автор: Шаймарданова Ландыш Атласовна
учитель татарского языка и литературы
МБОУ «Нижнемактаминская СОШ №1»
Төбәк шагыйрәсе Гүзәлия Галләмованың иҗатын тирәнтен өйрәнү
Татарстан Республикасы
Әлмәт муниципаль районы
Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе
Проект эшенең темасы:
Төбәк шагыйрәсе Гүзәлия Галләмованың
иҗатын тирәнтен өйрәнү
Эшне башкаручы:
Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең
татар теле һәмәдәбияты укытучысы
Шәймәрданова Ландыш Атлас кызы
Түбән Мактама -2025
2
Эчтәлек
- Кереш………………………………………………………………………3
- Проектның масаты һәм бурычлары…………………………..4
- Проектны тормышка ашыру планы…………………………..5
- Көтелгән нәтиҗәләр…………………………………………………5
- Йомгаклау……………………………………………………………….6
- Кулланылган әдәбият………………………………………………7
- Г.Галләмованың тормыш юлы һәм иҗаты буенча 4-5 нче сыйныфларда “Шушы яктан,шушы туфрактан”очрашу
кичәсе …………………………………………………………………8-12
- 9 нчы сыйныфларда түгәрәк өстәл.
“Төбәк шагыйрәсе Г. Галләмова шигырьләренә
филологик анализ”темасы буенча фәнни эш…………12-19
- 6–7 нче сыйныфларда “Балачак мизгелләре.”
Г.Галләмованың иҗатына багышланган музыкаль-
әдәби кичә……………………………………………………………..20-27
3
Кереш
Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз.Ә ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын, шәхесләрен хөрмәт итүче булырга тиеш.Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.
Туган як тарихы ул — шунда яшәгән кешеләр тарихы. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли.
Мәктәптә үткәрелгән очрашулар, экскурсия, класстан тыш эшләр , туган якка кагылышлы җирле материалларны җыю, өйрәтү аша балалар күңеленә туган якка мәхәббәт орлыклары салына.
Шәхес иҗатын сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый. Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күргәндә генә үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.
Бүгенге көндә Әлмәт төбәге шагыйрәнең исеме белән чын-чынлап горурлана.
Шагыйрә Гүзәлия Галләмова белеме белән укытучы, бүгенге көндә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли., шуңадыр язылган әсәрләре авторның шул дөньяның эчке торышын , үзе тәрбияләгән нарасыйларның тормышка үзенчәлеклә мөнәсәбәтен эчке тоемлау белән тирәнтен сизеп иҗат итүен күрсәтә.
Ә шигырьләр арасында күңелгә ятышлылары шактый булды.
Гүзәлия Галләмова шигырьләрендә күтәрелгән темаларның актуальлеге – ул балаларга дөньяның матурлыгын әйләнә-тирә аша:
4
- әти-әни эштә чакта балалар йөргән бакча;
- безне иркәләп үстерүче әти-әни;
- табигать;
- хайваннар һәм җәнлекләр дөньясы;
- матур гадәтләр һәм шуларны күрергә, матур булып, тәүфикълы булып үсәргә өйрәткән китап булуында.
Проект эшебезнең максаты:
Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, укытучы, шагыйрә Гүзәлия Галләмованың иҗатын сыйныфтан тыш чараларда тирәнтен өйрәнү.
Куйган максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны үтәдек:
- Безнең төбәк тарихына, шагыйрәнең тормыш юлына һәм иҗатына карата балаларда кызыксыну уяту, мәхәббәт хисе тәрбияләү.
- Шагыйрә иҗаты буенча укучыларда танып-белү эшчәнлеген камилләштерү.
- Очрашулар аша шагыйрәнең тормыш юлын, иҗатын тирәнтенрәк өйрәнү.
5
Проектны тормышка ашыру планы
| Эшнең эчтәлеге | Үткәрү вакыты |
| Г.Галләмованың иҗаты буенча 4-5 нче сыйныфларда “Шушы яктан,шушы туфрактан”очрашу кичәсе. | Октябрь ае |
| 6–7 нче сыйныфларда “Балачак хатирәләре.” Г.Галләмованың иҗатында бала образына багышланган музыкаль – әдәби кичә; | Ноябрь ае |
| 9 нчы сыйныфларда түгәрәк өстәл. “Төбәк шагыйрәсе Гүзәлия Галләмова шигырьләренә филологик анализ” темасы буенча конференциядә катнашу өчен фәнни эш. |
Декабрь ае |
ҖИҺАЗЛАУ: Гүзәлия Галләмова портреты, фотолары, укучыларның иҗади эшләре, плакатлар,китап күргәзмәсе,
рәсемнәр һәм иллюстрацияләр, “Хәзинә”, “Әлмәт таңнары”газеталары, компьютер,экран.
Көтелгән нәтиҗәләр:
- Уку эшчәнлегенә шәхси якын килү.
- Шагыйрә иҗаты буенча өстәмә мәгълүмат алу, туплау; үз туган төбәгебезнең истәлекле урыннарына игътибарлы булу.
- Әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә багышлап үткәрелгән сәяхәт аша культуралы шәхес була алу.
6
Проект эшен йомгаклау
Бу заманча дәрестән тыш эшләр эшкәртмәсе проектында балаларның аралашу күнекмәләрен камилләштерү, диалогик һәм монологик сөйләмне дөрес формалаштыру, сөйләмдә сүзләрне урынлы куллануга ирешү, сөйләм телен камилләштерү һәм лексикологиянең кайбер өлешләренә фәнни якын килү юллары бирелә. Эш түбәндәге тәртиптә барса, балалар регулятив, коммуникатив, танып-белү, шәхескә кагылышлы универсаль гамәлләрен үзләштерәчәк. Проект эшен башкару барышында без фәнни-методик әдәбият, интернет – ресурслар һәм вакытлы матбугат материалларын кулландык.
7
Кулланылган әдәбият исемлеге
- Г.Галләмова, “Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 46 б.
- З.М.Сафина, Г.Г.Гатауллина, Татар әдәбияты дәресләрендә әсәрләргә филологик анализ ясау үрнәкләре, Яр Чаллы, ИПКРО, 2008. – 54 б.
- Д.Ф.Заһидуллина, Әдәбият укыту методикасы, К., “Мәгариф”, 2004.
- Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова, Татар әдәбияты. Теория. Тарих., К., “Мәгариф”, 2006. – 316 б.
- Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова һ.б., Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. К, “Мәгариф”, 2007. – 231 б.
- Н.Баязитова, “Урман җыры”, Түбән Кама, “Нефтехим” ААҖ, 2009.- 140 б.
Кушымта
8
1.Тема: “Шушы яктан,шушы туфрактан”
1 нче алып баручы.Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар. Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар.Юк, асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт – әдәби хәзинә. Шушы хәзинәне үзенең туган халкына бүләк иткән язучыларыбыз,шагыйрәләребез бар.
Бүген безнең мәктәбебездә зур тантана – олы очрашу кичәсе.Кичә «Әссәләмәгаләйкем» дигән җыр белән башланып китә .
2 нче алып баручы.
Татарстан дигән Ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
1 нче алып баручы.
Анам теле – телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
Син булганда без дә исән,
Син булганда без дә тере.
2 нче алып баручы.
Адаштырмас маягыбыз – мирас,
Юлда юлдаш туган телебез.
Туган телне, җирне сөйсәк кенә,
Якты булыр безнең көнебез.
1 нче алып баручы.
Шагыйрьләр иҗаты үзе яшәгән мохиттән аерылгысыз,диләр. Очучы- шагыйрь күк киңлекләренә соклана, җирдәшләре тормышына да күбрәк күк
9
зәңгәрлеге аша карый, игенче – шагыйрь үзе иккән игеннәрне күреп куана, ул куанычын акка шигырь итеп түгә. Аның кем булуын һәр шигыре, һәр сүзе әйтеп тора.
2 нче алып баручы.
Бүгенге кичәбезнең кунаклары: Районыбызда яшәп иҗат итүче талантлы шәхесебез-Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар”әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, шагыйрә, укытучы Гүзәлия Галләмова.
1 нче алып баручы.
Гүзәлия Галләмова 1960 елның 25 октябрендә Әлмәт районының Сөләй авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезъеллык, Яңа Кәшердә урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, югары белемле математик булуга ирешә.Хезмәт юлын Илтән –Бута авылында математика укытучысы булып башлап җибәрә.Күп еллар Тайсуган мәктәбендә математика фәнен укыта.
2 нче алып баручы. Хәзергесе вакытта ул Габдрәхмән авылы “Ландыш” балалар бакчасында нәниләргә тәрбия һәм белем бирә.
Гүзәлия Галләмова соңгы еллардагы иҗатын балалар дөньясына багышланган.Балалар психологиясен аңлау тирән шигырьләрне тәрбияви әһәмиятле итә.
1 нче алып баручы.
Гүзәлия Галләмова һәм иҗатларында мәктәп тормышы,балалар дөньясы төп тема булып тора.
1.“2 “леңне кире илт”
2.“Туп та арый күрәсең”
2 нче алып баручы
И гамьле чак,гүзәл чак
Самими чак-сабый чак.
Олыгайгач та күңелләрдә
Мәңге истә калыр
Ә хәзер 4 сыйныф укучылары шигырьләре
10
1.“Кайда калдың балачак?”
2.“Гармун нигә тыңламый”
1 нче укучы. Шагыйрә иҗатында күренекле шәхесләребезгә дә зур урын бирелә. Гүзәлия Галләмова татар халкының бөек улы, милләтебезнең иң күренекле улы – Габдулла Тукайга багышланган шигырьләрен тыңлап китегез.
1.“Тукайга”
2.“Тукай кайта”
2 нче алып баручы.
Чын күңелдән ул иҗатка гашыйк
Илһам ала һәрбер нәрсәдән.
Саф күңелле,чая-матур телле
Үрнәк алыйк якташ шагыйрьдән
Ә хәзер сүзне шагыйрә Гүзәлия Галләмованың үзенә бирик.(Г.Галләмова шигырьләрен укый.)
1 нче алып баручы.
Туган җир,туган авыл!Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр.кая гына барсак та, нинди генә матур урыннар күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын, гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.Туган як!Кешене әнә шул яшәтә,шул аны яхшы күңелле,игелекле итә,Туган ягы белән һәрвакыт бәйләнештә торган Кеше генә бәхетле була.
- “Бу язлар да калыр үткәндә…”
1 нче алып баручы. Без – кешеләр – бу җиргә сөяр-сөелер өчен, гаилә корып, балалар үстерер өчен туабыз. Кешелек шулай дәвам итә. Әле бездән соң да, буыннан-буынга матур җырларыбыз, күркәм эшләребез күчеп барыр. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур җыры калырга тиеш бит .
2 нче алып баручы.
Җиргә мәңгелеккә килмәгәнбез,
11
Кадерен беликче җир-суның!
Җир-су кадерен белеп яшәүдәдер,
Бар мәгънәсе кеше булуның.
1 нче алып баручы.
Җиргә мәңгелеккә килмәгәнбез,
Кадерен беликче дуслыкның!
Дуслык – иң шәфкатьле йолдызы ул,
Кеше күңелендәге офыкның.
2 нче алып баручы.
Бердәмлек, дуслык, татулык –
Безнең өчен кирәк һәммәсе.
Күкләр аяз булсын,
Илләр тыныч булсын,
Әнә шулар тормыш мәгънәсе.
- “Уйный солдат гармунда”шигыре
- “Җиңү бәйрәме”шигыре
2.“Тыныч булсын иде дөньялар”шигыре
1 нче алып баручы.
Ә хәзер укучылар шагыйрә Гүзәлия Галләмова үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз.
2 нче алып баручы.
Хөрмәтле кунаклар,укучылар,укытучылар! Кичәбез ахырына якынлашып килә. Безнең белән очрашуга килүегез өчен кунагыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Исәнлек, бәхет, тормышыгызның уңышлардан гына торуын, иҗат чишмәгезнең саекмавын телибез.Сездән яңадан-яңа шигырьләр көтеп калабыз.
1 нче алып баручы.
Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,
Очрашырбыз җае килгәндә.
Сезне күрсәк, без баш иярбез,
Сез дәшегез, безне күргәндә.
Бүгенгенең гүзәл бу мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып.
Соңгы кабат булмас, язган булса,
Очрашырбыз кабат җыелып.
12
Дуслар булыйк, әйдә, без бүгеннән.
Бу дөнья бит безгә тик бер туып,
Тик бер яшәр өчен бирелгән.
Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк!
9 нчы сыйныфларда түгәрәк өстәл.
Максат : 1. Г.Галләмованың иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнү.
2. Шагыйрә турында мәгълүмат бирү, шигырьләрен анализлый белү.
3.Шагыйрә иҗаты буенча укучылар өчен уздырыла торган фәнни-гамәли конференцияга чыгышлар ясау өчен әзерлек эше алып бару.
Материал: Г.Галләмованың китаплары,шигырьләр җыентыгы, Г.Галләмова иҗатына багышланган язмалар.
“ЯШЬЛӘР ФӘННИ ЭЗЛӘНҮДӘ”
республика фәнни-гамәли конференциясе
ТӨБӘК ШАГЫЙРӘСЕ ГҮЗӘЛИЯ ГАЛЛӘМОВА ШИГЫРЬЛӘРЕНӘ ФИЛОЛОГИК АНАЛИЗ
Фәнни-эзләнү эше итеп Гүзәлия Галләмова иҗатын сайлавыбызның сәбәпләре дә бар.Ул безнең якташыбыз. Ә шигырьләр арасында күңелгә ятышлылары шактый булды.
Гүзәлия Галләмова шигырьләрендә күтәрелгән темаларның актуальлеге – ул балаларга дөньяның матурлыгын әйләнә-тирә аша:
- эти-эни эштә чакта балалар йөргән бакча;
- безне иркәләп үстерүче эти-эни;
- табигать;
- хайваннар һәм җәнлекләр дөньясы;
- матур гадәтләр һәм шуларны күрергә, матур булып, тәүфикълы булып үсәргә өйрәткән китап булуында.
Максатым – Г.Галләмова“Матур булып үсегез” җыентыгына кергән шигырьләренә филологик анализ ясау.
Максаттан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым:
13
- шигырьләрдә күтәрелгән төп темаларны билгеләү;
- җыентыктагы лирик геройга бәя бирү;
- әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешен һәм тел үзенчәлекләрен тикшерү;
- хис һәм төс гәүдәләнешен карау.
Балалар бакчасы-мәктәп – олы тормышка әзерлек.
Шагыйрә иҗатына темаларны сайлаганда да искерми торган, актуаль, заманча әһәмиятлеләрен сайлый.
Китапның беренче битенә куелган “Мин бакчада”беренче бүлегенең шигырьләрендә үк автор балалык иленә карата тирән мәхәббәт,сабыйларның һәр гамәленә игътибарлык,аларның шуклыгына карата сабырлык,назлылык хас шагыйрәгә.
Ай үсәсен,көн үскәнмен-
Тәпи йөреп киткәнмен,
Шкафларны бушатканмын,
Ярмаларны сипкәнмен.
Балачакның иң сөенечле мизгеле – уенчыклар. Шагыйрә моны нәкъ балаларча тоеп, шатлык хисен бәйрәмгә тиңли.
Миңа бер яшь тулган көндә
Өйдә зур бәйрәм булган,
Бүләкләрне диваныбыз
Чак-чак күтәреп торган
Һәр шигырьдән,һәр строфадан ниндидер җылылык бөркелеп тора.Бу сүзләр сайланышында да,авазлар тирбәнешендә дә,шигырьнең телендә дә чагыла.
Өч яшем тулган көнемнән,
Бакчага әни биргән,
Анда минем елауларым,
Анда кичергән,күргән…
Әни һаман килмәгәнгә
14
Аптыраплар беткәнмен,
Елавымны да онытып,
Тәтәй эзләп киткәнмен.
Шагыйрә балалар психологиясен тирән аңлап эш итә,үзе сабый булып фикерли,аның телендә сөйли белә.
Күп кенә әдәби әсәрләрне берләштерә торган мәңгелек темалар бар. Бу – төрле заман һәм халыклар өчен уртак, кызыклы, әһәмиятле тема. Мәхәббәт һәм нәфрәт, тугрылык һәм хыянәт, сугыш һәм тынычлык, яшәү һәм үлем, матурлык һәм ямьсезлек, аталар һәм балалар кебек темалар мәңгелек темага керә. Г.Галләмова иҗатында да бу өлкәгә караган шигырьләр бар. Нәкъ шушы тема белән бергә үрелеп диярлек милли тема да яктырып куя. Милли тема ул – аерым бер этник төркемгә хас, башкалар өчен закончалыклы төс алмаган тема. Бу шагыйрәнең бер шигырендә аеруча ачык чагыла. “Ак алъяпкыч” шигырендә бала сөенеп:
Ак алъяпкыч-ак ефәктән,
Каймаланып тегелгән
Әниемнең ул җепләргә
Күз нурлары түгелгән.
Ак алъяпкыч чиккән чакта
Ниләр уйлады микән?
Күзләренә әче яшьләр
Янә тулмады микән?
Шигырьдән күренгәнчә ана-бала мөнәсәбәте ныклы, ана җан җылысын “ак алъяпкыч” аша балага биргән, милли итеп, ак ефәктән,каймаланып теккән.
Шагыйрә иҗатында татар халкының, милләтебезнең матур әхлак кануннарына да урын табылган. Ата-ананы зурлау, туганлыкның кадерен белү
кече яшьтән үк бала күңеленә салына. Кеше үсеп, олы яшькә җиткәч тә, балачакта аралашкан дусларны, кунакка йөрешүләрне, гаиләдәге апа һәм
15
абыйларның кайгыртуын тоеп яшәүне сагынып искә ала. “Җиләктә” шигырендә Галиянең энесе өчен дә җиләк җыю турында:
Аннары җыйды тәлгәшләп,
Сыйлар өчен энесен.
“Минем уңган кызым!” – диеп,
И мактады әнисе, — дип яза.
Гүзәлия Галләмова бу эпизодларны, бәлки, үз тормышыннан да алгандыр, чөнки ул гаиләдә өченче бала булып үсә.
Ә “Су буенда” шигырендә олы апасына ияреп йөргән кыз шатлыгы бирелә.
Ял көнендә апа белән
Бетереп эшебезне
Су буена төшеп киттек
Ияртеп этебезне.
Мәрхәмәтле кыз “Кош рәхмәте” шигырендә хәтта егылган кош баласын да туганнары янына алып куя.
Алып куйдым оясына
Туганнары янына
Чыркылдашып, канат кагып,
Куаныша бары да.
“Өйдә”, “Рамилнең туган көне” шигырьләре дә кызыклы. Олыларның эштән каутуын өйдә көткән һәм әни пешергән тәмле ашны гаилә белән бергә утырып ашау шатлык кына түгел, олы тәрбия чарасы да булган.
Абыем белән апам да
Кайтып җиттеләр эштән.
Әниемнең тәмле ашы
16
Өлгергән иде, пешкән.
Борынгыдан килгән гадәт: ата-анадан, өлкәннәрдән олы булмау, аш өстәлендә үзеңне тәртипле тоту, олылардан узып, ризыкка сузылмау – шигырь барын да үз эченә алган.
Әлмәт һәм Әлмәт төбәге – нефть ягы, басу-кырлар, электр баганалары, нефть скважиналары белән чуарланган. Авылларда еш кына мал-туар нефтькә буялып кайткан. Шушы кызыклы күренешне шагыйрә бала теле белән “Нефтьче” шигырендә, көтүдән кайтмаган сыер турында яза:
Нефть вышкасы янында
Ул бозаулаган булган.
Шуның өчендер бозавы
Кап-кара булып туган.
Безне бик яратты үзе.
И, чаба яныбызда.
“Нефтьче” дип исем куштык
Кара бозавыбызга.
Балалар дөньясын хайваннар һәм җәнлекләрдән башка күзаллап булмый. Шагыйрә үзе авылда туып үскән, хәзер дә авылда яши. Авыл тормышы һәм балалар арасында эшләүче шагыйрә бу теманы чит итә алмый, билгеле. “Песием”, “Югалган песи”, “Әнисез күңелсез”, “Шаян бозау”, “Акбай”
шигырьләре шундыйлардан. Мәрхәмәтле, игътибарлы булу, ярату, кайгырту хисен бу шигырьләрдән башка күзаллап булмый.
Табигать һәм кеше. Кеше – табигать баласы. Матурлыкны тоя белү, хозурлык, көзге уңыш, Кыш бабай күчтәнәчләре, Яңа ел бәйрәмнәре
балачакның асыл мизгелләре. Олыгайгач та сагынып искә ала торган бәйрәмнәр.
Кыш бабай күчтәнәченнән
17
Сыйланабыз яратып.
Безне елда сөендерә,
Бүләкләрен таратып.
Табигатьнең матур җимешләре карлыганнар, алмалар тәгәрәшеп үскән сабыйларга бик файдалы бит алар. Матур рәсемнәр белән бизәлгән шигырьләрдән аларны өзеп аласы килә.
Гүзәлия Галләмова шигырьләрен анализлауны тематик таблицада чагылдыру уңайлырак булыр.
Таблица №1
| Тема | Шигырь саны | Шигырьнең исеме |
| 1.Хезмәт темасы | 5 | “Рәсем”, “Сәхнә”, “Әниемдә”, |
|
4 | “Безне мәктәп чакыра, “Ура“Бакчабыз”,
“Еллар аша сиңа кайттым” |
|
3 | “Көзге яфрак”, “Көзге гөлләр”, “Тал бишек”, “ |
|
3 | “Әти-әниемнең шатлыгы”, “Дәү әнием”, “Әниемә” |
|
1 | “Ак алъяпкыч” |
18
“Матур булып үсегез” шигырь җыентыгын укып чыкканнан соң шигырьләрнең лирик герое – безнең арада яши торган кече яшьтәге кызлар һәм малайлар икәнлегенә төшенәсең.
Аларның гомуми портреты: шат күңелле, бәхетле балалар, алар тәрбияле, ата-ананы ярата, зурлый белүче, кече күңелле, хөрмәткә ия сабыйлар. Шигырьләрдә лирик геройның сөйләме
- гади, аңлаешлы;
- ягымлы, йомшак.
Гүзәлия Галләмова шигырьләренең теле дә үзенчәлекле. Дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән лексик чаралар шигырьләрне баеталар.
Таблица № 2
| Эпитетлар | Матур кыз, шат күңел, туган җир, көн күңелле |
| Синонимнар | Тапкырлык, зирәклек, елмаеп, көлеп, эш- мәшәкате |
| Чагыштырулар | Мин күбәләк, тере эт кебек |
| Фразеологизмнар | Тамак ялгап алам |
| Күчерелмә мәгънәле сүзләр, сындандыру | Эңгер төшкәч, кояш карый, җилләр тарый ялларын, ут чыгара юлында |
| Инверсия | Көн күңелле, булмасын алар |
| Парлы сүзләр | Гөл-чәчәкләр, сеңел-энеләр, җыр-бию |
Югары аһәңгә ирешү өчен шагыйрә бик оста һәм урынлы итеп тел бизәү чараларын куллана. Алар арасында сирәк куллана торган ихата, төстәш, изгелекләр кыласы кебек сүзләр дә очрый. Шигъри текст авторның осталыгын
19
күрсәтеп, сорау, өндәү җөмләләр һәм күп төрле тыныш билгеләре белән ассызыкланган.
Шигырьләр эмоциональ көйләнешле, яңгырашлы, аһәңле. Үз фикерен укучыга җиткерү өчен, шагыйрә билгеле бер яңгыраш дулкыны таба да башка элементларын шуңа яраклаштыра. Шигырьдә тудырылган образлар
яктылыкка, рухи матурлыкка, белемгә, дуслыкка, хезмәткә омтылып, соклану тудыралар. Геройларның характерлары да каршылыксыз һәм кызыклы булулары белән аерылып торалар, автор бәяләмәсе турыдан-туры шигырь юллары аша бирелә. Шагыйрәнең таланты нәни геройларның яшәү шартларын, тирәлек, табигатьне тасвирлауда әйләнә-тирә дөньяны баланың эчке халәтенә, зәвыгына туры китереп сайлый белүендә, кешене табигатьнең бер өлеше итеп күрсәтә белүендә дә чагыла. Ярдәмгә табигать образлары: җәй, көз, кыш, яз килә.
“Матур булып үсегез” – бәхетле балачак турындагы җыентык. Балаларны яратып, аңлап, аңлаешлы тел белән язылган шигырьләр рәхмәтләрен әйтеп балалар бакчасыннан мәктәпкә килгән, аннары олы юлга чыгарга әзер икәнлекләрен белдергән сабыйлар турында.Шагыйрә хис белән генә түгел, төс белән дә уйнаган иҗатында.
Сентябрь таңы-
Алтын көз инде,
Әни ,бакчадан
Гөлләр өз инде.
Чәчләремне үр
Ап-ак тасмадан,
Мәктәпкә китим
Ак юл-басмадан
20
Тема: “Балачак мизгелләре”.
Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, төбәк язучысы, шагыйрә Галләмова Гүзәлия Хәмидулла кызы белән очрашу кичәсе. Дәрестән тыш чара.
Максат.
- Төбәк язучыбыз — Гүзәлия Галләмова иҗаты белән танышу.
- Шагыйрәбез белән горурлану хисе уяту.
- Төбәк язучылар иҗатына, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: укучыларның рәсемнәре, китаплар күргәзмәсе, презентация материалы, компьютер, проектор.
Алып баручы.
— Исәнмесез! Хәерле көн! Мөхтәрәм кунагыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Бүген безнең кичәбезнең бизәге-безнең якташыбыз, укытучы, тәрбияче Гүзәлия апагыз Галләмова. Талантлы якташыбыз! Без, китап сөючеләр, Гүзәлия апа, Сезнең белән, балалар өчен иҗат итүче язучы белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы тавышыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз аеруча кадерле.
Дөньяда кеше үзенең кылган яхшы гамәлләре өчен мактауга лаек. Хезмәт җимешләре аңа рухи канәгатьләнү китерә.
Алтын көз аенда Татарстан Республикасы Әлмәт районы Сөләй авылында Хәмидулла абый белән Рәйсә апа Гафиятовлар гаиләсендә 3 нче бала булып кыз бала дөньяга аваз сала. Бу 1960 нчы елның 25 нче октябре була. Аңа Гүзәлия дип исем бирәләр. Ул Сөләй урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга керә. Укытучы һөнәрен сайлый. Хезмәт юлын 1977 нче елда Әлмәт районының Илтән – Бута авылы мәктәбендә башлый. 1982 нче елда язмыш аны Тайсуган мәктәбенә алып килә. Шушы мәктәптә балалар укытуга һәм тәрбияләүгә 16 ел гомерен багышлый. 1998
21
нче елдан бүгенге көнгә кадәр Габдрәхмән балалар бакчасында тәрбияче. Гүзәлия апа җиң сызганып эшләүче, нечкә күңелле, шигъри җанлы, эчкерсез саф күңелле бер үзенчәлекле зат. 2010 нчы елда “Матур булып үсегез!” исемле китабы, 2012 нче елда шагыйрәбезнең — “Җиләкле җәй” исемле балалар өчен шигырьләр, табышмаклар җыентыгы дөнья күрде. Ул безнең иҗат кешесе буларак, Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы да булып тора. Татнефть ААҖ “Рухият” яңарыш фонды нәшер иткән “Балаларга бүләк” дигән җыентыкта аның тирән мәгънәле, йөгерек телле матур-матур берничә шигыре дөнья күрде. Соңгы елларда Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Гүзәлия Галләмованың шактый гына әсәрләре “Әлмәт таңнары”, “Яшьләр заманы”, “Тормыш кыры”, “Хәзинә”, “Сабантуй” газеталарында даими басылып килә. (Слайд 1).
Абыйсы Атлас Гафиятов “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррир урынбасары, апасы Нәфисә Баязитова Түбән Камадагы “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, ике китап авторы, сеңлесе Розалия дә шигырьләр иҗат итә. Гүзәлия Галләмова шагыйрә Клара Булатованың укучысы. Бу үзе бер зур горурлык хисе уята. Гүзәлия апаның барлык шигырьләре дә балаларны яратып, аңлап, аңлаешлы тел белән язылган.
-Ә хәзер, әйдәгез әле. Шагыйрә тудырган балачак иленә керәбез. Акыллы, үткен, саф күңелле, шаян-шук һәм ышанучан нәниләр дөньясына.
-Балачакның иң сөенечле мизгеле – яңа кием. Шагыйрә моны нәкъ балаларча тоеп, шатлык хисе белән яңа кием киюне бәйрәмгә тиңли.(“Күлмәгем”, ”Бәйрәм көн” шигыре) .Укучылар чыгышы:
“Күлмәгем” “Бәйрәм көн”
Әнием миңа күлмәк текте, Яңа туфлиемне киеп, Итәкләрен бөрмәләп. Бүген бакчага килдем. Бигрәк матур күлмәгем, дип Туфлиемә төстәш итеп Йөримен сикергәләп. Ак күлмәгемне кидем.
22
Биимен көзге каршында,- Бакчада бәйрәм бүген, Дөньям минемтүгәрәк. Әниләрнең бәйрәме. Очып та китәрмен кебек, Бүләкләр дә әзерләдек, Әйтерсең мин — күбәләк. Кулда чәчәк бәйләме.
Әни җан җылысын биргән Күңелле җырлар җырлыйбыз, Теккәндә күлмәгемә. Матур итеп биибез. Нинди салкын җил иссә дә, Иң – иң изге теләкләрне Үткәрми ул тәнемә. Әниләргә телибез.
Барысы да сокланалар: “Күз тимәсен!” – дияләр. Күлмәгемне котлап, миңа Прәник, кәнфит бирәләр.
—Шигырьдән күренгәнчә ана-бала мөнәсәбәте ныклы, ана җан җылысын күлмәк аша балага биргән, милли итеп, итәкләрен бөрмәләп теккән. (Слайд 2)
— Ә “Түбәтәем” шигырендә әтисе бүләк иткән түбәтәйне киеп горурланып йөрүче татар малае күз алдына килә. Түбәтәй чигелгән, чәчәкле, ае да бар. Милли рухлы түбәтәй үзе тылсымлы кебек, бары тик яхшы эшләргә генә чакыра. (Слайд 3).
Укучы чыгышы:
Түбәтәем.
Башымда түбәтәем бар. Мин бит татар малае! Ничек матур чигелгән шул Ул чәчәге, ул ае!
Әтием аны туган көнгә Бүләк итеп кидерде. “Салма, улым, гел башыңнан, Килешә бит, күр”, — диде.
Ниндидер тылсым көче бар, Шуңа килми саласы.
23
Кешеләргә изгелекләр Килеп тора кыласы.
Алып баручы:
-Гаилә, андагы үзара мөнәсәбәтләр, бер-берсенә хөрмәт, ихтирам хисләре бары тату гаиләдә генә тәрбияләнә ала. Нәк менә шул мәсьәләне алга куеп, шагыйрә “Минем әти”, “Әниемә” шигырьләрен язган. Хәзер укучылар башкаруында шул шигырьләрне тыңлап китик. (Слайдлар 4, 5).Укучылар чыгышы:
Минем әти. Әниемә
Нинди эшкә тотынса да, Бүген көн шундый күңелле, Барысын да булдыра. Бүген әнием туган. Әтинең алтын куллары Өебезнең эченә үк Могҗизалар тудыра. Кояш нурлары тулган.
Балта, чүкеч – һәммәсе дә Агачка кунып, кошчыклар Уйнап тора кулында. Әй сузалар җырларын. Шундый уңган, булган бит ул, Назлы җилләр иркәлиләр Ут чыгара юлында. Әниемнең кулларын.
Өебезне төзеп куйды … Ә без чәчәкләр үстердек, Әкияттәге өй кебек. Әнием, атап үзеңә. Нинди матур икәнлеген Лаләләр һәм кашкарыйлар Күрегез әле килеп! Ямь өстәсен йөзеңә.
Алып баручы:
-Гаиләдә хезмәт тәрбиясе “Мин зур инде”, “Уңыш” шигырьләрендә чагыла. (Слайдлар 6,7).Укучылар чыгышы:
Мин зур инде. Уңыш
Зур кыз булып калдым өйдә. Быел безнең баучабызда Апам да хәзер эштә. Яшелчәләр бик уңды. Шуның өчен өй эшләре Кабаклар да искитәрлек, Барысы да минем өстә. Минем хәтлеләр булды.
24
Мәктәптән кайтып керәм дә, Ничек зур булмасын алар, Өсләремне салам да Бишәүләшеп су сиптек.
Өйдә тәртип урнаштырам, Бүген бәлеш пешерәбез, Тамак ялгап алам да. Әйдәгез , безгә киттек.
Гөлләргә сулар сибәм мин, Тузаннар сөртеп алам. Идәннәр юып чыгарам, Тавыкларга җим салам.
Әнием дә, эштән кайткач, Сөенеп мине сөя. ”Зур кыз булып үстең инде, Булышчым минем!” – дия.
Алып баручы:
-Балалар дөньясын хайваннар һәм җәнлекләрдән башка күзаллап булмый. Шагыйрә үзе авылда туып үскән, хәзер дә авылда яши. Авыл тормышы һәм балалар арасында эшләүче шагыйрә бу теманы чит итә алмый. “Су буенда”, “Өебез сакчысы”, “Бүләк” шигырьләре шундыйлардан. Мәрхәмәтле, игътибарлы булу, ярату, кайгырту хисен бу шигырьләрдән башка күзаллап булмый. (Слайдлар 8,9,10).
Укучылар чыгышы:
Су буенда Өебез сакчысы
Ял көнендә апа белән, Бик акыллы этебез бар, Бетереп эшебезне, Өрми ул юкка – барга. Су буена төшеп киттек Капка белән ишек ачык Ияртеп этебезне. Дус – ишкә, туганнарга.
Аркаларны да кыздырдык, Начар ниятле кешеләр Аяк – куллар каралды. Акбаебыздан шүрли. Тик аякның табаннары Керәселәре килсә дә, Кояш күрмичә калды. Ихатабызга керми.
25
Тезелешеп ятып комда Андыйлар куркып йөрсеннәр, Кыздырабыз табанны. Бездән ерак китсеннәр. Без түзәбез, тик Акбайның Изге күңеллеләр генә Түземлеге чамалы. Капкабыздан үтсеннәр!
Бүләк
Әтием туган көнемә Бүләккә көчек бирде. Гел уңышлар, яхшылыклар Теләп торсын ул, диде.
Уенчык кына булса да, Тере эт кебек үзе. Ышаныч һәм өмет белән Мөлдерәп тора күзе.
Акыллы күзләре белән Мине озатып кала. Кайтып җиттеңме, дигәндәй Шатланып каршы ала.
Усаллардан, явызлардан Яклый кебек ул безне. Ут – күздән, бәла – казадан Саклый ул өебезне.
Алып баручы:
— Шагыйрәбез табигатьне дә бик ярата, аңа карата сакчыл караш тәрбияли. Аны “Болында”, ”Көзләр килде” шигырьләрендә күрәбез. (Слайдлар 11,12)Укучылар чыгышы:
Болында Көзләр килде
Ямьле җәй көнендә Җәй сизелми дә үтте, Бардык без болынга. Инде көзләр дә җитте. Чәчәкләр хуш исе Кыр казлары, аккошлар Бәрелде борынга. Җылы якларга китте.
Тиз генә аларны Аерыласы килми һич Өзим дип үрелдем. Мул, алтын, серле көздән.
26
Тик кинәт янымда Озак көттермәс инде, Бал корты күренде. Ак кышлар килер тиздән.Безелдәп очты ул, Әйткәндәй:”Өзмә!” – дип. Тешләде бармакны, Үзем дә сизмәдем.
Авыртты бармагым, Еладым, түзмәдем. Тукталып калдым шул, Чәчәкне өзмәдем.
Алып баручы:
-Ялкаулыкны, начар гадәтләрне булдырмаска, сәламәт булып үсәргә спортның ярдәм итүен без “Спортны яратыгыз!”, “Ул шат бүген” исемле шигырьләреннән беләбез. (Слайдлар 13,14)Укучылар чыгышы:
Спортны яратыгыз! Ул шат бүген
Сәламәтлек – зур бәхет, дип Румил, йокысыннан торгач, Әйтмиләр юкка гына. Сабынлап битен юды. Яшәве дә кызык, рәхәт. Бик пөхтәләп, матур итеп Сәламәт булсаң гына. Урынын җыеп куйды.
Спорт белән шөгыльләнсәң, Апасы белән бергәләп Күңелең гел шат булыр. Күнегүләр ясады. Беркайчан да авырмассың Әнисе пешергән тәмле Чирләр дә куркып торыр! Ботканы да ашады.
Начар гадәт, ялкаулыкны Бүген егет иртә торды. Читкә алып ташлагыз! Зур инде – аңа өч яшь. Һәр иртәне, иренмичә, Бүген аның туган көне, Зарядкадан башлагыз! Шуңа ул шат һәм көләч.
Бер авырлыгы да юк бит, Рәхәт кенә югыйсә. Спорт белән дуслар гына Таза, сау булып үсә!
Алып баручы:-Хөрмәтле, Гүзәлия апа! Сезгә бүләк итеп 4 нче, 5 нче сыйныф укучылары “Минем әнием” җырын башкаралар.
27
-Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар! Ә хәзер сүзне шагыйрәбезнең үзенә бирәбез. Нинди уйлар, нинди тойгылар белән килдегез, кичәбезне ямьләп сөйләсәгез иде. Рәхим итегез! (Г.Галләмова чыгышы)
-Шагыйрьгә әйтәсе сүзләрегез, бирәсе сорауларыгыз күптер. Шуларны уйлый торыгыз. ( Балалар сораулар бирәләр)
— Сүз мәктәп директоры Зарипова Э.М. га бирелә. (Мәктәп директоры Зарипова Э.М. чыгышы)
— Күп еллар бер коллективта эшләгән Гүзәлия апаның авылдашы Билалав Р.С. бирелә. (Укытучы Билалав Р.С.чыгышы)
Алып баручы:
-Балачак – серле бер дөнья. Ул дөньядан кайберәүләр бик иртә китеп бара, ә кайберәүләр гомерләре буе аннан аерыла алмый. Андыйлар картаюны белми. Нәкъ менә шундыйлардан безнең хөрмәтле Гүзәлия апабыз.
-Гүзәлия апа! Сезгә үземнән, безнең педколлектив, укучылар исеменнән ныклы сәламәтлек, эшегездә сабырлык, түземлелек, шәхси тормышыгызда шатлык – куанычлар, иҗади хезмәт уңышлары теләп калабыз! Иҗади чишмәгез саекмасын! Гел шулай яшь, шат күңелле булып калыгыз! Рәхмәт сезгә!
