Автор: Лотфуллина Голия Гарифовна
учитель родного языка и литературы МБОУ «СОШ №39″г.Набережные Челны Республика Татарстан
Проектная работа.
Мәктәптә проект эше
Яр Чаллы шәһәре 39нчы урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Лотфуллина Гөлия Гариф кызы
«Укытучы -мастер» гранты җиңүчесе
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, заманча укытучының максаты – уйларга, фикер йөртергә сәләте булган, заман белән бергә атлаучы, уйлап табучан, үз халкының тарихын, мәдәниятен яхшы белүче иҗади шәхес тәрбияләү. Әлеге максатны укытучы бары тик укыту процессында гына чынга ашыра ала. Шуңа да ул бер урында таптанып тормыйча, шәхес буларак иҗади яктан эш итсә, ниндидер яңалык эзләсә, уйлап тапса гына ниндидер нәтиҗәгә ирешә. Моңарчы яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итә белергә дә тиеш ул. Үз алдына укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Тормыш таләбе бездән иртәге көн кешесенең үзенә юл сала алучы, мөстәкыйль карар кабул итүче һәм аны үти алучы итеп тәрбияләүне сорый. Шуңа күрә укучылар белән проект эшләре башкару бик уңышлы ысул булып тора. Чөнки эш барышында метапредмет эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру, аралаша белү, үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую – болар барысы да үтәлә. Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә дә инде. Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү.
Туган якны ярату гаиләдән, мәктәптән, туган шәһәрдән башлана. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә без бу эшне төрле язучылар әсәрләрен өйрәнү аша башкарабыз. Шәһәребез язучысы (мин Яр Чаллы шәһәрендә әле ярты ел гына яшим һәм эшлим (автор) Рәмзия Вәлиеваның иҗатында барлык темаларга да шигырьләр табарга була. Түбән Каманың юбилеена Рәмзия Вәлиеваның “Түбән Камага шигъри сәяхәт” җыентыгына нигезләнеп, укучылар белән проек төзедек. Проект ике этапка бүленеп, беренчесендә трамвайда шигырь сөйләү, икенчесендә шул ук шигырьгә нигезләнеп, видеоязма әзерләү иде. Проект эше белән шәһәр электр транспорты генераль директоры Хәбибуллин Рафаил Исмәгыйль улы да кызыксынды һәм аны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Проектны үтәү өчен безгә командаларга бүленергә һәм һәр команда үз эшенең планын, эш тәртибен, аның үтәлү срокларын билгеләргә тиеш иде. Эш барышында автор белән очрашу кичәсе оештырылды. Командалар арасында осталыкларын билгеләү өчен төрле конкурслар: үз презентацияңне яклау, шигырь язу, коллаж ясый белү, сценарий язу, сәнгатьле сөйләү, видеомонтаж ясый белү һәм башка төрле сынаулар үткәрелде.
19нчы май – Пионер туган көндә, проектның беренче өлешенә йомгак ясалды. Үз проектлары, сценарий язучылар да үзләре, шулай ук алып баручылар да укучылар. Шигъри вагонда, башлангыч тукталыштан алып, Кызыл Чишмәгә кадәр шәһәребез тарихы, аның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары, матур урамнары турында сөйләнде. Бу мәгълүмат кунакларда да кызыксыну уятты, чөнки безнең күп кенә урамнарга геройлар, язучылар, шагыйрьләр, химиклар исемнәре бирелгән. Сәяхәт балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә онытылмаслык вакыйга булды. Чөнки чакырылган кунаклар арасында ветеран-укытучылар, төзүчеләр, химиклар, шинчылар һәм башка һөнәр ияләре бар иде. Алар, яшьлекләрен искә алып, үз хезмәтләре турында сөйләделәр һәм балаларга төрле нәсыйхәтләр бирделәр. Чакырылган укучыларның әбиләре, һәм “Игелек” үзәгеннән кунаклар, сәяхәтебезне ямьләп, җырлап та алдылар.
Проектның икенче өлеше видеоязма әзерләү иде. Башлангыч презентация эше үз мәктәбебездә үткәрелсә дә, йомгаклау өлеше шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә үткәрелде. Анда шәһәр электр транспорты генераль директор урынбасары, шәһәребез язучылары, китапханәчеләр, укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты. Укуылар үз эшләрен тәкъдим итү кичәсенә ныклап әзерләнделәр. Язучылар, укытучылар һәм башка катнашучылар, видеоязманы карап, үзләренең уңай фикерләрен әйттеләр.”Кама таңнары” әдәби берләшмәсендә әлеге эш беренче булуы билгеләнде, шулай ук, язучылар киләчәктә дә мәктәп белән араларын ныгытырга кирәклегенә басым ясадылар. Эшләренә уңай бәя биреп, укучыларны яңа проектлар үтәргә канатландырдылар.
Фәнни тикшеренү эше һәм проект өстендә эш бик күп вакытны ала, ләкин ахырына килеп җиткәч, җиңеллек хисен тоясың. Чөнки тырышлык юкка китмәгән, эзләнү – тикшеренү белән шөгыльләнүче укучы китапларны күпләп укый башлый. Китап – иҗади эштә төп чыганак булып хезмәт итә. Шулай ук, баланың төрле сүзлек, энциклопедияләр, өстәмә материаллар белән эшләү күнекмәләре арта. Киләчәктә укучының фән белән кызыксыну теләге уянырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, мондый хезмәт сәләтле баланың шәхес буларак формалашуына уңай йогынты ясамый калмый.
Мәгълүмәти технологияләр заманында яшәсәк тә, укучылар китап укымый дисәк тә,эшебезне тиешле юнәлешә алып барабыз икән, гаҗәеп дуслык – китап һәм укучы дуслыгын күзәтә алабыз.Эзләнү – тикшеренү, яисә проект өстендә эшләгәндә, укучы ирексездән күп кенә әсәрләр, китаплар белән таныша.Үзе сайлаган тема буенча бай мәгълүмат туплый, нәтиҗәләр ясый.Автор буларак чыгыш ясый, чыгышын нигезләп, дәлилләп бирә.

