроссвордның бер төре булган филворд чишик. Аны дөрес чишү өчен вертикаль һәм горизонталь шакмаклар буенча гына хәрәкәт рөхсәт ителә. (өскә, аска, уңга, сулга). Исәнләшү сүзләрен табабыз.

Тәмле тел

— Борын-борын заманда бер карт белән карчык яшәгән, ди. Бик озак яшәсәләр дә, болар бер тапкыр да ачуланышмаганнар, бик тату көн иткәннәр икән. Шулай беркөнне карт карчыгын янә бер кат сынап карамакчы булган.

-Карчык – дигән карт, — дөньядагы иң тәмле ризыкны пешер әле!

Карчыгы аңа сыер теле пешереп биргән.

-Дөрес, — дигән карт, — дөньяда телдән дә тәмле, телдән дә татлы нәрсә юк!

Бераз вакыт үткәч, карт карчыгын тагын сынап карамакчы булган.

-Син миңа дөньядагы иң тәмле ризыкны ашаттың, анысы өчен рәхмәт, дигән, хәзер инде иң тәмсез ризыкны пешер!

Карчык бу юлы да картына сыер теле пешергән.

Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Алайса, тыңлыйк әле, ул “Тәмле тел” дип атала.

— Борын-борын заманда бер карт белән карчык яшәгән, ди. Бик озак яшәсәләр дә, болар бер тапкыр да ачуланышмаганнар, бик тату көн иткәннәр икән. Шулай беркөнне карт карчыгын янә бер кат сынап карамакчы булган.

-Карчык – дигән карт, — дөньядагы иң тәмле ризыкны пешер әле!

Карчыгы аңа сыер теле пешереп биргән.

-Дөрес, — дигән карт, — дөньяда телдән дә тәмле, телдән дә татлы нәрсә юк!

Бераз вакыт үткәч, карт карчыгын тагын сынап карамакчы булган.

-Син миңа дөньядагы иң тәмле ризыкны ашаттың, анысы өчен рәхмәт, дигән, хәзер инде иң тәмсез ризыкны пешер!

Карчык бу юлы да картына сыер теле пешергән.

-Укучылар, әкиятне аңладыгызмы? Аны тыңлагач, сездә нинди сорау туды? (Ни өчен бабай тәмле ризык сорагач та, тәмсез ризык сорагач та, әби тел пешергән?)

— Ә хәзер шушы сорауга үзегез үк җавап та биреп карагыз әле? (Тел тәмле дә, әче дә була ала.)

— Нинди кешене тәмле телле кеше, диләр? (Әдәпле сөйләшкән, тылсымлы сүзләр кулланган кешене тәмле телле, диләр.)

-Ә нинди кеше тәмсез, әче телле була? (Кешеләр белән тупас сөйләшкән кеше тәмсез телле була.)

-Кемнең тәмле телле буласы, үзен яраттырасы һәм кешеләрне сөендерәсе килә, басыгыз әле?

-Рәхмәт, балалар, теләк булганда, теләсә нинди максатка ирешеп була. Эшкә керешик.

Дәрестән соңгы эшчәнлек. Көннәрем гөрләп торсын!

Следите за новостями в соцсетях

Вконтакте MAX Телеграм Одноклассники

А также подписывайтесь на канал Научно-образовательный вестник «Pedproject.Moscow» в MAX