автор: Зайнуллина Раушания Аннуровна
воспитатель МБДОУ «Арский детский сад №9» Арского района РТ
Ташбака балаларда кунакта
“Ташбака балаларда кунакта” темасына уртанчылар төркеме балаларына экологик дәрес.
Максат: тере ташбака артыннан күзәтү ярдәмендә балаларда уңай тойгылар булдыру.
Бурычлар:
1. Балаларда тере ташбака турында күзаллау булдыру: ишетә, күрә, хәрәкәтләнә, йөзә, ашый, дошманнардан саклана белә.
Ташбаканың тышкы кыяфәте, аңа хас булган үзенчәлекләр, үз- үзен тотышы: (зур булмаган, кабарып торган өсле һәм шома аслы кабырчык белән капланган, башы, аяклары, койрыгы бар, алар калын тире белән капланган).
2. Күзәтү эшчәнлеге булдыру: тикшерү, чагыштыру, тере предметларга хас үзенчәлекләрне барлау.
- Ташбака артыннан күзәтү теләген булдыру, аның белән аралашырга, аннан курыкмаска өйрәтү.
- Ташбакаларга сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Материал. Тере, аквариумда тәрбияләнгән ташбакалар; ташбака өчен җим, пазл уенына ташбака рәсеме, песок, тартма, поднос, тукыма, пыяла, тартмада бүләк.
Дәрес барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Матур итеп утырыйк әле. Мин сезгә сюрприз әзерләдем. Ләкин сез башта табышмакка җавап табарга тиеш.
Аягын-башын яшерә, таш күлмәге эченә. (ташбака)
Тәрбияче: Ә хәзер кузләрегезне йомыгыз….ачтык , нәрсә бу?Балалар, ә сез ташбака икәнен каян беләсез? (телевизорда, рәсемнәрдә, кибеттә күрдек). Ташбака нишли? (үрмәли, йөзә). Аңа нәрсә булыша? (аяклары). Ничә аягы бар? (дүрт). Нинди алар? (таза, кытыршы).
Тәрбияче: Ташбакада тагы ниләр бар? (койрык, баш, күзләр, борын, авыз). Кабырчыгында ниләр бар? Белмисезме? Бу — щиткалар. Әйдәгез әле, кабырчыкның нинди икәнен белик? Бармагыгыз белән әкрен генә шакып карагыз. Учыгызны кабырчыкның өстенә (астына) куегыз. Нинди ул? (каты, кытыршы).
Тәрбияче:Балалар, ташбакага кабырчык ни өчен кирәк? (ул аның өе, дошманнардан саклый, җылыта). Ташбаканы кулга алгач, ул нишләде? (башын һәм аякларын кабырчыкка яшерде, бездән качты). Шулай итеп ул дошманнарыннан я курыккан чагында кача. Ташбака күрә микән, шуны тикшерик әле. Ничек тикшерәбез? (балаларның фикере тыңланыла). Аның каршына киртә куярга мөмкин. Әгәр ташбака күрсә, ул нишли? (кырыеннан чыга). Әгәр күрмәсә? (Бәреләчәк, аның аша чыгачак).
Ташбаканы песок, тукыма,вак ташлардан, пыяла өстеннән йөртү
Тәрбияче: Ә хәзер, әйдәгез,аны аквариумга салыйк та җим салыйк һәм карыйк, ташбака моны күрерме, юкмы. (ташбаканың күзләренең кая икәнен, нинди булуын, башының нинди булуын, башындагы һәм аягындагы тиренең нинди булуын карау).
Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, ташбака җимне күрде һәм аңа таба йөзеп килде. Ул ничек ашый? (Әкрен генә). Нәрсә белән? (Авызы). Ташбаканың тешләре бармы? (Бар). Ташбака тагы ниләр ярата? Видео карау. Арыслан һәм ташбака турындагы мультфильмны исегезгә төшерегез әле. (Алар арыслан баласы белән кояшта яттылар, җыр җырладылар) Әйе, ул эсселекне һәм яктылыкны ярата һәм җылыда гына ашый. Ташбака җылыны сизә, ул тере, ә таш –юк. (Әйе).
Тәрбияче: Балалар, әгәр дә ташбака янәшәсендә көндә берүк кешеләр булса, ул аларның йөзләрен истә калдыра. Әгәр ташбака тупас сөйләм ишетсә, ул үзенең кабырчыгы эченә кереп кача, ягымлы сөйләм ишетсә, муенын сузып куеп, тыңлап тора. Ташбакалар мәчеләр кебек яхшы күрәләр һәм ишетәләр.
Тәрбияче: Әйдәгез уйнап алабыз.
Пазл җыю.
Тәрбияче: Балалар, мин ташбака турында бер әкият иҗат иткән идем, тыңлыйбызмы?
Ә хәзер үзем язган әкият белән таныштырыйп китим әле.
Борын – борын заманда, яшәгән ди, булган ди, бер ташбака баласы. Ул бик шук, кызыксынучан булган. Китаплар укыган, әкиятләр тыңлаган, җырлар җырлаган. Тик, бик тәртипсез булган: урамдагы чәчәкләрне өзгән, күбәләкләрне тоткан, чүпләрен чүплеккә түгел, тирә – якка ташлаган, юлны тиеш булмаган җирдә чыккан, әти – әниләрен дә тыңламаган. Көннәрдән – бер көнне ташбака баласы , беркемгә дә әйтмичә сәяхәткә киткән. Бик озак барган ташбака, көн дә эссе булган, ул, аяклары арыгач, утырып ял итеп алырга уйлаган.
Тирә – як бик матур икән: кояш көлә, хуш исле чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча. Ташбака малае, бер кәгазь битенә шушы матурлыкны ясарга булган. Ясаган да, уйга калган: Кем бу матурлыкны тудырган? Мин шушы матурлыкка зыян салмыйммы?Шулвакыт ул матур чәчәкләрне өзүен, күбәләкләрне тотуын, чүпләрен ташлауны искә төшереп, үзенең гаебен таныган, аңа бик оят булган. “Бүтән болай эшләмәм”- дип,юлын дәвам иткән.
Бара – бара, бер кечкенә генә шәһәргә килеп җиткән. Анда машиналар бик күп булган. Ташбака кагыйдәләрне белмәгәч, үзе теләгән җирдән юл чыгарга уйлаган. Тик әздән генә машина астында калмаган. Шулвакытны өен, үзе яраткан урманын, тәмле ризыклар пешергән , бергәләп уеннар уйнаган әнисен искә төшергән. Аларны сагынганны аңлап, кире өенә кайтырга булган.
Өенә кайтса, әтисе белән әнисе аны бик сагынганнар, юксынганнар. Балаларын күргәч, алар бик сөенгәннәр, бергәләп чәй әчкәнннәр. Шул көннән соң ташбака малай әти – әнисен һәрчак тыңлаган, табигатьне ярата башлаган, аны саклаган, дусларына да өйрәткән, әтисе белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгән. Беркайчан да аларны бозмаган.
Балалар, ә бу тартмада нәрсә барын беләсегез киләме?…
Ташбака сезгә бүләк алып килгән икән. Аңа нәрсә әйтербез?
Сезгә ташбака белән танышу ошадымы? Үзегез дә дә ташбака тәрбияләргә телисезме?

