автор: Гарифуллина Алсина Наиловна 10 «А» класс
Руководитель: Зайнуллина Алсу Шавкатовна
учитель родного языка и литературы МБОУ Алексеевская СОШ №2
«История коллективного хозяйства «Вахитова» села Степная Шентала»
Секция «Краеведение »
Научно –исследовательская работа
«История коллективного хозяйства «Вахитова» села Степная Шентала»
Выполнила: Гарифуллина Алсина Наиловна
Обучающийся 11 класса
МБОУ Алексеевская СОШ №2 ,пгт Алексеевское
Научный руководитель :
Зайнуллина Алсу Шавкатовна,
учитель родного языка и литературы,МБОУ Алексеевская СОШ №2
Казань-2022
Эчтәлек
- Кереш ……………………………………………………………………………………3
- Төп өлеш
- Илебездә күмәк хуҗалыкларның оешу тарихы……………………3
- Кыр Шонталы авылында беренче күмәк хуҗалык оешу………….4
- 1930-1940 нчы еллар тарихы…………………………………….
- Бөек Ватан сугышы елларында “Вахитов” күмәк хуҗалыгы …….5
- 1945-1960 нче еллар.
- Алдынгылар сафына баскан чор………………………………………………6
- 1971-2004 еллар авазы……………………………………………………………..7
III. Йомгаклау ……………………………………………………………………………….8
- Кулланылган әдәбият исемлеге…………………………………………………10
Кушымта ……………………………………………………………………………………..11
- Кереш сүз
Тарихта булган , бүгенге көндә язмаларда гына сакланган күмәк хуҗалыклар да бүгенге көндә якты истәлек , дөресрәге тарихның бер мизгеле булып кына саклана. Менә шушы күмәк хуҗалыкларның кайчан барлыкка килүен, аларның ничек яшәүләренең тарихын белергә теләвем мине “Кыр Шонталы авылының “Вахитов” күмәк хуҗалыгы тарихы”дигән тикшеренү эше башлап җибәрергә этәргеч булды.
Теманың актуальлеге дип мин бүгенге көндә беркем тарафыннан да “Вахитов” күмәк хуҗалыгының өйрәнелмәвен, яшь буынның бу турыда аз белүен, мәктәп музеенда да бернинди материал булмавын саныйм . Шулай итеп, эзләнү-тикшеренү эшемнең максаты – тарихи документларга, халыктан язып алынган мәгълүматларгә таянып , Кыр Шонталы авылының “Вахитов” күмәк хуҗалыгының тарихын өйрәнү. Шул максаттан чыгып, эшемдә түбәндәге бурычларны үтәргә уйладым:
- Илебездә күмәк хуҗалыкларның оешу тарихын искә төшерү .
- Кыр Шонталы авылының “Вахитов” күмәк хуҗалыгының тарихын ачыклау.
Өйрәнү объекты : Кыр Шонталы авылының “Вахитов” күмәк хуҗалыгы.
Өйрәнү предметы: Кыр Шонталы авылының “Вахитов” күмәк хуҗалыгының тарихы.
Гамәли әһәмияте: дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә куллану мөмкинлеге.
Эшне башкарганда күзәтү һәм анализ методларын кулландым.
II Төп өлеш
- Илебездә күмәк хуҗалыкларның оешу тарихы
Эшемне башлангыч өлешендә иң элек бүгенге тормыш баласы тарих китапларыннан гына белгән күмәк хуҗалыкларның кайчан оешу тарихын өйрәнеп башладым.
Күмәкләштерү , коллективлаштыру яки Колхо́з— җитештерү әйберләре уртак, анда катнашучылар җәмгыяте идарәсе астында булган һәм хезмәт нәтиҗәсе дә катнашучыларның уртак фикере ярдәмендә бүленгән, яңа эшкә җигелгән хуҗалык итү төре. Күмәк хуҗалыклар 1918 елдан барлыкка килә башлый, ләкин 1929 елдан гына массакүләм коллективлаштыру башлана. Күмәк хуҗалыкларга, нигездә, терлек-туары, яшәргә йорты булмаган, атсыз ярлылар беренчеләрдән булып кергән. Мал –мөлкәтен саклап калу, кимсетүләрдән котылу максатыннан күп кенә гаиләләр читкә киткән, калганнары берәмләп күмәк хуҗалыкларга тартылган.
- Кыр Шонталы авылында беренче күмәк хуҗалык оешу.
Безнең Кыр Шонталы авылын да колхозлашу җилләре читләтеп үтми. Беренче чорда ялгыш ирексезләп, куркытып кертү методлары кулланыла. Авылның 167 хуҗалыгы күмәк хуҗалыкка керергә карар бирәләр. Авыл халкы үзенең Болгар җирләреннән чыгуын истә тотып,күмәк хуҗалыкны “Кызыл Болгар” дип исемлиләр. Беренче рәис итеп Хисамиев Сираҗетдин сайлана.
Күмәк хуҗалыкка керүче барлык хуҗалыклар атларын, сбруйларын, җир эшкәртү коралларын тапшыралар. Ләкин 1930 нче елда газетада “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкалә чыга. Колхозга кергән кайбер халык үзләрен куркытып керткәнгә күрә , җыелып авыл советы бинасына киләләр. Халыкның кайберләре авыл советы председателена һәм башка активларга һөҗүм ясарга җыенган булалар. Шулай итеп алар күмәк хуҗалык оештыручы активлардан үч алмакчы булалар. Эчтән ишекне ачкач Кутуев Абдрахман аларга каршы чыга һәм әгәр дә берәр кеше авыл советындагы активларның берсенә генә һөҗүм ясалса да каты җавап бирәчәкләрен әйтә. Тахматуллина Нәбидә халыкны тынычландыруга керешә. Шуннан соң халык бераз тына! Валеев Гали кайтып җыелыш уздыра. Ләкин халык бу җыелыш уздырылганчы ук колхоздан үз атларын инвентарьларын ирексезләп алган булалар. Бары тик чәчү орлыклары гына амбарда кала. Шулай итеп күмәк хуҗалыкка таралу куркынычы яный. Ләкин 18 кеше колхоздан чыкмыйлар.Болар киләчәк колхозның төше булып калалар.
Алар барысы да колхоз төзүдә актив катнашалар һәм бар кешегә үрнәк күрсәтәләр.
1930 нчы елның язында күмәк хуҗалыкның исемен югары органнар тәкъдиме буенча, “Мулланур Вахитов” исеменә алыштыралар. Шул вакыттан үз теләкләре белән гариза язган хуҗалыклар гына алына башлый.
3.1930-1940 еллар тарихы
Колхоз оешкан елларда барлык хуҗалык эшләре дә ат һәм кул көче белән башкарылган. 1930 нчы елда Фордзон-Путиловец дип аталган беренче трактор кайта. Аның тракторчысы итеп Хәмидуллин Кәлим була
1930-32 нче елларда күмәк хуҗалыкта бер генә бригада булса, 1932 нче елда -2, ә инде 1935 нче елның башына 6 бригада оеша. Бу вакытта бригадирлар булып Тазеев Нуретдин, Ахметзянов Закир, Гилязов Фәттахлар хезмәт итә.
1936 елдагы отчетта колхозга кермәгән аерым хуҗалыклар 22, аларда 55 кеше тора (шуларның 30ы эшкә яраклы), 8 хуҗалык 1 елдан артык читтә яши диелгән. Димәк, авылда 22 хуҗалык колхозга кермәгән, 8 хуҗалык читтә булган. Колхоз эшендә 618 кеше катнашкан, аларның хезмәт көннәре шушы тәртиптә бүленгән . Кушымта №1:
1937 ел хисабы документларында 3 кырчылык, 2 терлекчелек, 1 яшелчәчелек бригадалары, 1 каз, 1 сарык фермалары, умартачылык, аларда эшләүчеләр күрсәтелгән. Кушымта №2.
Әкрен генә тормыш алга китә. 1930-40 еллар аралыгында ике атлар конюшние, амбарлар, каз фермасы, сарыклар өчен абзар, киптергеч төзелә. Техникага килгәндә, 1931 елдан 1941 елга кадәрге дәвердә колхозда булган яки алынган эш кораллары, инвентарьлар үзгәрешен түбәндәгечә тасвирларга мөмкин . Кушымта №3
1933 нче елда колхоз рәисе Гатин Халик торган . Кушымта № 4
1938 нчы елларда рәис итеп Хөсенов Гайса билгеләнә. 1940 елда колхозда исәптә торган 235 хуҗалыкның 79ы читкә киткән, шуларның 7се планлы рәвештә күчерелгән диелгән. 1940 елда хезмәт көннәре түбәндәгечә бүленгән . Кушымта №5
1939 нчы елда Хөсәенов Гайса урынына колхоз рәисе итеп Кутуев Габдрахман абзый билгеләнгән. Кушымта № 6 .Ул да күмәк хуҗалыкта озак тормаган. Колхоз белән җитәкчелек итәргә Вәлиев Гали бабай куелган. Шулай итеп, җитәкчеләр еш алышынып торган.
4.Бөек Ватан сугышы елларында “Вахитов” күмәк хуҗалыгы.
Авыл сугышка коллективлаштыру белән башланган реформаны төгәлләмәгән хәлдә килеп керә. “Вахитов” күмәк хуҗалыгыннан да сугышның беренче көннәреннән армиядә хезмәт итәргә яраклы барлык ирләр сугышка китәләр. Авылда хатын-кыз, бала-чагалар гына кала. Күмәк хуҗалыкның бердән-бер автомашинасы , аты сугышка тапшырыла. Сугышка киткән ирләре, туганнары , балалары урынында хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр генә кала. Озакка сузылган каты сугыш колхоз экономикасына да зыян китермичә калмый. Күмәк хуҗалык нык какшый. 1945 елның ахырына нибары 3 ат ( 1940 нчы елда 180 баш ат исәпләнгән була), күрше Сахаровка белән ике авылга 2 трактор кала. Алар да запчасть булмаганлыктан эшли алмыйлар. Җирне эшкәртү өчен халык сыер җигәргә мәҗбүр була. Колхозның күп җирләре чәчелми кала, 1945 елда бары 180 гектар җир эшкәртелә. Колхозчыларның көнкүреш дәрәҗәсе бик түбән төшә, хезмәт көненә бик аз күләмдә генә икмәк бирелә. Сугыш вакытында рәисләр булып Зәйнуллин Галимулла, Вәлиев Гали абыйлар эшли. Тракторист һөнәренә хатын-кызлар төшенә. Алар арасыннан Сахапова Фатыйма, Ахметова Газзә игътибарга лаек. Бөек Ватан сугышыннан соң колхозның күп кенә колхозчылары 1941-1945 нче елларда яхшы хезмәт иткән өчен хөкүмәт медальләре белән бүләкләнәләр. Немец илбасарлары белән сугышта авылыбызның 94 кешесе кире әйләнеп кайтмый. Аларның күбесе геройларча һәлак булдылар яки хәбәрсез югалдылар. Аларның барысы да диярлек колхоздан киткән колхоз членнары булганнар. Сугыштан соң демобилизация белән кайтучы колхозчылар беренче көннәреннән үк җиң сызганып, колхоз хуҗалыгын торгызу һәм үстерү эшенә керешәләр. Алар арасында орден һәм медальләр белән кайтучылар да була. Алар: Кутуев Имам- “ Кызыл йолдыз”- 3 медаль , Сайфутдинов Имам- “ Кызыл йолдыз”- 2 медаль, Хаматгалеев Нургали- Ватан сугышы ордены , медаль һәм башка фронтовикларны санап үтәргә була.
- 1945-1960 нче еллар.
Бөек Ватан сугышыннан соң, сугыш елларында артта калган авыл хуҗалыгын торгызу һәм үстерү өчен колхозчыларга бик зур көч куярга туры килә. “Вахитов” колхозында чәчелми яткан җирләрне эшкәтергә, терлекләр санын арттырырга кирәк була. Шулай итеп, 1945 елның сентябрендә Зәйнуллин Г. эшеннән алынган, аның урынына колхоз рәисе итеп Гатин Нуретдин (1911 елгы, 4 кл. белемле) куелган . Ул да җимерелеп, таркалып, хәлсезләнеп беткән колхозны аякка бастыра алмаган. Кушымта №7 1947 нче елның 12 нче февраленнән күмәк хуҗалыкның рәисе итеп Хөсәенов Ширияз алыштырылган. Язгы чәчү аның җитәкчелегендә башкарылган. Ләкин икмәк тапшыру планы үтәлмәү сәбәпле ул да 1948 нче елның башында эшеннән алына.
1947-51 нче еллар аралыгында Сайфутдинов Имам эшләгән елларда күмәк хуҗалыкны торгызу өчен иң авыр еллар була. Бу елларда төп бурыч итеп чәчелми калган җирләрне чәчү бурычы куела. Моның өчен күмәк хуҗалыкның техникасы да, орлыгы да булмый. Алар орлык алу хисабына күрше “Тельман” күмәк хуҗалыгына барып эшлиләр һәм эш хакы итеп 300 центер орлык алуга ирешәләр. 1948 нче елда “Вахитов” күмәк хуҗалыгының 500 гектар җире эшкәртелеп чәчелә ( 1947 нче елда бары 180 га гына чәчелгән була). 1949 нчы елда хөкүмәттән ссуда алып, орлыкны төрле районнардан күтәреп һәм кечкенә чаналар белән ташып, 930 гектар җирне чәчү бәхетенә ирешәләр, 1019 га җир буш кала. Җирләр чәчелсә дә, терлек үсеше әкрен бара. 1945- 50 нче елларда бер генә дә терлек асрау объекты төзелми. Бу вакытта күмәк хуҗалыкта 158 хуҗалык, 702 кеше исәпләнгән. Эшкә сәләтле 110 ир-ат, 181 хатын-кыз булган.
1941-1949 нче елларда колхоз хезмәт көненә тиешенчә ашлык бирә алмый, ләкин 1951 елда 1,5 исәбеннән рассчет ясала.
Галиев Гали рәислек ( 1951 нче елның июлендә рәис итеп билгеләнә) иткән 1951-1960 нчы елларда күмәк хуҗалыгының үсеше кызу темплар белән алга китә. Моңа бер яктан дөрес җитәкчелек итү сәбәп булса , икенче яктан бу чорда хөкумәтнең авыл хуҗалыгын ныгыту һәм үстерү өчен чыгарган карарлары, булышлыгы ярдәм иткән. Авыл хуҗалыгы машиналары бурычка колхозларга тапшырыла. Натурлата түләү бетерелә. Колхозлардан авыл хуҗалыгы товарлары сатып алына башлый. Төзү материаллары алу өчен делянкалар бүлеп бирелә.
1953 нче елдан хөкүмәт тарафыннан да ташламалар ясала. Ит, сөт, йомырка, бәрәңге салымнары түләү бөтенләй бетә. Авыл хуҗалыгы налогы кими.
Колхозда елдан-ел терлек саны арттырыла, алардан алган керем дә арта. Мондый нәтиҗәләр 1959 елдагы район күрсәткечләрендә дә яхшы чагыла Кушымта№ 8
Шул елдагы «Доска почета» дигән рубрикада һәр сыердан көненә 8 л һәм күбрәк сөт савып алучыларны район Мактау тактасына кертү турындагы КПСС РК бюросы һәм райсовет БК карары игълан ителгән. Анда безнең авылның савымчылары да күрсәтелгән. Кушымта № 9. Күренгәнчә, Вахитов колхозы савымчыларының нәтиҗәләре, башкаларныкыннан югарырак. 1959 елның 20нче маена бирелгән сводкада да Вахитов исемендәге хуҗалыкның дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктлары тапшыру күрсәткечләре күрсәтелә Кушымта № 10
Күренгәнчә, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык районда дәүләткә ит тапшыру буенча 2 нче, сөт тапшыру буенча 1нче, йомырка тапшыру буенча 2 (колхозлар арасында – 1нче) урынны алып торган. Бу инде аның тотрыклы икътисадый хәлен чагылдырган.
1959 елның 2нче июнендә Кыр Шонталасы авылында зур вакыйга – район терлекчеләренең семинары уздырылган. Күмәк хуҗалыкның икътисадый хәле белән хуҗалык рәисе Г.Галиев таныштырып йөргән. Кунаклар, экскурсиядән соң, клубта фикер алышканнар, Казан ветеринария институты фәнни хезмәткәре Айзатуловның «Эремөгезле терлекләрне тәрбияләү, авыруларны булдырмау турында»гы лекциясен тыңлаганнар һәм соңыннан нәфис фильм караганнар. Бу вакыйга «Животноводам есть чему поучиться» дигән мәкаләдә бәян ителгән Кушымта № 11.
1960 нчы елда колхозның акча креме 2 500 000 була. “Вахитов” күмәк хуҗалыгы миллионер колхозлар сафына баса.
1959 нчы елда авыл халкы өйләренә, фермаларга электр кертелә, авылда радио эшли башлый. Мәдәният, көнкүреш дәрәҗәсе күтәрелә. Колхозчыларның хезмәт хаклары арта. Бу тәртип терлекчелек продуктлары алуны бермә бер арттыра. Хезмәт көннәренә ашлык бирелә “М. Вахитов” күмәк хуҗалыгы районда алдынгы колхозлар рәтенә баса. Күп тапкырлар күчмә Кызыл байрак аның кулында тора. Почет грамоталары белән бүләкләнә.
- Алдынгылар сафына баскан еллар
1961-77 нче елларда күмәк хуҗалыкның җитәкчесе итеп Ахметов Нургали эшли. Бу чорда колхоз экономикасы туктаусыз үсеш алуын дәвам итә.
Күмәк хуҗалык картларына һәм инвалидларга пенсия түләнә башлый. 1961 нче елга кадәр хезмәт көннәре язылып килсә, 1965 нче елдан акчалата һәр ай саен 12 сум түләнә. Колхозның шактый хезмәтчәннәре дәүләт бүләкләренә.
- 1971-2004 еллар авазы
1977-2004 еллар аралыгында “Вахитов” күмәк хуҗалыгының рәисе итеп Киямов Нургазиз Вәгыйзь улы билгеләнә. 1979-80 дә колхоз берничә мәртәбә КПСС Үзәк Комитет, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк Комитетның Мактау грамоталары, СССР һәм ТАССР ВДНХлары дипломнары белән бүләкләнә. “Вахитов” күмәк хуҗалыгы байый, республикада күләмендә зур уңышларга ирешкән, зур масштаблы һәм чыгымлы төзелешләр кора.
2004 нче елдан Рамил Гайсин җитәкли. Бу елларда да “Вахитов” күмәк хуҗалыгы нык яшәгән еллардагыдан ким куймады. Шулай да, чор агымына каршы калу мөмкин түгел иде. 2006 да хуҗалык «Кыр Шонталысы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп үзгәртелде һәм соңында, бернәрсә булмагандай , юкка чыкты.
Бүгенге көндә авылыбыз халкы югалып калмады. Киредән аерым хуҗалыклар калкып чыкты. Авылыбыз халкы тырыш , гади һәм башимәс.
III. Йомгаклау.
Йомгаклап шуны әйтергә була : эш барышында алдыма куйган максат һәм барлык бурычлар да чишелде. Мин фәнни — тикшеренү эшем буенча әдәбият кулландым, өлкән буын кешеләреннән , Казанда яшәүче , туган ягыбыз тарихы белән кызыксынучы Галим абый Хисамиев белән очраштым, мәгълүмат тупладым, массакүләм информация чараларын файдаландым, фотоматериаллар җыйдым. Архив материаллары кушымта рәвешендә урнаштырылды. Анда шулай ук “Вахитов” күмәк хуҗалыгынң паспорты куелды.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була : без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Без “Вахитов” күмәк хуҗалыгының тормышын әле тагын да тирәнрәк өйрәнербез. Аның аерым күренекле кешеләре турында да күбрәк мәгълүмат тупларбыз.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
- Гатин Х.Х. “ Тал-тирәкле Шонтлалым”. Казан, 2007 .
- Татарстан Республикасы Милли архивы материаллары
- “Туган якны өйрәнү” музее материаллары.
- Хисмиев Г.Г. “Кыр Шонталы авылы тарихы: мәчетләр һәм дин әһелләре.Казан, 2015
- Хисмиев Г.Г. “Кыр Шонталы авылы тарихы: михнәтле еллар”. Казан,2016
Кушымта №1
| Эш көне күләме | 12-16 яшьлек яшүсмерләр | ир-атлар | хатын-кызлар | барлыгы |
| минималь х.к.үтәмәүчеләр | — | 22 | 22 | 44 |
| 50гә кадәр үтәүчеләр | 74 | 51 | 67 | 192 |
| 51-100 х.к. | 6 | 25 | 32 | 63 |
| 101-200 х.к. | 3 | 59 | 77 | 139 |
Кушымта №2
| Бригада | Бригадир | ир-атлар | хатын-кызлар | 12-16 яшлек яшүсмерләр | барлыгы |
| 1нче кыр. бр. | Гатауллин | 17 | 30 | 6 | 53 |
| 2нче кыр.бр. | Гатин Н. | 25 | 24 | 9 | 58 |
| 3нче кыр.бр. | Габидуллин Т. | 21 | 28 | 7 | 56 |
Кушымта № 3
| техника, җиһазлар\еллар | 1.01.1932 | 1.01.1934 | 1.01.1937 | 1.01.1940 | 1.0.1941 |
| автомашина | 1 | 1 | 1 | ||
| 1 һәм 2 төрәнле (лемехлы) сабан | 20 | 20 | 22 | 22 | 22 |
| тимер һәм зиг-заг тырма | 28 | 28 | 30 | 31 | 30 |
| атлы культиватор | 1 | 2 | 10 | 10 | 10 |
| сызма сука (пропашник) | 1 | 2 | |||
| җилгәргеч (веялка) | 1 | 1 | 2 |
Кушымта №4
Кушымта №5
| Эш көне күләме | 12-16 яшьлек яшүсмерләр | ир-атлар | хатын-кызлар | барлыгы |
| 1 көн дә эшләмәүчеләр | — | — | 9 | 9 |
| 50гә кадәр үтәүчеләр | 23 | 32(+5) | 19(+17) | 96 |
| 51-100 х.к. | 24 | 15 (+3) | 19 (+6) | 67 |
Кушымта №6
Кушымта№ 7
1946 елның 21нче мартына Алексеевск районы буенча дәүләткә терлекчелек продуктларын тапшыру буенча белешмә 28.03.1946.
| Авыл советы | Продукт тапшыру буенча тоткан урын | ||
| ит | сөт | йомырка | |
| Солонцово | 1 | 21 | 11 |
| Сабакайка | 2 | 10 | 17 |
| Березова Гривня | 11 | 25 | 19 |
| Масловка | 12 | 8 | 13 |
| Түбән Тигәнәле | 13 | 24 | 15 |
| Новоспасск | 14 | 11 | 7 |
| Кыр Шонталасы | 15 | 12 | 4 |
| Войкино | 16 | 17 | 21 |
| Караваево | 17 | 22 | 28 |
| Кыркул | 18 | 16 | 14 |

