автор: Ахметова Гульназ Валериянтовна

Заместитель директора по воспитательной части ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ОВЗ»

Сценарий на праздник День Победы в школе

 

Җиңү бәйрәме концертына сценарий 

(2022)

 

Хәтердән уела күп нәрсә

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

 

Хәерлекөн, Хөрмәтле авылдашлар! Бүген җиңү көне! Илебездә зур бәйрәм! Бүгенге концертыбызны илебезнең иминлеге хакына гомерләрен куркыныч астына куйган сугыш ветераннарына, үзләренең тырыш хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан тыл батырларына багышлыйбыз. Быелгы яз безгә Җиңү көнен 77 нче тапкыр бүләк итә. Илләребез имин булсын, аяз күк йөзендә тынычлык теләп, бары кошлар очсыннар! Бүгенге бәйрәм концерты сезгә кәеф күтәренкелеге бүләк итсен, хөрмәтле авылдашлар! Димәк, без башлыйбыз! Котлау өчен сүз Мәгариф бүлеге җитәкчесе Хабибуллина Лилия Ягъдиевнага бирелә.

Котлау өчен сүне авыл срветы рәисе КИЯМЕТДИНОВ РӨСТӘМ ШӨЙХУЛЛА УЛЫНА бирәбез.

Котлау өчен сүз Түбән Табын авыл җирлегенең ветераннар советы башлыгы  АХТЯМОВ РАСИХ ГАЛИМҖАН УЛЫНА бирелә.

 

Бүген Ватан, бурыч төшенчәләрен чын мәгънәсе белән аңлаган, туган иленең язмышына битараф булмаганнар өчен зур бәйрәм! Илебезнең миллионлаган батыр ул-кызлары безнең бүгенге матур тормышыбыз өчен гомерләрен биргәннәр. Аларның батырлыклары безнең йөрәкләрдә сакланыр. Безнең хәтер-халык язмышы! Зәңгәр күктә балкып Кояш чыкса да, болытлар куерып, яшен яшьнәтеп, яңгырлар явып үтсә дә, сөенеп, тыныч тормышыбызга шөкер итеп яшик! Һәм бүгенге концертта безгә шушы көнне бүләк иткән газиз әби-бабаларыбызга рәхмәт әйтеп, дан җырлыйбыз! Бүгенге матур җырларыбыз, дәртле биюләребез, матур көйләребез аларның рухына дога булып барып ирешсен иде! Җылы алкышларыгыз белән каршы алыгыз! Сезнең алда “Курайчылар ансамбле”

 

КУРАЙЧЫЛАР АНСАМБЛЕ

Туган як ул һәрвакытта — газиз Ватаның.

Туган якта кендек каны ата-анаңның. 

Туган якта яшәүче ул — бәхетле кеше.

Туган телдә сөйләшүче якын күршеләр.

Сине сәламләп китүче таныш белешләр.

Туган якны, туган телне онытма, кеше!!!

 

Инде бүгенге матур, мәгънәле җырларыбыз сезнең хөрмәткә яңгырый, кадерле авылдашлар! Теләкләребез дә изге: җир шарында сугышлар булмасын иде! Һәр гаиләдә балаларның шатлыклы көлү авазлары һәрчак яңгырап торсын иде! Ә без бүгенге очрашуны матур җырларыбыз белән дәвам итәбез! Сәхнәдә автор башкаручы  Адель        Мубараков

“Мөслимем”

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 77 ел тула. Ләкин, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас, алар йөрәгендә сугышкалдырган яра мәңге төзәләсе түгел. 4 ел сугыш. 1418 көнгә тиңсез халык батырлыгы. 1418 көн җимереклек, кан һәм үлем, авыртулар һәм югалтулар, иң яхшы ул һәм кызлар һәлак була. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 142 кеше китте. 

Әйдәгез, без дә сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны 1 минут тынлык белән  искә алыйк.

1 МИНУТ ТЫНЛЫК

Метроном тавышы.

 

Гөлнар Минниханова башкаруында 

“Кыр казлары” шигыре

 

Зәңгәр күктә ак болытлар йөзә. Кояш тора сихри елмаеп.

И ходаем, кирәк түгел безгә сугыш, таннар атсын һәркөн сызылып! 

Әниләрнең чәче агармасын безнең кайгы белән бу җирдә.

Сугышлардан азат итсен Раббем! Яшьнәп яшик әле без бергә!

 

Инде бүгенге матур, мәгънәле җырларыбыз сезнең хөрмәткә яңгырый, кадерле авылдашлар! Теләкләребез дә изге: җир шарында сугышлар булмасын иде! Һәр гаиләдә балаларның шатлыклы көлү авазлары һәрчак яңгырап торсын иде! Ә без бүгенге очрашуны дәртле биюләребез белән дәвам итәбез! Сәхнәдә Зилия Ленар кызы  җитәкчелегендәге «Матурлык» бию төркеме балалары! 

 

Матурлык бию төркеме башкарыуында 

“Татар халык бию”

 

Халык бәйрәм итә! Яз төренгән янар комачка.

Жир чәчәкләр тезгән күкрәгенә, йөз балкытып карый кояш та, 

Булыр икән кешеларнең анадан туган көне.

Жиңү көне-бу дөньяның яңадан туган көне.

 

Ватаныбыз бүгенге көн өчен бик күп улларын һәм кызларын югалта. Без аларны бүген олы хөрмәт белән искә алабыз. Без 21 гасыр балалары-Киләчәгебезнең тыныч, бәхетле булуын телибез. Хәзер сезнең алда чыгыш ясаячак балалар — безнең киләчәк буыныбыз! Ә киләчәгебез матур, өметле! Монын шулай икәнен хәзер сез, әлбәттә, үзегез дә күрерсез! Димәк, сезнең алда Гөлназ Фирдәвес кызы җитәкчелегендәге “Кашыкчылар ансамбле”  Кадерле авылдашлар, балаларыбызны жылы алкышлар белән каршы алыйк!

 

“Кашыкчылар ансамбле”

 

Нафиков Фатих башкаруында шигырь

 

Рәхмәт,Фатих. 

Күгебез зәңгәр, кояшлы, айлы, җиребез тыныч, гүзәл. Күпме корбаннар бәрабәренә яуланган матур тормышның кадерен белеп яшәргә дә яшәргә безгә. Аллага шөкер, бәхетле чорда яшибез, балаларыбыз якты мәктәпләрдә белем ала, яшәгән туган жиребез дә елдан-ел матурлана, төзекләнә. Сәламәтлектән аермасын Ходай! Язмыш һәркемгә мәрхәмәтле булсын дигән изге теләктә, концертыбызны матур җырларыбыз белән дәвам итик әле! Сезнең алда мәктәбебез укытучылары һәм укучылары башкаруында “Катюша” җыры!

 

“Катюша” җыры

 

Львов Сергей башкаруында шигырь

 

Авыл тулып калды нарасыйлар,

Белмичә дә ятим үсәсен.

Тол хатыннар калды авыл тулып,

Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп, 

Сулып барган чәчәк-гөлләрне.

  

Сезнең алда мәктәбебез каршында эшләп килүче “Өмет” театр түгәрәге коллективы .

 

Ә хәзер  котлау өчен сүз  мәктәбебез директоры ХАБИБУЛЛИН ИЛШАТ РАФИС УЛЫНА бирелә

  

 Бер-беребезнең кадерен белеп, матур, мәгънәле гомерләр кичерергә язсын, барчабызга! Бүгенге тыныч тормышка сөенеп, гомер көзләрен бәхетле картлыкта каршыларга язсын! Матур тормышта, тыныч тормышта сәламәтлек белән гомер итәргә язсын безгә!

Җиңү килде илне сөендереп, 

Балкып атты матур жину таны. 

Исән булсын әле, Ветераннар! 

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!! 

Кукләребез мәңге аяз булсын, 

«Уф» дип алмыйк әле сулышны 

Көннәребез тыныч үтсен берүк,

 Беркайчан да күрмик сугышны…

 

 Инде безнең әзерләгән концерт программабыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр, саубулыгыз.

 

 

Сценарий на праздник День Победы в школе

Следите за новостями в соцсетях

Вконтакте MAX Телеграм Одноклассники

А также подписывайтесь на канал Научно-образовательный вестник «Pedproject.Moscow» в MAX