автор: Мустафина Гулюза Бариевна
учитель биологии и химии МБОУ «Нусинская ООШ» Арский муниципальный район Республики Татарстан
«Яшь эколог» түгәрәге дәрестән тыш эшчәнлеге аша укучыларга экологик тәрбия бирү
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
«Носы төп гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Тема: Укучыларга “Яшь Эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге аша
экологик тәрбия бирү
Эшне башкарды: Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
«Носы төп гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
югары квалификацион категорияле биология
укытучысы Мостафина Гөлүзә Барый кызы,
«Носы төп гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
югары квалификацион категорияле география
укытучысы Григорьева Лена Ильясовна,
«Носы төп гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
тарих укытучысы Төхфәтуллина Рәзинә Радик кызы
2024
Проектның кыскача аңлатмасы
Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз сыйфатсыз, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында. Бу һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.
3.Проектның кирәклеген нигезләү (актуальлеге)
Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик белемнәрне тиешле дәрәҗәдә бирүгә китерә. Тормышыбызны һәрьяклы демократияләштерү, экономик реформаларны тирәнәйтү җәмгыятьтә кешенең табигатькә карашын үзгәртә, аның экологик интересларын экономикага булган таләпләре белән беррәттән куя һәм кешедә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен үстерә һәм арттыра. Соңгы елларда белем бирү оешмаларында экологик белем һәм тәрбия бирүгә игътибарны арттырырга тырышалар.
Мәктәпкә традицион булган классларда дәрес бирү системасы экологик белем һәм тәрбия бирүне алга җибәрергә этәргеч була алмый. Экологик тәрбия комплекслы рәвештә булырга үз эченә күп төрле форма һәм алымнарны кертергә тиеш. Бик күп белем бирү оешмаларында Экология фән буларак укытылмый. Әлеге дәрестән тыш эшчәнлек укучыларда экологик белем һәм күнекмәләр булдыруда һәм экологик культура булдыруда мөһим роль уйный.
Проблема: Берничә дистә еллар буена, күп кенә милли традицияләр юкка чыгу белән беррәттән, халык экологиясенә карата да игътибар кимеде, ә бу инде, үз чиратында, табигатьтә кеше тарафыннан тискәре йогынтының артуына китерде. Укучыларда экологик культураның кимүе күзәтелә. Мәктәпнең иң мөһим бурычының берсе — балаларның танып-белүен, кызыксынуларын үстерү.
Проблеманың барлыкка килү сәбәпләре:
- Мәктәпләрдә экология фәне укытылмавы.
- Булачак һөнәргә юнәлеш юк.
- Әти-әниләрнең бала белән бу юнәлештә шөгыльләнергә теләмәве, яки вакыты җитмәве.
- Телефоннарның, интернет челтәрләренең тискәре йогынтысы.
- Проектның максаты:
әйләнә-тирәне яратучы, аңа сакчыл караучы социаль яктан актив, гуманлы иҗади шәхес тәрбияләү
Бурычлары:
— туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү;
— табигать күренешләре һәм бәйләнешләре турында күзаллауларны киңәйтү һәм системалаштыру;
— экологик белемнәрне пропагандалау.
Проектны тормышка ашыру нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары:
“Укучыларга “Яшь Эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге аша экологик тәрбия бирү” проектының нәтиҗәлелек критерийлары проектның уңышлы булуын һәм аның белем бирү учреждениесе өчен әһәмиятен ачыкларга мөмкинлек бирә.
— Проектның күләме.
— Проектта катнашучыларның үз эшчәнлекләре белән канәгатьлеге.
— Балаларның белем алу өлкәсендәге шәхси казанышлары.
— Белем алу өлкәсендә сыйныф коллективларының казанышлары.
— Укучыларның социаль һәм коммуникатив компетентлыкларына ия булуы.
— Белем бирү учреждениесенең имиджын формалаштыру.
— Укытучы шәхесен үстерү.
Тискәре нәтиҗәләрен фаразлау һәм аларны коррекцияләү:
- Информация туплау өчен Интернет челтәрдән еш файдалану.
Коррекция: укучыларны мәгълүмат эзләүгә генә түгел, ә табылган материалны анализлауга да кызыксындыру.
* Мәгълумати технологияләрнең сәламәтлеккә зыяны.
Коррекция: компьютер артында дөрес утырту буенча гигиена киңәшләрен һәм яшь буенча вакытлыча чикләүләрне үтәү; компьютер ярдәмендә дәресләрне дөрес итеп төзү; күзләрнен аруын кисәтү һәм мускул киеренкелеген бетерү өчен күнегүләр башкару.
- Балаларның тиз аруы.
Коррекция: динамик паузалар үткәрү, төрле эш төрләрен чиратлаштыру.
* Интернет челтәрендә һәм электрон чыганакларда сыйфатсыз, дөрес булмаган мәгълүмат булу.
- Проектның төп эчтәлеге
Проект эшчәнлегенең төрләре: — гамәли эзләнү, әңгәмәләр, очрашулар, кичәләр, эзләнүләр, күргәзмәләр, кара – каршы сөйләшүләр, экскурсияләр, , буклет ясау, уен дәрес, дәрес презентация, телдән журнал.
Проектның үтәлү вакыты: 2023-2024 нче уку елы
Проектның үтәлү урыны: Арча муниципаль районы МБГБУ “Носы төп мәктәбе”
Тәкъдим ителә торган программа үзенең актуальлеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул экология буенча белемнәрне арттыру, эзләнүчәнлекне, интеллектлылыкны үстерү, иҗади сәләтне ачуны да үз эченә алган.
Гипотеза— экологик тәрбия юнәлешендәге дәретән тыш эшчәнлек укучыларның экологк культурасын, экологик үзаңын үстерүгә ярдәм итә.
Тикшеренү объекты — мәктәптә экологик тәрбия бирү.
Эзләнү предметы – экологик тәрбия бирү юллары һәм формалары.
Проект эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше:
— туган илгә, җиргә хөрмәт, мәхәббәт, Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү;
— укыту –тәрбия эше: белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту;
— буш вакытларны җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгылләнеп үткәрү.
Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы:
Биология укытучыларына кулланма материал була алуында.
- Ресурслар
| Шартлары | Кирәкле | Бар | Чыганаклары | Үтәлү вакыты |
| Норматив- хокукый:
1. ФДБС 2. Төп белем бирү программасы. 3. Предмет буенча программа |
+ | Методик ярдәмлекләр Китаплар
Интернет |
Уку елы дәвамында | |
| Материаль-техник:
1. компьютер 2. проектор 3. магнитофон 4. интерактив такта |
+ | Уку елы дәвамында | ||
| Кадрлар:
1. мәктәп директоры 2. укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарлары 3. Укытучылар |
+ | Уку елы дәвамында | ||
| Фәнни-методик:
1. методик кулланмалар 2. сценарийлар |
+ | Уку елы дәвамында |
- Проектның максатчан төркеме: МБГБУ “Носы төп мәктәбе” 5 нче сыйныф укучылары.
Проект өстендә эшләүнең чыганаклары:
Вакытлы матбугат, шул исәптән: махсус әдәбият (методик, фәнни — популяр, публицистик, әдәби), Интернет; медиатека, семинарлар, конференцияләр, лекцияләр, тәҗрибә уртаклашу буенча чаралар, мастер-класслар, белемне күтәрү курслары.
Дәрестән тыш эшчәнлек укучыларны, педагогларны һәм ата-аналарны бердәм коллективка берләштерергә тиеш.
* Оештыру шартларын тәэмин итү (проектны тормышка ашыру буенча иҗади төркем булдыру, эшчәнлекнең яңа эчтәлеген, методларын, формаларын һәм алымнарын эшләү)
* Проектны тормышка ашыру өчен кирәк булган мәгълүматны җыю, эшкәртү, анализлау.
* Мәсьәләләрне хәл итү, фән укытучыларының булган позицияләрен үзгәртү, проектны тормышка ашыру белән шөгыльләнүче укытучыларны өчен шартлар булдыру.
* Норматив-хокукый шартлар белән тәэмин итү (регламентлаучы характердагы документлар әзерләү).
* Фәнни-методик шартларны тәэмин итү. Проектны тормышка ашыруның фәнни-методик тәэмин ителешен булдыру: дәрестән тыш эшчәнлек буенча программа эшләү; төрле методик белешмәлекләр һәм рекомендацияләр; чаралар сценарийлары; әзер чаралар белән дидактик ресурслар.
* Проектта катнашучылар өчен рефлексив киңлек булдыру.
* Укытучыларда педагогик компетенцияләр булу (укытучы тарафыннан шәхси-ориентлашкан укыту, ИКТ, проект методикасы, төркем һәм индивидуаль эш формалары, психология һәм укучыларның яшь үзенчәлекләрен белү).
- Проектны тормышка ашыру этаплары:
Эзерлек этабы. информационно-аналитик эшчәнлек, бирелгән тема буенча материал туплау, максат һәм бурычларны ачыклау
Төп этап.
— Эшчәнлекне планлаштыру.
— реализация
Йомгаклау этабы.
— Проектны тормышка ашыру буенча нәтижәләр ясау, йомгаклау.
Проектнын төп эчтәлеге
| № п/п | Эш төре | Срогы | Нәтиҗә |
| Әзерлек этабы | |||
| 1. | Проблеманы өйрәнү | Август | |
| 2. | “Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге программасын төзү | Август | “Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге программасы |
| Төп этап | |||
| 1 | Үсемлекләрнең яшәү формалары | Сентябрь | Тикшерү эше:
1) «Агачларның яшен билгеләү”. 2) “Үсемлекләрнең гомер озынлыгына тәэсир итүче шартларны билгеләү “. |
| 2 | Экскурсия. «Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә фенологик күзәтү.» | Октябрь | Үсемлекләр дөньясындагы көзге үзгәрешләрне күзәтү, фотога төшерү |
| 3 | Матурлык – янәшәдә | Ноябрь | Табигать фотоларыннан күргәзмә ясау |
| 4 | Дару үсемлекләре. | Ноябрь | Носы җирлегенең дару үсемлекләре электрон каталог төзү |
| 5 | Носы җирлегенең сирәк калган үсемлекләре | Декабрь | Телдән журнал “Кеше, уйлан кабат, кабат” |
| 6 | Кошлар – безнең дусларыбыз | Декабрь | Табигый материаллардан кошларга җимлекләр ясау |
| 7 | Биоиндикаторлар | Январь | Лишайниклардан гербарийлар ясау |
| 8 | Арча районы табигый һәйкәлләре белән танышу | Февраль | Онлайн сәяхәт |
| 9 | Су – син тормышның үзе | Март | “Чишмә” рейдын үткәрү |
| 10 | Җиребез ярдәм сорый | Апрель | Бөтендөнья Җир көненә “Яшь эрудитлар” бәйгесе |
| 11 | Экологик десант | Апрель | Экологик өмәдә катнашу |
| 12 | Носы җирлегенең экологик проблемалары | Апрель | Эш группалары төзү,проект эшләү |
| 13 | Шушы яктан, шушы туфрактан без | Апрель | Проектны яклау |
| 14 | Носы җирлегенең Кызыл китабын төзү | Май | Төркемнәрдә эш |
| 15 | Әйтер сүзем бар | Май | Носы җирлегенең Кызыл китабын тәкъдир итү |
| Нәтиҗә ясау этабы | |||
| 1 | Башкарган эшкә анализ ясау | Июнь | Анкета үткәрү |
| 2 | Методик берләшмәдә чыгыш ясау | Июнь | Проект буенча чыгыш |
- Көтелгән нәтиҗәләр:
Укучылар өчен:
- Укучыларда экологик культура булдыу.
- Табигатьтә һәм көндәлек тормышта беренчел экологик куркынычсызлык тәрбиясе күнекмәләре бирү
- Укучыларның эзләнү-танып белү эшчәнлеге киңәю.
- Укучыларда әйләнә-тирәгә һәм үзләренең сәламәтлекләренә карата җаваплылык хисе арту
- Укучыларның табигый объектлар белән гади һәм катлаулы тәҗрибәләр үткәреп , үзләре өчен файдалы белемнәр туплауларына ирешү.
- Укучыларда табигатькә һәм табигый объектларга карата миһырбанлылык, тәрбияләү һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау.
Педагоглар өчен:
- Экологик тәрбия бирү эшенең эчтәлеген яңарту.
- Дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда файдалану өчен сценарийлар, методик материаллар, фотоматериаллар, проектлар, фәнни – тикшеренү эшләре туплау.
- Проектның киләчәк үсеше перспективалары
5 нче сыйныф укучылары “Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлегендә теләп шөгыльләнәләр. Эшчәнлек барышында укучылар бик теләп фәнни – тикшеренү эшләре башкаралар, экологик мониторингта катнашалар. Ел дәвамында Бөтенрәсәйкүләм, республикакүләм акцияләрдә катнашу укучыларның экологик культурасын үстерүгә ярдәм итәр дип уйлыйм. Даими рәвештә төрле экорейдлар үткәрү, укучылар инициативасы белән өмәләр үткәрү күздә тотыла. Укучылар белән җирлегебезнең, районыбызның экологик проблемаларын чишү юлларын өйрәнербез. Табигатьтә үзләрен тоту культурасы, үзләренең гамәлләренә җаваплылык арттыр дип ышанам..”Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлегендә шөгыльләнү укучыларның экологик культурасын, экологик үзаңын үстерүгә ярдәм иттәме дигән сорауга, әти-әниләр дә, укытучылар да уңай җавап бирде. Димәк, проектны алдагы уку елларында да дәвам итәргә кирәк. Киләчәктә 6-9 нчы сыйныфлар өчен “Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлеге программасы төзүне үз алдыма бурыч итеп куям.
Кушымта
“Яшь эколог” дәрестән тыш эшчәнлегенең эчтәлеге
Бүлек 1. Үсемлекләр – табигать бизәге. (11сәгать)
Кереш. Үсемлекләрнең яшәү формалары. Үсемлекләрнең тереклеге. Үсемлекләрнең табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле. Матурлык – янәшәдә. Дару үсемлекләре. Агулы үсемлекләр. Носы җирлегенең сирәк калган үсемлекләре. Экскурсия. “Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә фенологик күзәтү.” Проект “Биоиндикаторлар”
Бүлек 2. Хайваннар экологиясе. (10 сәгать)
Хайваннарның күптөрлелеге . Яшәү тирәлеге. Туклану чылбыры. Хайваннар дөньясы һәм аларның кеше тормышындагы роле. Кошлар – безнең дусларыбыз. Кошлар ашханәсе. Кызыклы орнитология .Зоопарклар. Тыюлыклар. Милли парклар. Арча районы табигый һәйкәлләре белән танышу. Сирәк калган һәм саклауга мохтаҗ хайваннар. Проект “Алар саклауга мохтаҗ”.
Бүлек 3. Табигать язмышы – безнең язмышы (14сәгать).
Су – син тормышның үзе. Чишмәләр – Җир ананың күзләре. Суның химик составын өйрәнү. Җиребез ярдәм сорый. Экологик десант. Урман – безнең планетабызның яшел үпкәләре. Носы җирлегенең экологик проблемалары. Шушы яктан, шушы туфрактан без. Носы җирлегенең Кызыл китабын төзү. Әйтер сүзем бар.
Календарь – тематик планлаштыру
| № | Өйрәнелә торган бүлек, дәрес темасы | Кол – во часов | Эшчәнлекнең төп формалары һәм төрләре | Дата | |
| План | Факт | ||||
| Бүлек 1. Үсемлекләр – табигать бизәге. (11сәгать) | |||||
| 1 | Кереш. Үсемлекләрнең яшәү формалары | 1 | Парларда эш,
“Биологик лото” уены |
||
| 2 | Үсемлекләрнең тереклеге | 1 | Тикшерү эше «Агачларның яшен билгеләү”. Үсемлекләрнең гомер озынлыгына тәэсир итүче шартларны билгеләү . Викторина “Рекордсмен үсемлекләр” | ||
| 3 | Үсемлекләрнең табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле | 1 | Викторина «Могҗизалар кыры», Табигать остаханәсе “Көзге букетлар конкурсы” | ||
| 4 | Экскурсия. «Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә фенологик күзәтү.» | 1 | Үсемлекләр дөньясындагы көзге үзгәрешләрне күзәтү, фотога төшерү | ||
| 5 | Матурлык – янәшәдә | 1 | Табигать фотоларыннан күргәзмә ясау | ||
| 6 | Дару үсемлекләре. | 1 | Төркемнәрдә эш, дару үсемлекләре турында электрон каталог төзү | ||
| 7 | Агулы үсемлекләр | 1 | Презентаця карау, агулы үсемлекләр катологын ясау. | ||
| 8-9 | Носы җирлегенең сирәк калган үсемлекләре | 2 | Телдән журнал “Кеше, уйлан кабат, кабат” | ||
| 10-11 | Проект “Биоиндикаторлар” | 2 | Парларда эш, проектны эшләү, яклау | ||
| Бүлек 2. Хайваннар экологиясе. (11 сәгать) | |||||
| 12 | Хайваннарның күптөрлелеге | 1 | «Хайваннар дөньясына сәяхәт» презентация карау. | ||
| 13 | Яшәү тирәлеге.
Туклану чылбыры. |
1 | Рольле уен «Туклану чылбыры»
Рәсемнәр конкурсы «Яшәү тирәлеге». |
||
| 14 | Хайваннар дөньясы һәм аларның кеше тормышындагы роле. | 1 | КВН «Безнең дүрт аяклы дусларыбыз». | ||
| 15 | Кошлар – безнең дусларыбыз | 1 | Табигый материаллардан кошларга җимлекләр ясау | ||
| 16 | Кошлар ашханәсе | 1 | Фикер алышу, | ||
| 17 | Кызыклы орнитология | 1 | Төркемнәрдә эш,
КВН |
||
| 18 | Зоопарклар. Тыюлыклар. Милли парклар. | 1 | Видеофильм «Заповедники и национальные парки». Фикер алышу | ||
| 19 | Арча районы табигый һәйкәлләре белән танышу | 1 | Парларда эш,
Онлайн сәяхәт |
||
| 20 | Сирәк калган һәм саклауга мохтаҗ хайваннар | 1 | Төркемнәрдә эш,
Телдән журнал |
||
| 21-22 | Проект “Алар саклауга мохтаҗ” | 2 | Төркемнәрдә эш,
Проект эшләү һәм яклау |
||
| Бүлек 3. Табигать язмышы – безнең язмышы (14сәгать). | |||||
| 23 | Су – син тормышның үзе | 1 | Бөтендөнья су көнен билгеләп үтү | ||
| 24 | Чишмәләр – Җир ананың күзләре | 1 | Чишмәләрне чистарту буенча экологик десант | ||
| 25 | Суның химик составын өйрәнү | 1 | Тикшеренү эше “Суның химик составын өйрәнү” | ||
| 26 | Җиребез ярдәм сорый | 1 | Бөтендөнья Җир көненә “Яшь эрудитлар” бәйгесе | ||
| 27 | Экологик десант | 1 | Экологик өмәдә катнашу | ||
| 28 | Урман – безнең планетабызның яшел үпкәләре | 1 | Урман утырту акциясендә катнашу | ||
| 29-31 | Носы җирлегенең экологик проблемалары | 3 | Эш группалары төзү,проект эшләү | ||
| 32 | Шушы яктан, шушы туфрактан без | 1 | Проектны яклау | ||
| 33 — 34 | Носы җирлегенең Кызыл китабын төзү | 2 | Төркемнәрдә эш | ||
| 35 | Әйтер сүзем бар | 1 | Носы җирлегенең Кызыл китабын тәкъдир итү | ||

