Конкурсы ко Дню воспитателя

автор: Юсупова Раиса Фаилевна

учитель начальных классов, олигофренопедагог ГБОУ «Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ОВЗ»

Сложение и вычитание круглых десятков в 3 классе коррекционной школы 8 вида

3 нче сыйныф укучылары өчен математикадан “Түгәрәк саннарны кушу һәм алу” темасына  дәрес планы.

Максатлар:

Дидактик: укучыларны түгәрәк саннарны кушарга һәм алырга  өйрәтү,озынлык үлчәү берәмлекләрен искә төшереп кабатлау.

Үстерелешле: укучыларның сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияви: укучыларда югары эшчәнлек, оештыручанлык һәм матур әдәбиятка, халык авыз-иҗатына мәхәббәт  тәрбияләү.

Ресурслар: математика дәреслеге, ноутбук,проектор, тема буенча әзерләнгән презентация, дидактик карточкалар.

Дәреснең тибы: яңа теманы аңлату.

 

  • Оештыру өлеше.
  • Хәерле көн балалар! Утырыгыз. Хәзер бездә математика дәресе. Мин сезгә хәзер бер шигырь укыйм, игътибар  белән белән тыңлап торыгыз әле.

Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Яңа яуган кар шыгырдый,

Өстенә баскан саен,

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

  • Балалар, кайсы ай башланды әле безнең? (декабрь)Ул кайсы ел фасылына керә? (кыш). Әйе, ел фасылларының иң матуры, бөтен җирне аклыкка, пакьлекка күмүче кыш декабрь аеннан башлана. Табигатьтә кыш, декабрь. Бүген мин сезне кышкы математик сәяхәткә чакырам. Ә хәзер сәяхәтебезнең числосын дәфтәрләребезгә язып куйыйк. (8 декабрь).
  • Өй эшен тикшереп алыйк. (карап чыгу). Билгеләрне дәрестән соң куячакмын.

 

  1. Телдән исәпләү.

Чылбыр буенча 100гә кадәр түгәрәк саннарны санап чыгу.

Тактада бирем: түгәрәк саннарны  үсә бару тәртибендә санау.

(Индив.эш: Илүзә, Нурфия).

III. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

  1. Кабатлау.

— Балалар, кар явуга епшек көнне сез нинди уен уйнарга яратасыз? Нәрсә атып уйныйсыз?

Хәзер мин сезне математик кар йомарламнары белән уйнарга чакырам (снежки). Бирем: 1) дистәне берәмлеккә; 2) берәмлекне дистәгә әйләндерергә.

— Тагын бер бирем бирим әле сезгә: (карточка). Бирем: Сезгә беренче юлда үсә бару тәртибендә, икенче юлда кими бару тәртибендә түгәрәк саннар бирелгән. Ләкин араларында төшеп калганнары да бар.Сезгә  шуларны дөрес итеп язарга кирәк булачак.

-Балалар, үткән дәрестә без сезнең белән түгәрәк саннар белән танышкан идек, ә бүген без аларны дөрес итеп кушарга һәм алырга өйрәнербез.

  1. Яңа материал:

-Балалар, епшек көндә кардан тагын нәрсә ясап була? Әйдәгез, кар бабай ясыйк.

-Беренче кар йомарламын ясыйк. Моның өчен сезгә  биремне эшләргә кирәк. Саннар рәтендә кайсы сан артык? Ни өчен?

70  40 21  90 30 100  20

Беренче йомарлам әзер!

  • Икенче йомарламны ясыйбыз. Бирелгән саннарны үсә бару тәртибендә дәфтәрләргә язабыз.

20  30 40  70 90 100

  • Ә хәзер өченче йомарлам — кар бабайның баш өлешен ясыйбыз. Ләкин аңарчы без сезнең белән түгәрәк саннарны кушарга һәм алырга өйрәнергә тиешбез. Бирелгән саннар белән мисаллар төзеп карыйк әле. Мәс.:

30 + 40 = 70 (3 дис.+4 дис.= 7 дис.=70 бер.)

70 – 40 = 30

70 – 30 = 40

40 + 30 = 70( дистәләп бәйләнгән таякчыклар бн аңлату)

  • Өченче йомарлам әзер. Кар бабай әзер диярлек. Бу нинди фигура? ( дуртпочмаклык) Балалар, әйдәгез, бу дүртпочмаклык кар бабайның башындагы чиләге булсын.
  • Кар бабай килеп чыксын өчен тагын нәрсә җитми? (кишер)

Без кишер өчпочмак формасында дип әйтә алабызмы?(юк). Ни өчен?( чөнки аның бер башы түгәрәк, ә өчпочмакның  бар ягы да туры була).

Кар бабайның борынын беркетү өчен табышмак чишик әле:

Өй артында ак тана

Мөгезем бар дип мактана. (боз сөңгесе)

 

 Озынлык үлчәү берәмлекләрен кабатлау.

 

  • Балалар, хәзер игътибар белән монда карыйк әле. (Слайд-боз сөңгеләре)
  • Ничә боз сөңгесе бирелгән? Беренчесенең озынлыгы? (4 дм) Ул ничә см дигән сүз? (40 см)

5 дм = 50 см

3 дм = …

4 дм = …

2 дм = …

Кайсысы иң озыны? Кайсысы иң кыскасы?

  1. Физминутка:

Көй барышында кышкы уеннар күнегүләрен кабатлау:(чаңгы шуу, кар йомарламы тәгәрәтү, тимераякта шуу, кар атыш).

VII. Алган белемнәрне ныгыту. Дәреслек белән эш.

— Балалар, тиздән нинди тылсымлы бәйрәм киләчәк? (Яңа ел) Яңа елның бизәге –бизәлгән чыршы. Минем бу эшне сезгә  йөклисем килә. Хәзер дәреслектә бирелгән мисалларны чишеп карыйк. (№10, 90 нчы бит, 1-2 багана).

Кем дөрес итеп эшли, шуңа мин чыршы уенчыклары бирәм.

 

  • Балалар, без чыршы бизәгән арада безнең юлыбызга кар көртләре салынган. Аларны ерып чыгу өчен безгә мәсьәлә чишәргә кирәк. (Мәсьәлә: Бизәлгән чыршыда 10 шар һәм  20 гә күбрәк фонарь булган. Чыршыда барлыгы ничә уенчык булган?

Шар — 10

Фонарь – 20 гә күбрәк.

Барлыгы — ?

  • Тагын бер табышмак чишик әле.

Йолдыз-йолдыз вак кына,

Челтәр-челтәр ак кына,

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була.  (Кар бөртеге)

  • Мисаллар эшләүне дәвам итик.  Бирем: Бирелгән мисалларга җавап дөрес булырлык итеп кушу һәм алу билгеләре куярга.

20 * 10 = 30               80 * 20 = 60

70 * 20 = 50               40 * 40 = 80

90 * 30 = 60               70 * 30 = 40

50 * 40 = 90               60 * 40 = 100

90 *10 = 100              100 * 50 = 50    

 

(кар бөртекләре өләшеп чыгу)

VIII. Йомгаклау.

— Балалар, сезгә кышкы математик сәяхәтебез ошадымы?

Сәяхәт барышында без нинди эшләр башкардык?

  • Өй эше бирү:  карточка (мисаллар: түгәрәк саннарны кушу һәм алу.)
  • Билгеләр кую.

 

Сложение и вычитание круглых десятков в 3 классе коррекционной школы 8 вида

Следите за новостями в соцсетях

Вконтакте MAX Телеграм Одноклассники

А также подписывайтесь на канал Научно-образовательный вестник «Pedproject.Moscow» в MAX