Саетова Ляля Сагидулловна
Учитель татарского языка и литературы
МБОУ «СОШ №7 г.Азнакаево» Республики Татарстан
Свидетельство о публикации в электронном СМИ: СВ №197200
Наименование конкурса: Всероссийский профессиональный педагогический конкурс «Лучшая методическая разработка конспекта урока, при реализации современных образовательных стандартов»
Наименование конкурсной работы: Тема: “Ана – бөек исем!” (Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрен йомгаклау дәресе, IX сыйныф)
Итоговая оценка: 1 место,  84 баллов(-а)
Диплом Всероссийского конкурса, бланк: ЕА №197200


 

Тема: “Ана – бөек исем!”

(Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрен 

йомгаклау дәресе,   IX сыйныф) 

                        Автор: Саетова Ляля Сагидулловна,

               учитель  родного языка и литературы 

Муниципального бюджетного общеобразовательного

                       учреждения «Средняя общеобразовательная 

                                         школа №7 города Азнакаево» Азнакаевского

                                         муниципального района РТ

 

 

 

Тема:   Ана – бөек исем.

Максат: 1.Әсәрнең эчтәлегенә төшенү, идеясен ачыклау. Бибинур образына киңрәк тукталу, аңа хас сыйфатларны ачыклау.

      2.Укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм         

        фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белүләренә    

        ирешү.

    3.Укучыларда ата-анага мәрхәмәт, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү;    

       әхлак тәрбиясе бирү.

 Җиһазлау. А.Гыйләҗев портреты, әсәр буенча презентация, М.Гыйләҗев        

                   “Бибинур” фильмының видео язмасыннан өзек.

     Дәрес барышы.

  1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: — “Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт — менә ул язучының үзгәрмәс кыйблалары. Тормыш шартлары, яшәү күренешләре көнләп-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр — мәңгелек, һәм шушы мәңгелеккә тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә сиземли ала”, — дип яза Аяз Гыйләҗев.

-Укучылар, бүген без сезнең белән Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре аша Аналарның бөеклеген дәлилләрбез.

Укытучы: -Әсәрдән бирелгән өзек ничек башлана?

-(Картаюны кешеләр төрлечә кичерә: күзләре начар күрә, аяклары йөрмәс була…) 

Укытучы: —Бибинур да шушы ук халәтне кичерәме?

(Бибинур картлыкны  башка төрле тоя. Ул табигатьнең матурлыгын тоймас була. Кошлар сайравына игътибарсыз, тургайлар килүен сизми, гөрләвекләр тавышы белән хозурланмый.)

  1. Төп өлеш.

Укытучы: —Сезнең алдыгызда бирем язылган кейслар. Сез кейслардагы беренче биремне укып фикер алышыгыз әле.

-Беренче төркемгә бирем: кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими  баруның сәбәпләре нәрсәдә? 

Көтелгән җавап: (тормыш артыннан куып, туганлык, үзара ярдәмләшү, олыларны олы итү мәрхәмәтлелек, миһербанлылык сыйфатлары югалып бара. Бу сыйфатларның югалуы олы фаҗигаләргә китерә. Бүгенге көндә күпме ата-ананың балалары тарафыннан кимсетелеп, йортларыннан куып чыгарылуы, картлар йортына илтеп ташлаулары турында, ул гына да түгел, хәтта үтерүгә барып җиткән очракларны да көндәлек матбугат битләреннән дә, зәңгәр экраннар аша да күреп-ишетеп торабыз.

-Икенче төркемгә бирем: бу күренеш заманга бәйлеме? 

Көтелгән җавап: (әлбәттә заманга бәйле, кешеләр байлык, дәрәҗә  артыннан куып, ата-анасын, туганнарын оныта бара, көнчелек, тупаслык, дорфалык сыйфатлары алга сөрә. Элек гаиләләр  әби — бабай бергә яшәгән, хәзер аерым. Әти-әниләр эштән кайтып кермиләр, тормыш куалар, ә балалар күпчелек вакытларын интернет артында үткәрәләр. Артык иркәләү, балаларга эш кушмау — җаваплылык хисен юкка чыгара. ) 

Укытучы: —Хәзер “Җомга көн кич белән” повестена якынрак килик. Әсәр ничек башланып китә? ( Сүзләр чыга) 

—Вальпараиса, Галлапогос, Титикака, Куала-Лумпур — шəп яңгырыйторган исемнəр, белəм! Əмма ми​нем өчен Аксыргак авылы, Ташлыяр елгасы тагын да шəбрəк яңгырый! Кадерле булганга күрə шəбрəк  яң​гырый!

Авторның үз сүзлəре

—Бу тарихны ишеткəч, мин ул əбинең болдырына утырып озак кына җыладым…
Тəрəзəлəре такта белəн томаланган япа-ялгыз йорт. Ихатада башка корылмалар күптəн ишелеп беткəн. Көзге үтə шомлы төн иде. Караңгы булса да, череп укмашкан саламны əрсез җил иркенə бирмичə түбə өстенə рəт-рəт тезелешеп яткан каен бастырмалар аер​мачык күренеп тора иде. Карчыкның бөек рухы, җи​мерек йорты белəн саубуллашып китə башлагач, бо​рылып карадым: сəҗдəгə чүккəн өй дə, аның ак төш​кән йомык тəрəзəлəре дə юк иде, əнə шул, сабый бала белəге юанлыгы, иртə киселгəн ап-ак каен кəүсəлəре генə караңгылык елгасында мыштым гына, каядыр, серле, без белмəгəн мəңгелек елгасына таба йөзəлəр төсле тоелды.        

 

Габдулла абый Юсупов сүзлəре

«Уф, йөрəгем!..» димəс идем,
Янулары басылса…
Татар халкының яраткан җыры

  

 Укытучы: —Төп герой Бибинурның характер үзенчәлекләрен, холкын ачуда мөһим роль уйнаган сюжет сызыкларына тукталыйк.        Беренче сюжет сызыгы:

        -Бибинурның мәхәббәте.

        (Укучылар Бибинурның яшьлеге, аның Мирзаһидка, Габдуллаҗанга, Җиһангирга карата булган мөнәсәбәтләре турында сөйлиләр)

        Укытучы: — Дөресен әйткәндә, Бибинур яшь чагында берәүгә дә гашыйк булмыйча кала. Мирзаһитны үзен хөрмәт иткәнгә якын күрә. “Кирәк, яшь үтеп бара”, — дип аулак өйләргә бара. Габдуллаҗанны ул яратырга өлгерми, өч баласы булмаса, ул аның барлыгын да белмичә яшәр иде

  • Килешәсезме?

       — Бу сюжет сызыгы аша, Бибинур нинди кеше булып күз алдына килә?

  • (Гади, мәрхәмәтле, тыйнак, кеше бәхете өчен үз бәхетен дә кызганмый).

        Укытучы: -Бибинур һәм авылдашлары, туганы Зөһрәбану белән мөнәсәбәтләре турында сөйләшик әле. Бу очракта сез аның нинди сыйфатларын күрәсез?

  • (Ул кешелекле, эшчән, кешеләргә ачык йөзле).

       Укытучы: —  Ә ни өчен соң, Бибинур өенә кунак чакырмый? Алай гына да түгел, кешенең өенә кергәнен яратмый?

-(Чөнки авылдагы бердәнбер салам түбәле йорт Бибинурныкы. Кайчандыр хәлле генә булган йортның эчендәге барлык әйберләрне балалары алып китеп бетергән. Чәй куеп эчерерлек чәйнеге дә калмаган әбинең. Бу аның кунак, яратмавыннан түгел, ә оялуыннан).

        Укытучы: — Бибинур һәм аларның балалары турында нәрсә әйтә аласыз? Бибинурны әлеге балаларның әнисе дип әйтеп буламы? 

-(Әйе, без аны балаларның әнисе дип әйтә алабыз, чөнки ул аларны шундый авыр елларда үстергән, тәрбия биргән. Татар халкында шундый мәкаль бар : “Тапкан ана түгел, баккан ана.”) 

        Укытучы: —Димәк, бу сюжет сызыгыннан күренгәнчә, Бибинур балаларын яратучы, алар өчен бөтенесен эшләргә әзер торучы чын әни кеше буларак күз алдына килә. Балаларына авылдашларыннан да тел-теш тидертми.

       — Ә сез ничек уйлыйсыз, автор үз героен яратамы? Ни өчен?

-(Ярата. Ул аны җылы хисләр белән яратып иҗат иткән. Автор аның белән бергә шатлана да кайгыра да кебек).

        Укытучы:  -Укучылар, сезгә 2 нче бирем язылган кейслар. 1нче төркемгә Бибинурның матур сыйфатларын санарга. 

(- Бибинур татар хатын- кызларына хас иң яхшы сыйфатларны үзенә җыеп алган. Ул – эш ярату, авырлыкка түзә белү; кимсетсәләр, гафу итә белү; сер саклый белү. Бибинур  — дөнья каршысында да, Алла каршысында да изге җан. Ул барлык кешегә яхшылык кына эшли. )

2 нче төркемгә каршылык тудырган сыйфатларын санарга.

(- Татарларда шундый мәкаль бар : чирен яшергән-үлгән. Бибинур балаларына дөрес тәрбия бирми. Балаларын һәрвакыт яклый. Аларның юньсез, игелексез булуларын танымый. Балалар авырлыкларны әниләре белән бергә бүлешергә, авыр минутларында әниләренең иң беренче ярдәмчеләре булырга тиешләр. Балаларына дөрес тәрбия бирмәгәнгә күрә, яхшылык явызлык булып кайта)

Укытучы:  -Димәк, укучылар, Бибинурның матур сыйфатлары бик күп, эзләгәч, кимчелекләрен дә табып була икән. Нәтиҗә ясыйбыз: 

(-Киемнең  уң ягы һәм сул ягы булган кебек, кешеләр дә төрле сыйфатларга ия,  тормыш та авырлыклар һәм шатлыклы вакыйгалар белән алмашынып бара. Бәлки шушы тискәре сыйфатлар   булмаса, матурлык күзгә күренмәс тә иде, кадере дә булмас иде.)

  1. Ныгыту. 

    Укытучы:  -Укучылар, хәзер Бибинурның почтальон кыз Миңнегөл белән очрашу өзеген карап китик. Алга таба сезгә өзекнең эчтәлеген үзгәртергә кирәк булачак.(Өзек карау)

Укытучы: -Кейста 3нче бирем язылган. Матур булмаган өзекне узегезчә үзгәртеп, матурлап язып карагаз. Әсәр ничек үзгәрер микән? 

1.Почтальон кыз  сөенечле хәбәр алып килгән: “ Балаларың Сабан туйга кайталар,”  — ди

  1. “Сине һәм балаларыңны мактап язарга журналистлар килә,” — ди Миңнегөл

(Укучыларның җавабын тыңлау, рольләргә бүлеп уку)

Укытучы: — Бик яхшы. Рәхмәт укучылар.

III. Йомгаклау өлеше. 

-Ә хәзер теория буенча тест эшләп, белемнәребезне тирәнәйтик

          Дәрескә тест .

  1. “Җомга көн кич белән ..” повесте  кайсы әдәби төргә карый.                                                                       

 а) лирик; ә) эпик; б) драма.       

  1. Бибинурның ялгызлыгына ишарә итүче символик образны билгеләгез.

 а) хат; ә) яшел чирәм; б) зират.       

  1. “ Ул балаларын  олы дөньяга чыгарып җибәрде” җөмләсендә  кулланылган  тропны билгеләгез.

а)фразеологизм; ә) чагыштыру; б) эпитет.

4.Әсәрдә геройларның үзара аралашуын ачыклый торган сөйләм формасын атагыз.

а) реплика;ә) ремарка; б) диалог.

5.Әсәрдәге саран бакалар тел- сурәтләү  чарасын атагыз .

а) эпитет; ә)метафора; в)чагыштыру.

Укытучы: — Әсәрдә Бибинурның язмышы ничек төгәлләнә соң?

        -(Бибинурның гомере бик аянычлы өзелә. Аны үзе караган эте үтерә.)

Укытучы: — Аяз Гыйләҗев әсәрдә эт образын ни өчен керткән дип уйлыйсыз?

-(Автор эт белән Бибинур тәрбияләп үстергән балаларны чагыштыра. Бибинурның эте белән балалары арасында ниндидер охшашлык бар. Алар үзләренә яхшылык эшләгән кешене онытканнар. Аны гына да түгел, балалар үзләренең туган җирләрен, туган туфракларын да онытканнар.).

 Укытучы: -Укучылар, бүгенге тема сездә нинди хисләр калдырды?

-(Балалар әти-әниләргә, өлкәннәргә  мәрхәмәтле булсыннар иде, аларга булышсыннар, авыр сүзләр әйтмәсеннәр, рәнҗетмәсеннәр иде. Без – балалар- нинди генә уңышларга ирешсәк тә, бар булганыбыз белән әти-әниләребезгә бурычлы. Әти-әниләребез безнең рәхмәтебезне тоеп, безнең өчен сөенеп яшәсеннәр иде.)

  1. Өй эше: “Бибинурның үстергән балаларына әйтер сүзем бар” / “Ә мин әти-әниемә игътибарлымы?” темасына кечкенә хикәя язарга язарга
  2. Билгеләр кую

 

Тема: «Ана – бөек исем!» (Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрен йомгаклау дәресе, IX сыйныф)

Следите за новостями в соцсетях

Вконтакте MAX Телеграм Одноклассники

А также подписывайтесь на канал Научно-образовательный вестник «Pedproject.Moscow» в MAX