Казан шәһәре Яңа Савин районы “Балалар үсеше үзәге – 411нче ноерлы балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Әкияти сандык
Автор:
татар теле тәрбиячесе
Гатауллина Рәзинә Наил кызы;
музыка җитәкчесе
Нигматуллина Гөлфинә Фәрит кызы
Әкияти сандык.
Катнашалар:
Алып баручы
Сихерче
Татар егете
Аксакал
Рус егете
Мордва кызы
Чукот кызы
Алып баручы: Борын-борын заманда,
Без әле тумаганда,
Инде без булганда да,
Булган ди әкияти сандык.
Сихерче: Ха-ха-ха, менә ул сандык.
Әкият сөйли ди ул.
Әфсен-төфсен иттерәм,
Әкиятне бетерәм.
Калмасын җирдә дуслык-
Югалсын бар матурлык.
(сандыкны яба, сандыкның утлары сүнә)
Татар егете: Әкияти сандыкка ни булган?
Ник сөйләми?
Әкиятләр кая югалган?
Утлары нигә сүнгән?
Ау-ау.Әй, дуслар, бәла, бәла килде. (елый)
Аксакал : Йә, улым, ни булды?
Татар егете: Бәла, бабай, бәла. Әкияти сандыкка нидер булган. Ул сөйләми.
Аксакал: Борчылма, балам. Без бердәм, тату халык. Әйдә, дусларны чакырыйк, бергә хәл итик. Бердәмлектә көч.
Татар егете: Дусларым, төрле милләттән
Без бердәм, тату халык.
Ярдәм итәргә дә сезне
Дус булганга чакырам.
(чыгалар – рус егете, чукот кызы, мордва кызы)
Бергә:Исәнмесез!
Татар егете: Исәнмесез, дусларым!
Рус егете:Әкияти сандыкка ни булган?
Чукот кызы: Нишләп әкиятләр сөйләми?
Мордва кызы:Җен-пәриләр тигәнме?
Аксакал: Әйе, балалар, әллә ниләр эшләткәннәр сандыкны. Әйдәгез, бергә коткарыйк.
Рус егете: Мин беләм, хәзер мин аңа кашыклар белән уйнап күрсәтәм,һәм ул уяна.
(оркестр)
Чукот кызы: Минем дә үзем белән тылсымлы бубеным бар, хәзер аның белән әфсен-төфсен итәм.
Әфсен-төфсен, әфсен-төфсен
Шифасы булсын
Сандыкка җан иңсен,
Ул безгә әкиятләр сөйләсен.
Мордва кызы:Минем бию дә ярдәм итми калмас.
(мордва халык биюе)
Татар егете: Ә мин шигырь сөйлим әле.
Әйлән-бәйлән, әйлән бәйлән,
Безнең белән, безнең белән әйлән.
Җыр – ул канат,
Җыр ул – бәйрәм!
Аксакал: Балалар, килегез монда. Әйдәгез бергә :
Дуслык – зур байлык.
Дуслык таулар күчерә.
Без бергә, без бердәм
Сандыкка ярдәм бездән.
(Сандык җемелди башлый)
Татар егете: Ниһаять, дусларым, карагыз, сандык җанланды.
Аксакал: Балалар, бердәмлекнең көченә ышандыгызмы инде?
Бергә: Әйе.
Алып баручы:
Бергә булыйк, бердәм булыйк.
Дуслыкның көче шунда
Ярдәмләшеп, җырлап-көлеп
Яшик әле гел бергә.

