День учителя

Автор: Куйрукова Альфинур Рустамовна

учитель родного (татарского) языка и литературы Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кильдюшевская средняя общеобразовательная школа» Тетюшского муниципального района РТ

Технологическая карта урока Фигыль сүз төркеме.Кабатлау.”Ләйлә белән Наилның әниләренә булышуы”

Туган (татар) теле дәресенә технологик карта

 

Предмет Туган (татар) теле.5В сыйныф.Рус төркеме.
Дәреснең темасы Фигыль сүз төркеме.Кабатлау.”Ләйлә белән Наилның әниләренә булышуы”
Дәреснең тибы белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.
Планлаштырылган нәтиҗәләр Шәхси:

-укучыга белем алуга уңай мөнәсәбәт тудыру;

-шәхси кыйммәтләрдән чыгып, уку материаль эшчәнлеген аңлауны бәяләү;

-эшчәнлек максаты һәм аның нәтиҗәләре буенча бәйләнеш булдыру.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру,текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу.Төп төшенчәләрне аеру.

Коммуникатив УУГ: коммуникатив максатлардан чыгып фигыльләрне дөрес куллана белү, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Регулятив УУГ:дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; уку мәсьәләсен кую,хаталарны табу,бәяли алу,төзәтү

Предмет: фигыльнең мәгънәсе, морфологик билгеләре буенча характеристикасын белү;

 фигыльнең морфологик билгеләрен билгеләү

Максатлар “Фигыль”темасы буенча белемнәрне кабатлау;алган белемнәрне практикада куллануга өйрәтү;мөстәкыйль рәвештә белемнәрне эзләп табу күнекмәсен үстерүгә юнәлеш бирү,белемнәрне системалаштыру һәм аларны практикада куллануны үстерү.
Төп төшенчәләр Дәрес темасына бәйле яңа сүзләр,төшенчәләр
Предметара бәйләнеш Татар теле,рус теле
Эшне оештыру Фронталь,төркемдә,парларда,индивидуаль
Җиһазлау Проектор,ноутбук,презентация, карточкалар.
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге УУГ
                                                                                                  1.Оештыру-мотивлаштыру этабы
Оештыру.Мотивлаштыру

Дежур укучы белән әңгәмә

Уңай психологик халәт һәм эш атмосферасы тудыра,сөйләм эшчәнлеген оештыра.

-Исәнмесез,укучылар!

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Урамда көн нинди?

-Бүген ничәсе, атнаның нинди көне?

-Дәфтәрләрне ачабыз, язып куябыз.

Сыйныф дәрескә әзерләнә,укытучы белән исәнләшә

-Исәнмесез,исәнмесез,

Исәнмесез, саумысез!

Барчагызга сәламәтлек,

Хәерле көн телибез!

-Бүген сыйныфта мин дежур.

-Урамда көн җылы (салкын)

-Бүген уналтынчы гыйнвар,пәнҗешәмбе.

Шәхескә кагылышлы:белем алуга мотивация формалаштыру,

укытучы һәм сыйныфташларына хөрмәт хисе

Метапредмет:

Танып белү УУГ:дәрескә әзерлеккә үзбәя

Коммуникатив УУГ:

укытучы сөйләмен тыңлау,сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итә белү

РегулятивУУГ:  максатны ачыклау,укытучы һәм иптәшләрең белән эшчәнлекне планлаштыру

Өй эшен тикшерү -Укучылар, өйгә эш итеп нәрсә бирелгән иде?

-Әйдәгез, өй эшебезне “Ромашка” уены ярдәмендә тикшерәбез.

-Бик яхшы укучылар!

-Фигыльләр турында белгәннәребезне кабатлап килергә

-Укучылар бер-бер артлы чыгалар,ромашка таҗларын алалар, анда язылган сорауларга җавап бирәләр.

1таҗ – Фигыль нәрсәне белдерә?

         -Предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен.

2таҗ. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

         -Нишли, нишләде, нишләгән…

3таҗ. Фигыльнең нинди заманнары бар?

        -Хәзерге, үткән, киләчәк.

4 таҗ. –ырга,-ергә,-рга,-ргә кушымчалары турында нәрсә әйтә аласыз?

       -Инфинитив.

5 таҗ.  –Хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыльләргә берәр мисал китерегз.

        -Бара,килгән,сибәчәк.

6 таҗ. Үзегезгә ошаган бер фигыльне кулланып, җөмлә төзегез.

Мин мәктәпкә барам.

Шәхескә кагылышлы:һәркемнең эшенә карата җылы мөнәсәбәт,төрле фикерләрне тыңлау

Метапредмет:

Танып белү: тыңлап аңлау,нәтиҗә чыгару

Коммуникатив УУГ: эштә катнашу

Регулятив УУГ: үзбәя

Предмет буенча:

“Ромашка” уены

                                                                    II.Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру
Шартлы билгеләр ярдәмендә әңгәмә. Темага карата әзерләгән шартлы билгеләр буенча әңгәмә

-Укучылар,хәзер шартлы билгеләр карап китик. Шушы шартлы билгеләргә карап дәрес эш төрләрен атап китик әле.

-Теманы билгеләр өчен,максатлар куяр өчен, видеоролик карап китәргә тәкъдим итәм.

-Нинди фикерләр булыр?

-Кемнәрне күрәсез?

-Алар нишлиләр?

-Нинди максатлар куябыз үз дәресебезгә?

Укучылар шартлы билгеләр ярдәмендә эш төрләрен атап китәләр.

-Язабыз

-Карыйбыз

-Уйлыйбыз

-Сораулар куябыз

-Физ.минутка эшләрбез, ял итәрбез

-Төркемдә эш алып барырбыз

Видеоролик карау.

-Әти –әниләргә булышу темасына сөйләшәбез.

-Малайларны, кызларны.

-Алар әти-әниләренә булышалар.

-Алган белемнәрне ныгытып үтәргә тиешбез; татарча аралашу,фикер алышу һәм сөйләшү.

Шәхескә кагылышлы:үз алдыңа максат кую,аңа ирешү юлларын эзләү

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:

үрнәк буенча эшли белү

Коммуникатив УУГ:үз фикереңне җиткерә,дәлилли белү

Регулятив УУГ:хаталарны табу,төзәтү,уку мәсәләсен дөрес аңлау

Татар теленән рус теленә тәрҗемә итү  күнекмәләрен камилләштерү Слайдтагы җөмлә белән таныштыра.

-Ә хәзер, укучылар, слайдка карыйбыз.Анда нәрсә дип язылган?

-Бу җөмләне ничек аңлыйсыз?

-Дәфтәргә матур итеп язып куябыз.

-Укучылар,бүгенге дәрестә сез үз эшчәнлегегезгә бәя биреп барачаксыз,алдыгызда таблица,аны крап алыгыз.Эш күнекмәсе күрсәтелгән, янында үзегезнең эш нәтиҗәсе буенча билге куярсыз.

-Үтелгән эш күнекмәсен билгеләп куегыз.

Слайдтагы җөмләне укыйлар, тәрҗемә итәләр, нәрсә аңлатуын әйтәләр.

-Без әти-әниләргә булышабыз.

-Мы помогаем родителям.

-Укучылар дәфтәрләренә матур итеп язалар.

Укучылар +, — ярдәмендә үзбәя таблицасын тутыра башлыйлар.

Шәхескә кагылышлы:үз гамәлләрендә,шулай ук әйләнә-тирәдәге кешеләрнең гамәлләрендә әхлак һәм мәгънәгә ориентлашу

Метапредмет:

Танып белүУУГ: тыңлап аңлау

Коммуникатив УУГ:тәрҗемә итә белү

Регулятив УУГ:үз эшчәнлегеңне планлаштыру,оештыру

III. Белемнәрне актуальләштерү.
Текст өстендә эш Текстны укый,яңа сүзләр белән таныштыра,өлешләргә бүлеп тәрҗемә иттерә,сорауларга җавап бирдерә 1 нче күнегү 51 нче бит

Башта сүзлек эшен карап китик.

Кайнаган

Бер-берсенә

Елмайдылар

-Текстта кемнәр турында сүз бара?

-Алар нишләделәр?

-Ничек булыштылар?

-Әниләре нәрсә диде?

-Сез әниләрегезгә ничек булышасыз?

Текстны тыңлыйлар,укыйлар,яңа сүзләр белән танышалар,текстны тәрҗемә итәләр,сорауларга җавап бирәләр.Яңа сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйлар.

Вскипел

Друг на друга

улыбнулись

-Наил һәм Ләйлә турында

-Алар әниләренә булыштылар.

Аш әзерләделәр,чәй кайнаттылар, кибеткә бардылар.

-Менә рәхмәт балалар.Кем эшләде моны?

-кер юабыз,идән юабыз, савыт-саба юабыз.

Шәхескә кагылышлы:

яңа уку материалына һәм яңа мәсьәлә чишү ысулларына укучыларның кызыксынуы

Танып белү:

аңлап кабул итү нигезләренә,тексттан төп мәгълүматны аерып ала белү

Коммуникаив УУГ:

өйрәнелгән сөйләм калыпларын актив файдалану

РегулятивУУГ:

уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау

Предмет буенча:

тема буенча текстны укый һәм тәрҗемә итә алу

Ял итү моменты Укучылар,хәзер бер уен уйнап алабыз.Мин сезгә фигыльләр әйтәм, ә сез аны хәрәкәт белән күрсәтергә тиеш.

Торабыз,очабыз,биибез, сузылабыз, сикерәбез,утырабыз.

Укучылар хәрәкәт белән күрсәтәләр
Төркемдә эш Укучылар кире текстка игътибар итик әле.Бу текстта фигыльнең нинди заманы кулланылган?

Хәзер без сезнең белән текстны үзгәртеп карыйк.

1 төркем.Хәзерге заман хикәя фигыльләрне куллана.

2 төркем. Киләчәк заман хикәя фигыльләрне куллана.

-Үткән заман хикәя фигыль.
IV.Танып белү эшчәнлеген оештыру.
Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү Дәреслектәге күнегүләрне эшләтү.Лексик берәмлекләр кулланып җөмләләр төзетү

2нче күнегү 51нче бит (язмача)

Лексик берәмлекләрне кулланалар,күнегүләрне эшлиләр Шәхескә кагылышлы:

сөйләмне камилләштерергә омтылу

Метапредмет:

Танып белү УУГ:

гомуми ысуллар кулланып күнегүләрне эшли белү

Коммуникатив УУГ:өйрәнелгән лексик берәмлекләрне язма сөйләмдә куллана белү

Регулятив:эшне аңлап башкару

Предмет буенча:

тема буенча язма сөйләмне формалаштыру

Ситуатив күнегү Парларда эш:өйрәнелгән сүзләрне кулланып 

-Спроси у Руслана,как он помогает маме.

-Твоя сестрёнка поливала цветы, похвали её.

-Скажи, что ты выносил мусор.

Парларда төзиләр Шәхескә кагылышлы:

үз мөмкинлекләреңне,булдыра алганлыгыңны,шәхси сыйфатларыңны аңлый белү

Метапредмет:

Танып белүУУГ:

уку мәсьәләләрен чишүдә ысулларның төрлелегенә ориентлашу

Коммуникатив УУГ:

Монологик сөйләмне төзи белү,иптәшләрендә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итәргә,хезмәттәшлек һәм аралашу партнеры позициясенә ориентлашырга

Регулятив УУГ:

гамәлләрне бәяләргә  һәм ясалган хаталарны исәпкә алып,эш-гамәлләргә  кирәкле төзәтмәләр кертергә

Предмет буенча:тема буенча ситуатив күнегү төзи алу

Рефлексия

Өй эше.

Дәрестә туган авырлыклар  турында сорый,дәрескә нәтиҗә ясый.үзбәя таблицасын карау.

-Укучылар,без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Укучылар, без нинди булырга тиеш икән?

-Әйе, бик дөрес, укучылар,без тырыш, эш сөючән һәм уңган булырбыз.

Укучылар,өй эшен мин сезгә өч төрле дәрәҗәдә бирәм.

Һәр укучы уку материалын ничек аңлавыннан чыгып, үзе башкарып чыга алган дәрәҗәдәге өй эшен сайлап ала.

Беренче дәрәҗә. 6нчы күнегү 52нче бит.

Икенче дәрәҗә. 7нче күнегү 53нче бит.

Өченче дәрәҗә. “Мин әнигә булышчы” темасына 5 җөмлә языгыз.

 

Балалар, йомгаклап шуны әйтәм.Сезнең төп эшегез уку, белем алу. Әти-әниләрегез дә, мин дә сезне тормышта уңган кешеләр итеп күрәсебез килә. Ә моның өчен хәзердән үк кулыгыздан килгән хезмәтне башкарып, өлкәннәргә ярдәм итеп үсәргә кирәк.

Үз фикерләрен әйтәләр,өй эшен язып алалар

-Әниләргә булышу турында, фигыльләрне дөрес куллану.

-яздык,укыдык һ.б.

-тырыш,сөючән,уңган

Шәхескә кагылышлы:

Үзбәя.Үз уңыш,уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау

Метапредмет:

Танып-белү:нәтиҗә ясый белү

Коммуникатив УУГ:

Сүзләрне дөрес куллану,үз фикереңне дөрес әйтә һәм дәлилли белү

Регулятив УУГ:

хаталарны табып тикшерү,мөстәкыйль рәвештә эш –гамәлләрнең дөрес үтәлешен бәяләү.

 

Технологическая карта урока Фигыль сүз төркеме.Кабатлау.”Ләйлә белән Наилның әниләренә булышуы”

Следите за новостями в соцсетях

Вконтакте MAX Телеграм Одноклассники

А также подписывайтесь на канал Научно-образовательный вестник «Pedproject.Moscow» в MAX