Шакирова Фаниса Ханафиевна
Руководитель кружка «Туган ягым- яшел бишек»
МБОУ «Верхнетакерменская ООШ им.Г.Сабитова» Мензелинского муниципального района РТ
Свидетельство о публикации в электронном СМИ: СВ №170843
Международный конкурс Международный конкурс педагогического мастерства «Творческий педагог»
Наименование конкурсной работы: Викторина «Туган як»
Итоговая оценка: 1 место,  88 баллов(-а)
Диплом Международного конкурса, бланк: ЕМ №170843


Конкурсы ко Дню воспитателя

Минзәлә муниципаль районы Югары Тәкермән  төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Туган ягым яшел-бишек” тугәрәге

Викторина

“Туган як”

Түгәрәк “Туган ягым яшел-бишек”

Тема: “Туган як”

Түгәрәккә йоруче балалар  белән викторина. 

 

Максат: Балаларның ”Туган як” темасына карата алган белемнәрен гомумиләштерү, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.

 

Бурычлар:

  1. Татарстан шәһәрләренең, агачларының, җәнлекләренең, кошларының атамаларын, яшәү рәвешләрен белергә, аларны танырга өйрәтү.
  2. Бәйләнешле сөйләм телен, игътибарлылыкны, логик фикерләүне үстерү, уйлауны,хәтерне ныгыту.
  3. Туган якны ярату, үз төбәгебез белән горурлану хисе, күп белергә омтылыш тәрбияләү.

 

Җиһазлау: эмблемалар, Минзәлә, Казан шәһәрләренең, Татарстан республикасының һәм Россиянең символикалары, иллюстрацияләр, альбом кәгазьләре, төсле карандашлар.

 

Техник чаралар: проектор, ноутбук.

Дидактик материал: презентация “Безнең як үсемлекләре”, “Безнең яктагы  хайваннар”,  “Кызыл китаптагы хайваннар”, биремнәр белән конвертлар.

 

Алдан эшләнгән эш: шәһәр буйлап экскурсияләр, шәһәр музеена экскурсия, шәһәр сүрәтләнгән открыткалар, китаплар карау, уку; туган як табигате, Минзәлә шәһәре турында әңгәмәләр үткәрү.

I .Викторинаның барышы:

 

Алып баручы: Балалар, бүген без “Туган як” дигән викторина үткәрәбез. Бу викторина ярыш формасында үтәчәк.

 

Командалар ике төркемнән торачак:  “Кыш”  , “Җәй”

    

Һәр командага үз урынын алырга тәкъдим ителә.

 

Алып баручы жюри составын сайлыйбыз.

 

  1. Разминка

 

Викторинабызны башлыйбыз командаларга сораулар:

 

1.Нинди республикада яшибез? (Татарстан)

2.Татарстан республикасыныңбашкаласын атагыз. (Казан)

3.Без нинди илдә яшибез? (Россия)

4.Татарстан республикасының президентын атагыз. (Минниханов Р.)

  1. Россия президентын атагыз. (Путин В.)
  2. Россиянең беренче президентын атагыз. (Ельцин Б.)

7.Күрше республикаларны атагыз. (Россия, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия)

6.Татарстан республикасында үткәрелә торган милли бәйрәмнәрне  санап чыгыгыз. (Карга боткасы, Нәүрүз, Сабантуй, Сөмбелә)

 

                Викторинаны дәвам итәбез.

 

III. Минзәлә  шәһәренең истәлекле урыннары

 

Һәр командага шәһәрнең истәлекле урыннары күрсәтелә. Команда аны дөрес итеп атарга тиеш.

 

Алып баручы: Ә, хәзер музыкаль пауза.

 

  1. “Чәчәкләр биюе”

 

Алып баручы: Әйдәгез, сүзне жюригә бирәбез.

Алып баручы: Рәхмәт! Ә, хәзер капитаннарның белемнәрен тикшерәбез.

 

  1. Капитаннарның бәйгесе

 

  1. Язын яшелләнде, җәен кызынды,

      Көзен бакчага килде,

      Кызыл факел кабызды. (Миләш)

 

  1. Нинди агач җилсез шаулый? (Усак)

 

  1. Ак киемен кигән,

      Яшел чугын элгән. (Каен)

  1. Минем чәчәктән бал корты иң тәмле бал ала. 

      Ә мине барлыгы рәнҗетәләр: тирене нечкә сыдыралар. (Юкә)

 

  1. Җәен, кышын- бер төсле. (Чыршы)
  2. Каны бар, җаны юк. (Балан)
  3. Минем инәләр озынрак, чыршыныкына карагаганда.

              Бик туры мин үсәм биеклеккә.

              Әгәрдә мин урман буенда түгел, ботаклар- түбәдә. (Нарат)

  1. Бар балалар янында яшел дус,

              Күңелле дус, яхшы,

              Ул аларга суза йөзләр куллар

              Һәм меңнәр уч төбәләр. (Урман)

 

Алып баручы: Бик яхшы! Табышмакларның җавапларын дөрес әйттегез! Ә хәзер, исегезгә төшерегез әле, нәрсә ул “Кызыл китап”?  “Кызыл китапка” кертелгән хайваннарны беләсезме? Хәзер белемнәрегезне тикшерәбез.

 

  1. Бәйге “Кызыл китап” 

 

Алып баручы: Без сезгә кыргый хайванның исемен әйтмичә, аның тышкы кыяфәте, яшәү рәвеше, нәрсә белән туклана турында сөйлибез. Сез нинди хайван хакында сүз барганын әйтергә тиешсез.

 

Презентация “Кызыл китаптагы кыргый хайваннар”

                                         (Камчат, кондыз, җофар, торна)

 

Алып баручы: Барысыда яхшы булды! Алга таба безне “Символика” дигән бәйге көтә. Һәр командага байрак рәсемнәре ясалган кәгазь битләре бирелә. Аларны дөрес төсләр белән буярга кирәк.

 

VII.Бәйге “Символика”

 

  1. Минзәлә  шәһәре байрагы.
  2. Татарстан республикасының байрагы.
  3. Россиянең байрагы.
  4. Казан шәһәре байрагы.

 

                                   VIII. Табышмаклар:

 

  1. Җәен урманда патша, кышын кардан да аста. (Аю)
  2. Энәсе күп- йөзләп, меңләп! Берни тегә алмый юнләп. (Керпе)
  3. Нечкә билле, келтә койрыклы. (Төлке)
  4. Кош түгел, оча,

              Ябалактан курка,

              Чикләвекне ярата,

              Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

  1. Агач башында йорты,эчендә яши җырчы. (Сыерчык)
  2. Алгы тәпие кыска,

               ул бик оста,

              Соры тунын сала да,

               Ак тунын кия кышка. (Куян)

  1. Җәй шакылдый бу чүкеч.

               Ничек чыдый бу чукеч?! (Тукран)

  1. Гелдер — гелдер, гелдер бу,

              Кызыл тәпи- кемдер бу? (Күгәрчен)

  1. Бер кошым бар: тынмый,

              Агачка өя кормый;

              Өе- җирдә, җыры- күктә. (Тургай)

  1. Ул өстенә җәй дә, кыш та

              Энәле күлмәк кия.

              Шулай да аны әнкәсе

              “Йомшагым” диеп сөя. (Керпе)

 

 Алып баручы: Командалар әзерләнгән арада, без кунакларыбыз арасында бәйге үткәрәбез. Сез экранда үсемлекләрне танырга һәм аларны кәгазьгә дөрес итеп язарга тиеш. Истә калдырыгыз- кагыйдә буенча сез безнең якта үсүче үсемлекләрне язарга тиеш. Игътибарлап карагыз!

 

Презентация “Безнең якның үсемлекләре”

 

Алып баручы: Ә, хәзер ял итү вакыты килеп җитте.

 

Музыкаль пауза

 

Ата- аналар белән гомуми бию.

 

Алып баручы: Әйдәгез сүзне жюригә бирәбез.

 

      

Алып баручы: Нинди сез булганнар! Шундый авыр биремне җиңел үтәдегез. Кызык булдымы? Бүгенге ярыш исегездә калыр дип, үзегезгә күп файдалы киңәшләр алгансыздыр дип ышынып калабыз. 

Соңгы нәтиҗә: котлаулар һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

 

Викторина «Туган як»

Следите за новостями в соцсетях

Вконтакте MAX Телеграм Одноклассники

А также подписывайтесь на канал Научно-образовательный вестник «Pedproject.Moscow» в MAX