автор: Тухфатуллина Разина Радиковна

Учитель истории, родного языка и литературы Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нусинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан

Конспект урока по истории «Древняя Индия»

 

 

МБГБУ “Носы төп мәктәбе”

5 нче класста үткәрелгән ачык дәрес

                                                                                                   Укытучы : Төхфәтуллина Р.Р

 

Тема: Борынгы Һиндстан

Максат: Һиндстанның  халкы, яшәү рәвеше, һиндлыларда  җан күчү, каста строе һәм казанышлары  турында кыскача сөйли белергә,  һиндлылардагы гади халык тормышын мисыр халкыныкы белән чагыштырып, уртак һәм аермалы якларын ачыкларга.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше
  2. Исәнләшү

2.Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

  1. Укучыларны барлау
  2. Белемнәрне актуальләштерү

-Укучылар, сезнең күбегез сәяхәт итәргә ярата. Бүген без сезнең белән Борынгы заманга сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Аларның цивилизацияләре белән танышырбыз. 

-Алдагы дәресләрдә нинди дәүләтләр белән танышкан идек.

-Елгара өлкә нинди елгалар арасына урнашкан.

-Библ, Сидон, Тир шәһәрләре кайсы дәүләтнең шәһәрләре.

-Вавилоннын иң куатле, атаклы патшасының исеме ничек.

-Ниневия кайсы дәүләтнең башкаласы.

-Ашшурбанапал нәрсә белән тарихка кереп калган.

 

(1,2,3 уены)

 

  1. Яңа тема аңлату.

-Укучылар бүген нинди яңа дәүләт белән танышырбыз икән. Бу ил-шахматның һәм арифметик саннарның туган ягы. Анда филләр яши. Үтеп булмаслык урманнар бар. Ә тагын анда Маугли исемле малай яшәгән диләр.

-Нинди ил турында сүз барганын аңладыгызмы. (Һиндстан)

  1. Дәреснең темасын, максатын ачыклау.

Слайдтагы план белән таныштыру.

Дәфтәргә теманы яздыру.

 

  • Һиндстанның географик урыны.
  • Табигать шартлары.
  • Халкының төп шәгыльләре.
  • Индеецларның ышанулары.

-Без сезнең белән могҗизалы илгә барачакбыз. Гарәпләр бу илне шулай атаганнар. Ни өчен икәнлеген дәрес ахырында аңлатырга тырышырбыз.

Адашмас өчен безгә аның кайда урнашканын һәм географик объекларны таба белергә кирәк. 

-Моның өчен атласларны ачабыз. 14 нче бит. Һиндстан Көньяк Азиядә урнашкан. Һиндстан ярымутравында. Атластан табабыз. Ярымутрауның 3 ягын су юа, ә бер ягы материкка тоташкан. 

-Һиндстанны нинди океан юа икән.

-Сез инде кешеләрнең елга буйларында яшәгәннәрен беләсез. Ни өчен. Һинд белән Ганг –Һиндстанның иң зур елгалары. Алар һималай тауларында башлана. Бу елгалар изге дип саналган. 

 

-Ярымутрауның төньягында нинди тау күрәсез. (Һималай) 

Һиндлеләр Һималай түбәләрендә аллалар яши дип ышанганнар. Аның түбәоәре боз һәм кар белән капланган. Җир йөзендәге иң биек урын Һималай тавында урнашкан. (Джомолунгма). Һиндстанда көчле яңгырлар ява, елгаларда ташу башлана. Тау аны төньяк җилләрдән саклаган. Шуңа күрә Һиндстанда дымлы һәм эссе һава торышы торган. Сазлыклар барлыкка килгән. Үтеп булмаслык куе агачлар, куаклар үскән. Аларны джунглилар дип атаганнар. 

Нәтиҗә ясау.  Нәрсәләр белдегез.

  1. 2. Мөстәкыйль эш. Дәреслек белән эш.

— Нәрсә ул джунгли. 

-Анда нинди җимешләр үсте икән. (укучылар эзләп таба)

  1. 3. Тарихи чыганак белән танышу. (Махабхарат поэмасы)

-Нинди хайваннар яшәгәнен белү өчен карточкадагы шигырьне укырга кирәк.

В ветвях деревьев гнездились,
шумели, порхали и пели
Птицы лесные и всюду…
в дикой глуши попадались
То кабан, то шакал, то буйвол,
то рысь, то пантера…
И светлая влага кипела
Множеством рыб, крокодилов и змей…
…и ветви обвивши хвостами,
С криком качались на них обезьяны,
по  сучьям деревьев
Ползали, перьями ярко блестя, попугаи…

 

-Джунглида йөрү ничек булган.

-Дөрес, джунглида калган кеше ачлыктан тилмермәгән. Монда азык табу бик җиңел булган. Ләкин кешегә һәрьяктан куркыныч янаган. Чөнки анда ерткыч җәнлекләр дә яшәгән. Бигрәк тә кешеләр еланнан курыкканнар. Һиндлеләр филләрне кулга ияләштергәннәр, эш эшләгәннәр, сугышта катнашканнар. Һиндлеләр филгә табынганнар: иң төп аллаларның берсе-Ганеша-фил башлы булган. Сыерларны хөрмәт иткәннәр. У кешеләргә сөт, май биргән, шуңа күрә аны изге ана дип йөрткәннәр. Сыер ите ашамаганнар, ә сыер үтергән кешене җинаятьче дип санаганнар. 

-Джунгли турында бик матур китап язылган. Күбрәк беләсегез килсә, аның китабы белән таныша аласыз.(«Маугли»авторы – Киплинг)

Физминутка:

  • Әйдәгез джунглида йөреп кайтабыз. 
  • Джунглига керәбез, анда караңгы бер нәрсә күрмибез, күзләрне йомабыз-ачабыз.
  • Сукмак буйлап барабыз (йөрибез); аякларны биегрәк күтәрәсез- елан очравы мөмкин.
  • Уңда кош күрдегез, сулда кош күрдегез (башны бору);
  • Алыбызда матур чәчәк очраттык, иснәдек (муенны алга суздык, борын белән эчкә сулыш алабыз);
  • Үзебезгә барыр өчен юл ачабыз  (уң, сул куллар белән хәрәкәтләр ясау);
  • Менә джунглидан чыктык, кояшны күрдек, елмайдык, куллар белән аңа сузылдык (сузылу).

-Джунглины үтеп авылга чыкканбыз. Нәрсә белән шөгыльләнделәр икән. 

-Торак урыннар хәзерләү өчен урманнарны яндырырга кирәк булган. Тимер балталар, китмәннәр ярдәмгә килгән. Сазлыклы урыннарда дөге үстергәннәр. Мамык, шикәр камышы яхшы үскән. Корырак җирдә бодай һәм арпа үстергәннәр. 

  1. Ныгыту
  2. Нәтиҗә. Менә нинди могҗизалы үсемлекләр үскән. 

 

Укучылар, исегезгә төшерегеәз әле нинди сорауга җавап эзләгән идек. Ни өчен гарәпләр могҗизалы ил дигәннәр.

Укучылар җавабы: 

  • Климаты бик яхшы булган
  • Уңдырышлы җир
  • Мул сулы елгалар
  • Дошманнан саклану өчен Һинд океаны һәм Һималай тавы.
  • Искиткеч үсемлекләр дөньясы һәм хайваннар.
  1. Төркемнәрдә эш.
  2. Тарихи документ белән танышу. 98 нче бит.

 

  1. Йомгаклау. 
  2. Рефлексия.

— Укучылар, безгә инде кире кайтырга вакыт. Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды. Кайсылары авыр тоелды. Авылыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк. 

  1. Билгеләр кую. 
  2. Өй эше бирү
  3. Саубуллашу. 

 

Конспект урока по истории «Древняя Индия»

Следите за новостями в соцсетях

Вконтакте MAX Телеграм Одноклассники

А также подписывайтесь на канал Научно-образовательный вестник «Pedproject.Moscow» в MAX