автор: Салахова Ильгиза Габдраисовна
учитель математики МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая»
АРЧА ЯГЫ МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ МАТЕМАТИКЛАР ДА.(РОЛЬ ПРОСВЕТИТЕЛЕЙ АРСКОГО КРАЯ В ПРОЦВЕТАНИИ МАТЕМАТИКИ)
Cәләхова И.Г.
МБГБУ «Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе»
Татарстан, Арча
АРЧА ЯГЫ МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ МАТЕМАТИКЛАР ДА…
Тарих битләрен актарганда, Казан арты — Арча ягыннан чыккан мәгърифәт, мәдәният, сәнгать һәм фән әһелләренең искиткеч күп булуына инанасың.
VI гасырда Казан артына шәһәр халкының күчүе Арча шәһәренең һәм Курса, Кышкар, Ташкичү кебек авылларның икътисади һәм мәдәни көчен арттырган. Бу яклар татар мәгърифәтенең үзәгенә әверелгәннәр. Аларның күбесендә атаклы мәдрәсәләр ачылган, һәр авылда диярлек мәчет янында мәктәпләр эшләгән. Күренекле тарихчы, журналист, дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдинов үзенең “Эзләр” әсәрендә Казан арты мәктәп-мәдрәсәләренең татар халкын мәгърифәтле итү өлкәсендәге олы роле турында язып калдырган. Ул, Арча ягының Оры, Кәче, Наласа, Ашыт, Казанбаш, Түбән Аты, Кенәр, Кышкар, Түбән Сәрдә, Шекә, Курса, Олы Мәңгәр, Күлле-Киме һәм башка авыллары белемлелеге һәм мәгърифәтлелеге белән аерылып торалар, дип язган. [1, б.28]. Шулай итеп, Казан арты татарлары рус мәдәниятенә үзләренең борынгы мәдәниятен капма-каршы куеп, туган телләрен, мәктәпләрен, көнкүрешен саклап калганнар, дип уйлыйм мин.
Биредә безнең якның күренекле мәдрәсәләрендә укыткан, белем биргән укытучыларның, дин әһелләренең, мәгърифәтче һәм язучыларының кайберләрен санап китәм: унҗиденче гасыр мәгърифәтчеләре Юныс бине Иванай, Юныс Орыви әл-Казани, унсигезенчеI гасыр мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави һәм унтугызынчы гасыр мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Сабирҗан әл-Мәмсәви, Шәмсетдин Күлтәсиләр һ.б.
Мәчетләр төзү һәм алар янында мәктәп-мәдрәсәләр ачу мөмкинлегеннән бик оста файдаланып, безнең бабаларыбыз рәсми халык мәгарифе сәясәтенә буйсынмаган аерым бер мәгариф сиситемасы төзиләр. Якташыбыз Габденнасыйр Курсави ислам динендә үзгәртеп коруларны башлап җибәрә, ә инде Шиһабетдин Мәрҗани аның эшен дәвам итә. Курсави да, Мәрҗани дә үзләренең эшләрен дәвам итүче күп санлы шәкертләр тәрбиялиләр.
Арча ягы мәгърифәтчеләренең барысының да эшчәнлегенә түгел , ә бәлки күпкырлы белемгә ия булганнарына тукталасы килә.
Юныс Орыви әл – Казани (1636-унҗиденче гасыр ахыры) 1636 елда Казан артындагы Оры авылында туган, унҗиденче гасыр ахырында үлгән. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, имам- мөдәррис булып эшләгән. Үз дәверенең укымышлы, гыйлем дөньясы белән кызыксынучы кешеләреннән берсе булган Шиһабетдин Мәрҗанинең ышанычлы чыганакларга таянып әйтүенә караганда, ул — Мавәраэннәһердә(Урта Азия) гыйлем алган зат.
Галимнең игътибарга лаеклы хезмәтләренең берсе, математикадан укыту ярдәмлеге- “Шәхри Фәраиз әс- Сиҗәвәнди”. Кулъязма унсигезенче гасырның өченче чирегендә фарсы телендә күчереп язылган, күләме 96 бит. Ул Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә саклана. Китап өч бүлектән һәм йомгаклау өлешеннән тора.
XVII йөз ахырында һәм ХVIII йөзнең икенче яртысында Юныс Орывиның әлеге хезмәтенә карата галимнәр язып калдырган ике кулъязма аңлатма да Фәнни китапханәдә саклана. Аларның күләме — 129 бит. Кулъязмалар 1935 нче елда Кама Тамагы районының Каратай авылыннан китерелгән.
Кулъязмада әйтелгәнчә, Юныс Орывиның әлеге трактаты XIX йөзнең беренче чирегенә кадәр барлык мәдрәсәләрдә дә математикадан укыту ярдәмлеге булып хезмәт иткән. Чөнки мирасны бүлү мәсьәләсе мәдрәсә программаларына математиканың бер бүлеге буларак кертелгән.
Мөндеши Фәйзулла Мортаза улы (1781-1851) Казан артының хәзерге Арча районы Мөндеш авылында 1781 елда туа, 1851 елда шунда вафат була.
Фәйзулла абыйсы математик Бирәзәви Хәмзә Мөхәммәд улыннан (Бу шәхес Арчага терәлеп торган Бирәзә авылыннан) югары математика, астрономиядән белем ала, аннан соң Курса мәдрәсәсендә укый һәм озак еллар шунда укыта.
Аның турында Мәрҗани болай яза: “Математика белеменә маһир (оста) иде. Ул формула һәм саннар (исчисление) белән эш итеп, хосуф вә көсуф (ай белән кояш тотылышы), кояш чыгышы, баешы турында алдан хәбәр биреп торганга, “Мөнәҗҗим Фәйзулла” дип атаклы иде. Хәзергесе көндә,- дип яза Мәрҗани,- Фәйзулланың үзе эшләгән бер әстерлябе (астролябия), бер көррәсе (глобус) минем китапханәмдә саклана. Үзе төзегән сәгатьнамәсен күрдем. “Тәкъвимате (табель-календаре) басылмыш иде”. [4, б.52].
Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889).Күренекле дин эшлеклесе, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче, күп төрле дөньяви белемнәргә ия булганфикер иясе Шиһабетдин бине Баһаутдин бине әл Мәрҗани- мәдәниятебез тарихында һәм иҗтимагый фикеребез үсешендә тирән эз калдырган олы шәхес Ул 1818 елның 16 гыйнварында Казан артында урнашкан Ябынчы авылында дөньяга килә. Тиздән аның әтисе Баһаветдин бине Сөбхан Казан артындагы икенче бер авыл- Ташкичүгә имам итеп билгеләнә. Баһаветдин хәзрәт бу авылда зур мәдрәсәгә нигез сала. Шиһабетдин мәхдүм шушы мәдрәсәдә фәннәр үзләштерүдә тәүге адымнарын атлый.
1858 елда Ш. Мәрҗани, укуын дәвам итү максатыннан, Бохарага китә. 5 ел Бохарада укыгыннан соң, Сәмәркандка күчеп килә һәм, укуын дәвам итү өчен, “Ширдар” мәдрәсәсенә урнаша.
Бохарада һәм Сәмаркандта укыган елларында Ш.Мәрҗани мөселман дине тәгълиматы белән беррәттән, фәлсәфәне дә, тарихны да, гарәб һәм фарсы телләрен дә өйрәнә, математика, геометрия һәм астрономия белән шөгыльләнә.
1849 елда Ватанына әйләнеп кайта. Бохарада алган белемнәрен ул Казанда үзенең укчуыларына да тарата, аларны дөньяви фәннәр белән коралландыра. Үзеннән соң ул бай фәнни мирас калдыра. Аның тарафыннан 30 дан артык фәнни хезмәт языла. Аларда фәлсәфә һәм илаһият тәгълиматы(богословие) проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре, төгәл фәннәрне укытуга багышланган мәсьәләләр яктыртыла.
Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигов(Хуҗа Бәдигый ,1887-1940)1887 нче елда хәзерге Арча районы Түбән Курса авылында туа. Түбән Курса авылында мәчет каршындагы мәктәптә укыганнан соң, 13 яшен тутыргач, Казанга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә килеп укырга керә.Мәдрәсәдә укыганда аны Венгриядән килеп татар халык иҗатын җыярга, өйрәнергә теләгән Юлий Мессарошка ярдәмгә тәкъдим итәләр. Венгр галимен ярты ел эчендә татар теленә өйрәтеп, яшь Хуҗа аның белән үз авылында һәм Казан тирәсендәге берничә авылда татар халык иҗаты үрнәкләрен җыеп йөри.
Шушы фәнни экспедициядән соң Хуҗа Бәдигый татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү эшенә җитди керешә һәм тупланган әсәрләрне җыентыклар итеп бастыра башлый.
Хуҗа Бәдигыйның “Сайланма әсәрләр” җыентыгы белән танышып чыктым һәм шуңа игътибар иттем. Татар халкы элек — электән хисап фәне белән шөгыльләнгән. Хуҗа Бәдигый җыйган халык авыз иҗаты әсәрләре арасында математик табышмаклар да зур урын алган. Менә шуларның кайберләре:
1.Кырда кырык багана, баганалар саен кырыгышар боҗра, боҗралар саен кырыгышар ат, барысы ничә ат? (Җавап: 1)40х40=1600 боҗра була. 2) 1600х40=64000 ат була. )
2.Ике сигез уналты, тагы сигез, тагы алты. (Җавап: 8х2=16+8+6=30)
3.Кышларга киткән бер төркем каз очып барганда, каршыларына бер каз очрап: “Әссәләме галәйкем, йөз каз!”- диде. Болар: “Вәгаләйкем әссәләм”,- дип, ул казның сәламен алып, исәнлек-саулык сорашканның соңында, араларыннан берсе: “Юк, энекәем, ялгышасың, йөз каз түгел шул әле. Әгәр дә безнең чаклы тагын бер булса, тагын безнең яртыбыз чаклы булса, тагын безнең чирегебез чаклы булса, аның өстенә син дә килеп кушылсаң, менә шул чагында булырбыз йөз каз,-диде.
Беләсем килә, бу очып барган бер төркем каз ничә булган иде икән?! (Җавап: очып бара торган төркемдә 36 каз булган.)
4.Бер кеше үзенең кечкенә улына :”Әй,улым, мин миңа бер йомыш кушам, яхшы тыңла , менә шушы акчага берәр тиеннән тавык йомыркасы ,икешәр тиеннән үрдәк йомыркасы,өчәр тиеннән каз йомыркасы сатып алып кайт. Кара,ялгыш ала күрмә ,яме!”-дип кулына бер сум акча тоттырып базарга җибәрде ди. Улы да атасыннан акчаны алу белән базарга таба тыр-тыр йөгереп китте ди. Барып шул бер сум акчага барысы 60 данә тавык, үрдәк, каз йомыркалары алып кайтып атасына бирде ди.
Атасы : “Әй минем улым ,йомышка ярый башлаган икән инде”- дип әйтеп маңгаеннан бер үбеп тә алды ди.
Беләсем килә ,бу бала тавык ,үрдәк ,каз йомыркаларын ничәшәрне алып кайтты икән? (Җавап: 30 данә тавык йомыркасы,20 данә үрдәк йомыркасы,10 данә каз йомыркасы). [3, б.35].
Математик табышмаклар чишү баланың фикерләү сәләтен үстерү белән беррәттән ,телдән исәпләү күнекмәсе формалаштыруда да зур роль уйный.
Алда әйтелгәнчә, Хуҗа Бәдигый бу әсәрләрнең күбесен туган ягыннан, ягъни Арча ягыннан туплый.
Халык элек-электән тапкырлык, зирәклек, акыллылыкны кешенең иң кирәкле сыйфатлары итеп санаган. Хисап фәненә татар халкында аерым мөнәсәбәт булган. Чөнки татарлар элек- электән яхшы сәүдәгәрләр булулары белән данлыклы. Сәүдә эшен йөртү, алып бару өчен гыйлем- мәгърифәт кирәк булган, мәдрәсәләрдә хисап буенча заманына күрә яхшы белем бирелгән. Якташ мәгърифәтчеләребез моны алдан тоеп эш иткәннәр. Халыкны математик белемнәр белән коралландырганнар.
Файдаланылган әдәбият исемлеге
1.Арча төбәге тарихы. — Казан:Татар. кит. нәшр., — 1996. — Б. 27-32.
2.Бөек Тукай Ватаны син, Арча. – Казан : Яңалиф нәшр., — 2009. — Б. 34.
3.Бәдигый Х.Сайланма хезмәтләр. — Казан: Иман нәшр., 2001. — 256 б.
4.Шиһабетдин М. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 167 б.

