Тиктормас нәни куян
Аз да түгел,күп тә түгел,
Әле безнең заманда.
Тик тормаучы нәни куян,
Яшәгән ди урманда.
Бик күп төрле кагыйдәләр,
Аңлаткан аңа әнисе.
Тик әнисе сүзләренә,
Китмәгән һич тә исе.
Велосипедына утырып бу куян,
Киткән бер көнне качып.
Ни эшләргә белми уйлап,
Калган авызын ачып.
Юлда тыз-быз килеп тора,
Транспортлы чаралар.
Аю абый,Бүре бабай
Алар кая чабалар?
Светофорның сигналлары,
Белмим нәрсә аңлата?
Нишлисе әле кызыл,сары,
Яшел сигнал янганда?
Җәяүлеләр кичүендә
Ялгышкан тагын куян.
Кагыйдәне онытканга,
Бик зур бәлага тарган.
Әнием,дип куркуыннан
Куян күзләрен йомган.
Кулыннан тоткан әнисе,
Бу бары тик төш булган.
Сез дә дуслар,кагыйдәне,
Үтәп кенә йөрегез.
Юллар ялгышны яратмый,
Тик шуны сез белегез!
