автор: Шарифуллина Алия Вилевна
воспитатель ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей»
«Әлфия Авзалова-моң алиһәсе»
“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ”
(Моң патшабикәсе Әлфия Авзал кызының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен-дәрес)
ТЕМА: Моң патшабикәсе-Әлфия Авзалова
МАКСАТ: 1.Әлфия Авзалованың тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау.
- Укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү тикшерү. Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү.
3.Үзара дуслык, татулык мөнәсәбәтләре булдыру.
ҖИҺАЗЛАУ: Әлфия Авзалова портреты,аның турында китаплар “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы такта.
ПЛАКАТЛАР: Иртә белән тышка чыксам,
Каршы тауга кар яуган.
Яшьтән бирле хәсрәт йотып,
Йөрәгемә кан сауган…(халык җыры)
Уен башланганда Ә.Авзалова башкаруында җыр яңгырый.
Җыр фонында укытучы сөйли.
- Хәерле көн, исәнмесез укучылар!
- 15 гыйнварьда моңлы,бөек җырчыбызның туган көнен билгеләп үтәбез.(балалардан тормыш,иҗат юлы турында сорау)
- Ел саен мктәпләрдә сөекле җырчыбыз иҗатына багышлап, әдәби кичәләр, дәресләр уздырыла.
Бүген без Әлфия Авзалованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уеныбызны“Могҗизалар кыры” тәртибендә үткәрербез. Уенда 7нче сыйныф укучылары катнаша. Уен 3 турдан торачак. Беренче турга барабан янына өч укучыны чакырабыз.Әлфия Авзалова иҗатына бәйле сораулар биреләчәк. Барабан угы туктаган бүлектәге очколар санын жюри язып бара.
Укучы хәреф әйтә. Укытучының ярдәмчесе магнитлы тактага язылган сүзнең хәрефләре дөрес әйтелсә, хәреф язылган ягын әйләндереп куя. Хәреф дөрес әйтелмәсә, барабан икенче катнашучы укучыга күчә.
Барабан угы “Бүләк” дигән урынга тукталса, тартма алып чыгыла, катнашучы бүләкне алып чыгарга тиеш була. Бүләкне алырга теләмәсә, уенны дәвам итә.
I тур өчен сорау:
-Әлфия Авзалова кайсы авылда туа? (Яңа Кабан авылы)
IIтур өчен сорау:
- Әнисенең исеме? (Миңьямал))
III тур өчен сорау:
- Әлфия Авзалованың музыканты исеме.(Кәрим)
Уенның финал өлеше.
Татар сәнгатендә беренче булып.Әлфия Авзалова нинди эстрада ансамбле оештыра.(“Казан утлары”)
СУПЕР УЕН:
- Әнисе үлгәч, Актанышта кем тәрбиягә ала?(Закира Камышева)
- Финалдан соң нәтиҗә ясала һәм калган укучылар арасында викторина үткәрелә.
ВИКТОРИНА ӨЧЕН СОРАУЛАР:
1.Әлфия Авзалованың сеңлесенең исеме ничек?(Флүрә)
- Әлфия Авзалованың ничә кызы бар һәм исемнәре ничек?(Гүзәл,Зөлфия)
3.Әлфия Авзалова башкаруында ниди җырлар беләсез?(“Ак чәчәкләр”.”Шиңгән чәчәкләр”һ.б.)

